16+

“Рус театрында уйнап, әрәм булып йөри”. Сәйдәш Шәрәпов белән әңгәмә

Хыялый, чын мәгънәсендә театр җене кагылган, үзе генә түгел, шәкертләрен дә театрга гашыйк иттерүче, киноларда төшеп үзен һәрчак сынап торучы “Сдвиг” Казан камера театры артисты Сәйдәш Шәрәпов белән әңгәмә сезнең хозурга.

“Рус театрында уйнап, әрәм булып йөри”. Сәйдәш Шәрәпов белән әңгәмә

Хыялый, чын мәгънәсендә театр җене кагылган, үзе генә түгел, шәкертләрен дә театрга гашыйк иттерүче, киноларда төшеп үзен һәрчак сынап торучы “Сдвиг” Казан камера театры артисты Сәйдәш Шәрәпов белән әңгәмә сезнең хозурга.

“Фикерләр тәңгәл килмәде”
Минем махсус һөнәри белемем юк. Ләкин әлегәчә кинода төшкәндә дә, театрда да кыенлык туганны хәтерләмим. Узган елны ГИТИСка режиссерлыкка барып карадым мин. Хәйран ук тырышып-тырмашып әзерләнсәм дә, 3 нче турдан “очтым”. Минем фикерләрем комиссиядә утырган бик әүһәтле бер мастерның фикерләре белән тәңгәл килмәде... 

“Театр дип янып-көеп яши башладым”
Актёр һөнәре белән “җенләнү” мәктәптә укыганда ук башланды. Аннары студент чакта шул юлдан баруны дәвам иттем. Бәлки театральныйга керергә кирәк булгандыр, ләкин мин Казан дәүләт энергетика университетын сайладым. Программист булырга теләдем, чөнки миңа бу өлкә дә бик кызыклы булып тоела иде. Без бала чакта һәр гаиләдә компьютерлар барлыкка килә башлаган гына чор бит. Яңа әйбер, бөтенләй башка, аерым бер виртуаль дөнья. Шуңа да минем өчен бик кызык иде ул. Шундый виртуаль дөньяны булдырасым, үземне шуның бер кисәге итеп тоясым килде. Ләкин анда күпчелек эш берәмлекләр һәм нульләргә корылганны белгәч кәеф төште, теләк тә кимеде. Шулай да, мин анда укуны ташламадым. Бөтен йөрәк белән яратып укымасам да, белем алдым. Шуңа хәзер театрда техника белән проблемалар булса, шундук мине дәшәләр. 

Энергода укыганда чын-чынлап театр дип янып-көеп яши башладым. Мин аудиторияләрдә түгел, университетның актовый залында укыдым дисәм дә була. Спектакльләр куеп, декорацияләр ясап, студвесналарга әзерләнеп, шунда яшәдек инде без. Хәзерге “Сдвиг” камера театры менә шул уку йортында студентларның “Сдвиг по фазе”эстрада миниатюралары театрыннан башланды. Иң баштан минем мастерым да, җитәкчем дә булган Сөнгатов Илнар Тәлгать улына рәхмәт!

Бер елны безне Татарстан Республикасыннан делегация итеп Владивостокка Бөтенрәсәй студентлар язына җибәрделәр. Менә шунда җиңеп, гран-при ияләре булып кайткач, зуррак омтылышлар барлыкка килде, чып-чын театр булдыру теләге туды. Шуннан соң без төрле биналарда спектакльләр куя башладык. “Сәләт” бинасында да, “Театр на Булаке”да да уйнадык, “Созвездие-Йолдызлык” култык астында да булып алдык. Аннары Бурхана Шахиди урамында чардакта урнаштык, андагы залда 50ләп урын булгандыр. Хәзерге бинаның залында 78 урын. Ләкин бу да иң югары биеклеккә күтәрелдек дигән сүз түгел әле. Бәлки, бу бина да безнең соңгы урыныбыз түгелдер. Белеп булмый.  

“Рус театрында уйнап, әрәм булып йөри”
Кинорежиссёр Александр Далматов үзенең телеграм каналында “Сәйдәш Шәрәпов рус театрында уйнап, әрәм булып йөри”, - дигән иде. Әйе, мине татар театрына чакырдылар анысы. “41 нең май аенда” фильмын төшергәндә Тинчурин театрында эшләргә тәкъдим иткәннәр иде. Белмим, бәлки ул шаяртып кына әйтүләре булгандыр. Әйе, бер яктан миңа бик кызык. Күңел дә тартыла сыман. Ләкин менә бу “Сдвиг” театрының чишмә башында ук тордым бит, без аны остазларым белән бергә күтәрдек. Менә хәзер уңышлы гына эшләп ятабыз, Аллага шөкер. Башка театрга күчсәм, “Сдвиг”ка хыянәт итәрмен төсле. Казан Рус яшь тамашачы театрында спектакльдә уйнарга да чакырганнар иде, бармадым. Ярый, мин яшь бит әле, бөтен гомер алда, нәрсә буласын кем белгән... (көлә). Мине театрда “Великий сын татарского народа” дип йөртәләр. Русча сөйләгәндә “Синдә татар акценты” диләр. Татарча сөйләшә башласам “Русча аһәң ишетелә” диләр. Минем башымда татарчалы-русчалы ботка хәзер. Үзем кайсы телдә дә акцент белән сөйләшәм дип уйламыйм. 

“Ничек уйнарга белмичә азапланып беттем”
Берничә ел элек хезмәттәшләр миңа “Мало кто меня понимает. Если честно, я и сам не особо врубаюсь” дигән язулы футболка бүләк иттеләр. Юкка гына түгел. Бик катлаулы спектакль чыгардык, миңа үземнән күпкә өлкәнрәк, тормыш юлы да минекенә бөтенләй капма-каршы булган бер ирне уйнарга кирәк иде. Әзерлек процессы бик авыр үтте, хәтта күз яшьләренә кадәр барып җитә идем. Ничек уйнарга белмичә азапланып беттем. Менә шунда хезмәттәшләрдән шундый язулы футболка алу үзебезчә, дусларча чеметү булды инде. 

“Театр – минем икенче гаиләм” 
Театр – минем икенче гаиләм. Мин аны чыннан да шулай кабул итәм. Ничектер үзеннән-үзе шулай килеп чыкты ул. Театрдан кайтып та кермим бит мин. Кайтсам, кунарга гына кайтам. Театрда да кунып калам. Иртәнге әкиятләр булганда, йокыга вакыт күбрәк калсын дип, шулай театрда кала идем. Балалар өчен иртәнге спектакльләр булганда алай кунып калулар ешрак иде. Безнең тамашачы төрле бит, “Сдвиг”ның яшь буенча билгеле бер аудиториясен билгеләп булмас, мөгаен. Әмма даими тамашачыбыз бар, шөкер. Ул безнең репертуарны белә, һәрчак күзәтеп, кайтавазлар җиткереп тора. Теге яки бу премьерага матур-матур бүләкләр, букетлар, хәтта портретларыбызны алып килгәннәре бар. 

“Димәк, эшләвем юкка түгел”
Актер зур керемле һөнәр түгел, билгеле. Шул сәбәпле күп кенә театр артистлары үзләренә башка, зуррак керемле шөгыль, өстәмә эш тә табалар. Мин дә, төп эшемнән бераз булса да бушаган чакта студентларга белем бирәм. Казан Инновацион университетында студентларның “Стэм Рустем” эстрада миниатюралары театрының җитәкчесе мин. Бу мин куйган исем түгел (көлә). 2025 нче елның гыйнварыннан бирле укытам. Инде уңышларыбыз да бар, шөкер. Шәкертләрем белән студвеснада гран-при ияләре булдык. Димәк, эшләвем юкка түгел. Юккамы, түгелме дигәннән, “Хлеб стыда” дигән концепция бар. Кайчакта “Минем махсус белемем дә юк, бәлки мин моңа лаек түгелдер?”, - дигән уйлар туа. Ә соңыннан, нәкъ менә шул өлкәдә эшләнгән эшләрнең уңай нәтиҗәсен күрә башлагач, хезмәтеңнең бушка китмәвенә инанасың. 

“Үземне тәнкыйтьләп утырам...”
Һәр артист үзенә билгеле бер дәрәҗәдә тәнкыйть белән карый. Һәрхәлдә, күбесе шулай ди. Актер үзен гел мактап кына торса, ул чын артист булудан туктыйдыр, мөгаен. Ләкин монда чама белергә кирәк. Үз-үзеңне тәнкыйтьләү артыкка китеп, акылдан шашарга да була. Үзеңне беркайчан да кимсетергә, үз башыңны артыгын ашарга ярамый. Шөкер, моңа кадәр үземне андый халәткә җиткергән юк. Менә үзем катнашкан фильмнарны караганда төрле хисләр туа анысы. Кайсыдыр урыннары кызыклы булып тоелса, кайбер урыннарда үземне тәнкыйтьләп утырам…

“Теләсә кайсы спектакль фестивальгә алып барырлык”
Театр дөньясында яшәвемә инде 15 ел тирәсе икән. Кайчакта бәлки туйдырганы да булгандыр, төгәл генә хәтерләмим. Авыр чорлар булды инде. Акча мәсьәләсендә дә... 2020 нче елгы Ковид вакытында бигрәк каты сизелде ул. Ә ул вакытта мин Игорь Крутой академиясендә балалар укыта идем. Мин анда барлыгы 2-3 ел гына эшләп калдым. Ковид бөтен планнарны бозды. Булды, мин әйтәм, дөнья бетте. Нәрсә эшләргә? Үзебезгә калганда, зум аша дәресләр үткәреп маташтык инде (көлә). Аның беренче атнасы иң кыены булды бугай. Иң кызыгы – безнең театрны спектакль уртасында туктатып яптылар. Уйный гына башлаганда залга полиция хезмәткәрләре килеп керде. Антрактка кадәр уйнадык, шуннан продюсер тамашачылар каршына чыгып хәлне аңлатты. Дөньялар тынычылангач шул ук билетлар белән кабаттан килергә мөмкин булачак, диде. Ә безгә бит башка шәһәрләрдән дә киләләр. Ул көнне дә шулай килүчеләр булган. Менә ул тамашачыларга кыенгарак туры килде инде... 

Без гастрольләр белән йөри торган театр түгел, әмма ерактарак яшәүче тамашачыларыбызны теге яки бу шәһәргә фестивальдә катнашырга килгәндә сөендерәбез. Хәзер бит күп театрларда шундый тенденция китте – гади халык өчен бер төрле спектакльләр куела, фестивальләр өчен аерым спектакльләрне әзерлиләр. Безнең театрның тагын бер үзенчәлегедер бу – бездә андый әйбер юк. “Махсус фестиваль өчен куелган спектакльләрегез бармы?” дип сораганда “Юк!” дип җавап бирәбез. Чөнки безнең теләсә кайсы спектакль фестивальгә алып барырлык. Ул анда да, монда да – гади тамашачы алдында да бер үк дәрәҗәдә уңышлы булачак. 

“Иң беренче ролем клоун иде”
Бу турыда кайдадыр әйткән идем дә бугай инде. Иң беренче ролем балалар бакчасында булды, клоунны уйнадым. Минем өчен, күңелем өчен ниндидер травма булмады инде ул. Әни генә “Чын клоун син, чын клоун!”, - дип әйтә иде. Ул да кимсетәм дип түгел, ә яхшы уйнавымны мактап әйткән инде. Менә хәзер чыннан да клоун ролен уйный башлагач (“Вакансия для старого клоуна” спектаклендә Сәйдәш Никколо исемле клоунны уйный – авт.) әни “Клоун буласың дип әйткән идем бит мин сиңа”, - дип шаярта. Менә шулай, әнинең әле мин балачакта ук әйткән сүзләре фәрештәләрнең “амин” дигән сәгатенә туры килгән, күрәсең. 

Мәктәптә дә скетчларда, спектакльләрдә уйнадым. Ләкин ул вакытта әле минем башымда “роль кайда да, мин кайда” дигән аеру юк иде, мин аны аңлап уйнамаган. Галимҗан Гыйльманның “Шүрәлеләр ни атлы?” дигән спектаклендә миңа Мин тиле ролен бирделәр. Шуннан сыйныйфта “син тиле, син тиле!” дип үчекләүләр китте инде. Ул чакта бу минем эчке халәтне бераз какшатты, әлбәттә... Менә аны травма дип атарга була. Шуңа мин ул рольне уйнамадым да. Башта репетицияләргә йөрдем, аннары кача башладым. Шулай төшеп тә калдым. Аннары инде, бераз үскәч, 10 нчы сыйныфта миңа Туфан Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектаклендә Галим абый ролен бирделәр. Менә ул вакытта мин рольне һәм үземне аера белә башлаган идем инде. Бу мин түгел, ә чираттагы роль генә икәнне аңларлык дәрәҗәдә үсеп җиткән идем. Әй шул рольгә әзерләнгән чаклар... Ул вакытта үзем пеләш түгел идем әле (көлә). Рольгә туры килсен дип, йөзү өчен башлыкта тишекләр ясап, шуннан өч бөртек чәч чыгарып образ булдырган идем. Мәш килдек. “Нур” студиясенең юбилее иде бугай ул. Хәзер Камал театрында эшләүче Артур Шәйдуллин белән бергә шул студиядә шөгыльләндек. Кечкенә чакта минем буш вакытым гомумән юк иде. Әти-әниләр тырышлыгы белән дә шулай булды инде ул. Башта алар әйткәнгә шөгыльләнә башлыйсың, ләкин ахыр чиктә ул шөгыльләр барысы да бик ошый башлый. Шулай итеп мин курайда уйнарга да өйрәндем, баян классы буенча музыка мәктәбен тәмамладым. Баянда яхшы уйнавымның “Сережа очень тупой” спектаклендә кирәге чыкты. Фильмнарда да гел кирәк булып тора. Кайчандыр мәктәп вакытында атта чабарга өйрәнәм дип ипподромга йөри идем. Менә бит, Саша Далматов төшергән фильмда атта йөрүнең, аны аңлый белүнең кирәге чыкты. Берни дә юкка гына түгел. Минем авиамоделирование секциясенә йөреп алган белемем дә бар әле. Кем белә, бәлки Туполевны уйнарга туры килер (көлә). Хәзер “Илһам” сериалында төшәм. Анда Вадим Усмановны уйныйм.

“Ничек исән калганбыздыр?..”
Балачактан матур хатирәләр күп инде. Әтине эштән көткәнне аеруча яхшы хәтерлим. Ул гел тәмле әйберләр алып кайта иде. Аннары урамнан куып керткәнче уйнап йөрүләр... Әти-әни белән кая да булса кунакка бару минем өчен һәрвакыт ниндидер ачышлар ясауга әйләнә иде, чөнки без бит үзебезнең ишегалды “коробкасын” гына күреп ияләнгән. Берьюлы, яңа дөнья күрәбез дип, дуслар белән икенче ишегалдына киттек. Шул вакытта әти-әнидән каты эләкте инде. Мине тапмагач борчылганнар, хәзергедәй телефон заманы түгел бит. Ә без, билгеле, башны югалтып, онытылып уйнаган. Болай үзем кечкенәдән бик тыңлаучан бала булдым, хәтта артыгы белән. Әби белән һәр җәйне Буа якларына авылга кайтып тора идек, ул да рәхәт бер истәлек. Шәһәрдә тусам да, мин авылда тәгәрәп үстем. Шулай берьюлы авыл малайлары белән без кемнеңдер бакчасына кердек, умарталыкка. Бал ашыйбыз дип хыялланганбыздыр инде, акылсызлар... Шулай килеп кереп умарталыкка якын килүебез булды, кортлар өереп алды! Безне үзебезнең урамга кадәр кудылар. Чагып бетерделәр, ничек исән калганбыздыр?.. Менә шул балачагым, үсмер чагым, хәтта әле берничә ел элек булган тормышымны мин кино кадрлары итеп искә төшерәм. Гомумән, бөтен тормышым кино булып тоела. Гел үземә читтән карыйм төсле. 

“Әни малае бит мин”
Театр, студентларны укытудан кала башка шөгыльләрем дә бар. Шигырьләр язам. Берара аеруча күп язылды – сөйгән кызым белән аерылышкан чор иде. Ул сәләт миңа юктан гына бирелмәгәндер, әни малае бит мин (Сәйдәшнең әнисе – шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Шәрәпова – авт.). 

“Кайчан өйләнәсең?”, - дигән сорау кузгалгач...”
Арыганда артык әйберләр турында уйламаска тырышам, бөтен уйларымны читкә юнәлтәм. Дуслар белән берничә көнгә табигатькә чыга алабыз, ул да минем өчен идеаль ял. Гөнаһым бар, хәзер шәһәр читендә яшәгән әти-әни янына бик еш кайтмыйм. Менә шул арыган чакларымда, кайсыдыр эштән, хәтта яхшы акча китерәчәк шабашкадан баш тартам да, әти-әни янына кайтам. Анда рәхәт, җылы. Мин анда ярату тоям. Ләкин “Кайчан өйләнәсең?”, - дигән сорау кузгалгач та “Минем спектакль”, “О, кисәк чарага чакырдылар!”, “Репетиция куйганнар” дип кире шәһәргә таям (көлә). 

“Үземә кумирлар булдырмыйм”
Балачакта чит ил фильмнары карап, әллә кемнәргә охшыйсы килә иде инде. Бәлки ул чакта кумирларым да булгандыр. Ләкин тора-бара “Ә мин кемнән ким? Алар булдыра икән, нишләп әле минеке дә килеп чыкмаска тиеш?!”, - дигән принципка таяна башладым. Бүген мин үземә кумирлар булдырмыйм. 

“Титаникны күрәсем килә”
Балачакта археолог булырга теләдем, ул минем зур бер хыялым иде. Имеш, мин ниндидер җирләрдә кызыклы әйберләр табам, фиргәвеннәрнең байлыгын казып чыгарам... Күптән түгел, әле берничә ел элек кенә Мисырга барып, шул хыялымны өлешчә чынга ашырдым. Пирамидаларны үз күзләрем белән якыннан күрә алдым. Ә хәзер хыялым гомумән сәнгать, театр белән бәйле түгел. Минем Титаникны күрәсем килә. Балачагы 90 нчы елларга туры килгән балалар бит без. Бу хыялымның башы да балачактан киләдер дип уйлыйм. Насыйп булса, анысы да чынга ашар. 

Таңсылу Мостафина

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading