16+

Хроник арыганлык синдромы: билгеләре, сәбәпләре һәм аннан ничек котылырга?

Әйләнә-тирәгезгә игътибар иткәнегез бармы? Бөтен кеше арыган, талчыккан, хәлсезләнгән...

Хроник арыганлык синдромы: билгеләре, сәбәпләре һәм аннан ничек котылырга?

Әйләнә-тирәгезгә игътибар иткәнегез бармы? Бөтен кеше арыган, талчыккан, хәлсезләнгән...

Бу авитаминоз түгел, җәмәгать, ә кроник арыганлык синдромы!

Тикшеренү нәтиҗәләренә ышансак, россиялеләрнең 75 проценты хроник арыганлыктан интегә. Сораштырылучылар көчләре кимүне, талчыгуны эш вакытында яки эштән соң сизә. Кешеләрнең еш кына үзләрен начар хис итүләренең сәбәбе – шәхси вакыт җитмәү яки ләззәт китерми торган эш, дип яза “Газета.ру”. 

Без дә бу тема буенча психология фәннәре магистры, психолог, арт-терапевт Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева белән сөйләшеп алырга булдык. 

- “Хроник арыганлык синдромы”ның нинди төп билгеләре бар?
- Бу синдромны гади арыганлыктан аерып торучы беренче һәм төп билге ул – һәрвакыт арттан калмый сагалап йөрүче хәлсезлек. Гадәти арыганлык көчле стресс, физик яки акыл эшчәнлеге аркасында барлыкка килеп, тиешле дәрәҗәдә сыйфатлы ял иткәннән соң бетә. Организм “перезагрузка” ясый, ресурслар белән тулылана һәм янә актив тормыш рәвешенә кайта.

Ә менә “хроник арыганлык синдромы” дәвамында исә арыганлык даими дәрәҗәдә саклана бирә, күпме генә ял итсәң дә бетми. Икенчедән, тагын бер мөһим билгеләрнең берсе – йокы режимы бозылу. Көн дәвамында йокымсырап йөрүне шулай ук әлеге исемлеккә кертергә кирәк.

Өченчедән, игътибарны туплау кыенлашу һәм хәтер югалу.

Дүртенчедән, ялкынсынуларсыз буын һәм мускуллар сызлау. Бишенчедән, даими рәвештә баш авыртулары (аларның интенсив рәвештә көчәергә мөмкин икәнен дә ассызыклап узарга кирәк). Бу синдромның алтынчы төп билгесе – муен һәм култык астындагы лимфа төеннәренең авыртуы. Җиденчедән, тамакның еш авыртуы. Бу зур исемлекне исә яктылык һәм тавышларга югары сизгерлек белән ябарга да мөмкиндер. 

“Хроник арыганлык синдромы”ның нәкъ менә югарыдагы билгеләре алты ай дәвамында бетми һәм даими рәвештә кабатлана икән, тормышта начар үзгәрешләр озак көттерми. Мәсәлән, профессиональ, социаль яки шәхси активлык дәрәҗәсе кимү... 

Иң кызыгы шул, бүгенге көнгә кадәр, күп санлы тикшеренүләр булуга карамастан, әлеге синдромның ни өчен барлыкка килүенең төгәл сәбәпләре ачыкланмаган. Әйе, бу халәтнең үсешенә йогынты ясаучы факторлар, әлбәттә, бар: вируслы инфекцияләр, иммун тайпылышлар, гормональ дисбаланс, нәселдән килгән авыруларга бирешүчәнлек. Психолог буларак, психологик факторларга басым ясыйсым килә һәм бу, беренче чиратта – озакка сузылган стресс, депрессия. Нәкъ менә әлеге исемлектәге факторлар “хроник арыганлык синдромы”ның триггерлары (уятучылары) булып тора ала.

- Әлеге синдром кемнәрдә күбрәк очрый?
- “Хроник арыганлык синдромы” белән күбесенчә хатын-кызлар очраша. Беренчедән, бу социаль бурычларның күп булуы белән бәйле. Элек-электән гүзәл затларның җилкәсендә балаларны тәрбияләү һәм көнкүрешне алып бару ята. Хәзерге заманча тормышта әлеге бурычлар янына карьера да өстәлде. Хатын-кызлар ир-атлар белән беррәттән хезмәт куя, акча эшли. Шулай ук стандартларның басым ясавы да әлеге симптомның барылкка килү факторы булып тора.

Җәмгыятьнең: “Хатын-кыз – матур, бар яктан да булган булырга тиеш”,– дигән таләпләре бернигә дә өлгермәү кебек хроник курку барлыкка китерергә сәләтле.  Мегаполислардагы тиз яшәү ритмын, социаль челтәрләрдәге “узышу”ларны исә стресс факторлары исемлегенә кертер идем.

Менструаль цикл, йөклелек, бала табу, бала имезү, менопауза кебек факторлар аркасында хатын-кызның организмы баланста булсын өчен күбрәк ял һәм энергия таләп итә икәнен ассызыклап узарга кирәк.

– Әлеге синдром барлыкка килмәсен өчен ниләр эшләргә яки эшләмәскә?
- Беренче эш итеп, физиологик сәбәпләрне юк итәргә киңәш итәм. Табибка барып, сәламәтлегегезне тикшертегез, чөнки хроник арыганлык вакытында төрле авыруларның симптомнары күренә башларга мөмкин. Шулай ук йокы – тернәкләнүнең бер механизмы икәнен онытмагыз, режимыгызны көйләгез.

Гап-гади физик активлык – эндорфин чыганагы, иң мөһиме – үзегезгә ошаган, уңайлы вариантны сайлагыз. Сулыш практикалары исә – кортизолны юк итүче. Сыйфатлы туклану да кирәк икәнен исегездә тотыгыз, энергия һәм иммунитет өчен нәкъ менә дөрес “ягулык” кирәк. 

Тагын мөһим пунктлар – социаль ярдәм, якыннар белән аралашу, романтик мөнәсәбәтләр, кызыксынулар. Болар барысы да – “психологик куркынычсызлык мендәре”. Стресска карата карашны үзгәртү дә биредә кирәкле урынны алып тора. Аннан, кызганыч, качып булмый, әмма аңа карата мөнәсәбәтне үзгәртергә мөмкин. Биредә белгечләр, психологлар ярдәмгә килә. 

Фото нейрочелтәр ярдәмендә әзерләнде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading