Руфия Шәйхелмәрдәнова җитәкчелегендәге С. Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллиятенең камера оркестры композитор Миләүшә Хәйруллина музыкасы, Муса Җәлил сүзләренә “Яулык”, “Төрмәдә төш”, әнисе язган “Бишек җыры” әсәрләрен башкарды. Вокал партияләрен “Илһам” татар эстрада ансамбле солистлары Марат Фәйрушин һәм Гүзәл Ильясова күңел кылларын тибрәндереп башкардылар.
“Әлеге проектка бик теләп алындык, студентлар да янып эшләде. Безнең өчен бу яңа тәҗрибә һәм үзеңне сынап карау. Үз эшебезне уңышлы башкарып чыктык дип ышанам. Режиссер белән эшләү бик рәхәт булды, аңа ышанычы өчен рәхмәт”, – диде оркестр җитәкчесе Руфия Шәйхелмәрдәнова.
Перформансның үзәгендә – Муса тарихы, аның эчке дөньясы, тетрәнүләре, уйланулары, иҗаты, уй-кичерешләре. Җәлилнең бала чагын 37нче лицей укучысы Салават Ахбаев, яшүсмер чагын яшь тамашачы театры артисты Максим Хорошенин, фронт елларын Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты Юрий Павлов, бию партияләрен, солист буларак, Фәнис Хәйруллин башкардылар. Тормыш иптәше Әминә Җәлилова ролен Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты Эльвира Әсәтова, кызы Чулпан ролен «Нардуган» җыр һәм бию ансамблендә тәрбияләнүче Асель Зыятдинова, әнисе Рәхимә Җәлилова ролен Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры актрисасы Ләйсән Әхмәтҗанова уңышлы башкарып чыктылар. Ә нәфис сүз осталары: Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театры актеры Алмаз Хөсәенов, Түбән Кама яшь тамашачы театры актерлары Павел Матвеев, Екатерина Солопова, Дмитрий Маковский, Прохор Заболотский.
Хореографлар Камилла Козина һәм Алинә Першина, шулай ук баш балетмейстер Фәнис Хәйруллинның эше аерым игътибарга лаек. Перформанс хореографик номерларның күплеге белән таң калдыра. Муса Җәлил тормышындагы вакыйгаларның күпчелеге нәкъ менә бию, хәрәкәтләр аша бирелә. Бу номерлар арасында төрмәдәге вакыйгаларны чагылдырган “Хуш акыллым” һәм “Төрмәдә төш” шигырләренә куелган бию эшләнеше белән аерылып тора. Шигырьләргә көйне композиторлар Миләүшә Хәйруллина һәм Алсу Дәүләтгәрәева иҗат иткән. Әлеге биюләрдә Мусаның хис-кичерешләре, иң якын кешеләренә, хатыны белән кызы Чулпанга мөрәҗәгате, соңгы сүзләре яңгыраш таба. Биюләр барышында тамашачы күз яшьләрен тыя алмый...
Режиссерда Фәнис белән Камилла тарафыннан куелган биюләр эш башыннан ук ышаныч тудыра, аларның уңышлы тандемына шикләнми ул. Проектта беренче тапкыр эшләүләре булса да, алар хореографлар буларак хезмәт куйган “Нардуган” җыр һәм бию ансамбле белән Марат Абдуллинның беренче генә эшләве түгел. Режиссерның барлык теләкләрен, идеяләрен тормышка ашырып, өр-яңа көчле хореографик номерлар туа. Монда да режиссерның күзаллавы, аны тиешенчә аңлатып һәм дөрес, урынлы итеп тамашачыга җиткерә белүе зарур.
Җәлилчеләр сәхнәсе аерым игътибарга лаек. “Муса Җәлил дигәндә минем күз алдыма шулай ук аның көрәштәшләре – Җәлилчеләр килеп баса. 11 батыр, татарның 11 улы. Мин берничек тә аларны искә алмыйча, аларны әлеге перформанстан төшереп калдыра алмадым. Бу дөрес тә булмас иде, чөнки аларның Муса Җәлил белән бер көнне, бер урында, бер сәгать аралыгында гомерләре өзелә. Бервакыт интернет челтәрләрен карап утырганда Л. Леронның “114 адым” циклына тап булдым. Ул нәкъ менә җәлилчеләргә багышлана. Әлеге әсәрне перформанста кулланып, 11 батырыбызны искә алып, аларның соңгы тормыш минутларын бергә кичердек”, – ди Марат Абдуллин.
“Бишек җыры”на аерым басым ясыйсы килә. Әлеге җыр иң соңгы булып яңгырый, әйтерсең лә, бөтен уй-хичерешләр, сагыш, өмет уты әлеге җырга сыйган. Шуны ассызыклап әйтәсе килә: әлеге шигырьнең авторы Муса Җәлилнең әнисе Рәхимә Җәлилова. Ә композитор Миләүшә Хәйруллина көен яза һәм әлеге юллар җыр буларак яңгырый башлый.
Режиссура, сценография, ут бизәлеше, декорацияләр – барысы да уйлап эшләнелгән. Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Рамазанов: “Муса Җәлил моңа лаек. Профессиональ дәрәҗәдә куелган тамаша! Бу уңышлы яңалык! Әлеге куелыш соңгысы түгел, тамашаны бар халык та күрергә тиеш дип саныйм, фикерләшербез”, – дип, хәер-фатихасын бирде.
Димәк, Муса Җәлил иҗаты халык күңелендә яши! Без аны онытмадык һәм онытмабыз! Аның турындагы истәлек, яңа буыннарны туган җиргә тугрылык һәм рухи көч белән рухландырып, күңелләрдә яшәвен дәвам итә.
Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып.
Исемең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.
Абдуллин Марат
Фото: Тимур Музафаров, Алмаз Фаттахов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар