16+

«Соңгы яздырылган җырым, тәҗрибәм буларак, рок стилендә булачак»

Аның белән әңгәмә барышында күпкырлы, милләте өчен янып торучы кеше икәненә инандым.

Аның белән әңгәмә барышында күпкырлы, милләте өчен янып торучы кеше икәненә инандым.

Сүзем Санкт-Петербургта яшәп иҗат итүче, татар телле проектлар алып баручы, җырчы һәм «Всему виной пуговица» китабы авторы Альбина Ишмурзина турында булыр. Без аның белән сәхнәгә тәүге адымнар, төньяк башкаладагы татарлар тормышы, милли мохит һәм иҗади планнары турында сөйләштек.

– Сезнең белән якыннанрак танышыйк әле!
– Мин тумышым белән Татарстаннан, Әлмәт шәһәреннән. 2003 елда Санкт-Петербургка югары белем алырга дип укырга киткән идем, хәзерге вакытка кадәр монда яшим.

– Ни өчен нәкъ менә Санкт-Петербургны сайладыгыз? Гомумән ул шәһәр белән язмышыгыз ничек бәйләнде?
– Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, тәүге тапкыр төньяк башкалага килгән идем һәм аның архитектурасына, рухына гашыйк булдым. Шулай итеп, берникадәр вакыт монда укырга хыялланып йөрдем. Әти-әниемә бу хыялымны тормышка ашырырга ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт! Монда гаиләм белән яшибез. Ирем Илдар белән 19 ел бергә гомер итәбез. Улыбыз Сабур, кызыбыз Сабина.

– Ирегез кайсы өлкә кешесе? Аның белән ничек таныштыгыз?
– Ирем ИТ (айти) компаниядә эшли. Ул публика кешесе түгел. Аның белән Санкт-Петербургта татар оешмасы оештырган Лев Гумилев кичәсендә таныштык.

– Сез Татарстаннан читтә яшәүгә карамастан, милли өлкәне үстерү юнәлешендә эшлисез. Татар теленә мәхәббәтегез гаиләдәге тәрбиягездән килгәнме? 
– Әлбәттә, татар теленә, мәдәниятенә мәхәббәтем әти-әниемнең тәрбиясеннән барлыкка килгән дип уйлыйм. Шул ук вакытта Ризаэтдин Фәхреддин исемендәге татар гимназиясендә татар мохитендә укуым да үз йогынтысын ясагандыр. Безнең һәр укытучыбыз зур мәхәббәт белән миллилекне тапшыра алган дип уйлыйм. Аларга да чиксез рәхмәтем!

– Хәзерге вакытта Санкт-Петербургта сезгә милли мохит җитәме? Туган якны сагынасызмы?
– Милли мохит җитмәгән очракта үзем җитәкләгән «Тамга» заманча мәдәният үзәге аша милли мохитне үзебез тудырырга тырышабыз, төрле чаралар оештырабыз. Әлбәттә, туган якны сагынмыйча булмый. Вакыт узу белән ешрак кайтасы килә.

– Күзәтүегезгә таянып әйтегез әле, Санкт-Петербургта татарлар ничек яши? Алар белән аралашасызмы? Анда татар телен саклау, үстерү өчен нинди мөмкинлекләр бар?
– Без гел бергә җыелышып, үзара ярдәмләшеп, аралашып яшибез. Татар телен саклау һәм үстерү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Мисал өчен, берничә иҗтимагый оешмабыз бар, анда килеп татар телен өйрәнергә мөмкин. Шәхсән үзем оештырган «Tatarlink» онлайн мәктәбендә дөньяның теләсә нинди почмагыннан татар телен өйрәнергә теләгән һәркем үзлектән өйрәнә ала. Шулай ук әйтеп узган «Тамга» заманча мәдәният үзәгендә онлайн форматта төркемнәрдә татар телен өйрәнергә мөмкинлек бар. Укучыларым Россия төбәкләреннән генә түгел, Европа илләреннән дә (Финляндия, Эстония, Литва, Латвия, Англия, Германия, Франция, Испания һ.б.), Казахстан, Канада, хәтта Конгодан бар. Минемчә, татар телен онлайн форматта өйрәнә алу – телебезне дөньякүләм таныту өчен зур мөмкинлек.

– Иҗатыгыз турында да сөйләшик. Гаиләгездә иҗат кешеләре бармы? Җыр-моңга ничек тартылдыгыз?
– Беренче җырымны 2002 елда, тәүге тапкыр гашыйк булгач, беренче шигыремне аннан да иртәрәк яздым. Гаиләбездә иҗат кешеләре юк. Ләкин әнием бик матур җырлый, дәү әнием дә бик моңлы кеше иде.

– Тәүге тапкыр сәхнәгә чыккан чагыгызны хәтерлисезме? 
– Мин Әлмәттә музыка мәктәбен тәмамладым. Укыган вакытта фортепианода уйнаганда да, хор белән дә зачетлар тапшырып сәхнәгә чыгарга еш туры килә иде. Татар гимназиясендә укыганда 10-11 сыйныфларда сәхнәгә үзем генә җырларга чыкканым истә. Шулай ук зур сәхнәдә беренче чыгышым иске Әлмәт мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чарада, «Әниемә» җырымны җырлаганда булды. Шул ук елны Җәлил поселыгы мәдәният сараенда да Яңа елга багышланган концертта «Утлар яна йөрәктә» дип аталган тәүге язган җырымны тамашачыга тәкъдим иткәнемне хәтерлим. Әти-әниләремнең сөйләүләре буенча, мин 1,5-2 яшемдә «Спокойной ночи, малыши» тапшыруы тәмамлаганнан соң, ваннадан таз алып килгәнмен дә, шунда басып, әти-әниләремә һәм әби-бабаема үз әйләнәмдә түгәрәк ясап йөрергә кушканмын. Үзем шул тазга басып җырлаганмын һәм биегәнмен. Сәхнәгә омтылышым шул вакыттан булган дип уйлыйм.

– Күңелегезгә нинди җырлар якын? 
– «Тәмле» җырлар якын дияр идем. Күңелемә якын булган, эчке халәтемне, уй-фикерләремне, заманабыз белән туры килгән җырларны яратам. Татар халык җырларыннан сирәк яңгырый торганнары аеруча күңелемә бик якын.

– Җырларны кемнәр белән иҗат итәсез, даими авторларыгыз бармы?
– Элек җырларымны мин үзем яза идем. Соңгы вакытта төрле авторлар белән эшлим. Әгәр көе яисә сүзләре күңелемне яуласа, якын булса, мин бу җырны үземә алырга тырышам. Яисә бу җырны үзгәртеп, башкачарак эшләп күрсәтәсем килсә, шул җырны алам. Мәсәлән, сер итеп әйтәм, соңгы яздырылган җырым, тәҗрибәм буларак, рок стилендә булачак.

– Сезнең чыгышларны тамашачыгыз кайда күрә ала?
– Төрле фестивальләрдә, форумнарда, концертларда татар мәдәниятен милләтара дәрәҗәдә тәкъдим итәм. 2019 елда хәтта Таллинда Сабан туенда катнаштым, аннан Эстониядәге татар җәмгыяте мине Йыхви шәһәренә «Loomepada» («Иҗади Казан») дөньякүләм милли мәдәни оешмалар фестивалендә үзем язган «Мин яраткан Казан!» исемле җырым белән катнашырга чакырды. Эстониянең мәдәният министрлыгы һәм аның каршындагы милли түгәрәк өстәл әгъзалары чыгышымны бик югары бәяләделәр. Санкт-Петербургтагы төрле милли җәмгыятьләр белән тыгыз элемтәдә торам. Ел саен төньяк башкалада концертларымны үткәрергә тырышам. Узган елны Санкт-Петербург, Мәскәү, Сочи Сабантуйларында да, Уфада һәм Мәскәүдә узган ХV «Татар җыры» халыкара эстрада фестивалендә дә чыгыш ясадым, Казанга килеп төрле солянка концертларында катнаштым. 15 февраль көнне Муса Җәлилнең оныгы Лилиан Наврозашвили оештырган шагыйрь-каһарманның 120 еллыгына багышланган кичәдә «Сөлге чигәм» татар халык җырын башкардым һәм авторның «Серле йомгак» шигырен яттан сөйләдем.

– Җырларыгызга кире кайтсак, репертуарыгызда ничә җыр бар? 
– Хәзерге көндә 200 якын җырым бар. Аларның 30 дан артыгы үзем язган җырым, татар һәм рус телендә. Шулай ук репертуарымда инглиз телендәге җырларым да бар. Бер җырны әзербайҗан телендә өйрәндем.

– Иҗатыгызда катлаулы яклар да очрыймы, аларны ничек хәл итәсез?
– Кыенлыклар һәрвакытта һәм һәр өлкәдә очрыйдыр ул, ләкин аларны үз-үземә ышануым, иҗатымны сөючеләрем һәм гаиләмнең ярдәме хәл итәргә булыша.

– Элеккеге җырларга яңа сулыш бирергә дә яратасыз, бу тамашачыны киңрәк колачлау өчен эшләнеләме? Хәзер бит элек хит булган җырларны заманчалаштыру актуаль.
– Мин яхшы, мәгънәле җырлар еш яңгырасын иде дигән фикердә иҗат итәм.

– Шәхес, иҗат кешесе буларак, сезнең тормышта үрнәк кешеләр бармы? Бәлки киңәшләре белән дә тормышыгызга, иҗатка карашны үзгәрткән кешеләр булгандыр?
– Әлбәттә, беренче чиратта, минем өчен әнием һәм әтием үрнәк булып торалар. Гомумән, мин үземне бәхетле кеше итеп саныйм. Беренчедән, мин татар гимназиясендә укыган вакытта, безнең укытучыларыбыз – үрнәк алырлык шәхесләр булды. Аеруча татар теле укытучыбыз Рузалия Әхәт кызы Гәрәева, Татарстан тарихын укыткан Фәридә Багиз кызы Исмәгыйлева, математика укытучыбыз – Тәнзилә Хаҗи кызы Шакирова. Икенче белемне алганда минем фәнни диссертациямнең җитәкчесе, күпсанлы татар дәреслекләребезнең авторы Кадрия Сөнәгать кызы Фәтхуллова булды. Аның кебек татар теленә гашыйк кешене күргәнем юк иде. Шулай ук Винера Ганиева – мине үзгәрткән шәхес. Аңа карата хөрмәтем, соклануым һәм мәхәббәтем әйтеп бетергесез! Кешедә сәләт күреп, аңа ачылырга һәм үсеш алырга ярдәм итәргә аерым бер сәләт кирәк. Винера Әхәтовна нәкъ шундыйлардан. Ә аның тормышчан киңәшләре, әнидәй игътибары – аеруча зур бәхет.

– Үзегез җырчылардан кемнәрне яратып тыңлыйсыз?
– Алар бик күп, шуңа аерып әйтә алмыйм. Әлбәттә, остазым Винера Ганиеваны беренче атыйсым килә. Аның кебек талантлы шәхесләр бик сирәк. Зәйнәб Фәрхединованы бик яратып тыңлыйм, Алинә Шәрипҗанованың тавышы бик ошый, Илгиз Шәйхразиев – шулай ук иң яраткан җырчыларымның берсе. Гомумән, сәхнәдәге һәр артист – үрнәк, һәрберсеннән үзеңә ниндидер сыйфатлар, алымнар алырга мөмкин.

– Хәзерге вакытта нинди яңалыклар, планнар белән янып йөрисез?
– Өч яңа җыр яздырдым, шуларны музыкаль мәйданчыкларга чыгарып, тамашачы хозурына тәкъдим итү турында уйлыйм. Санкт-Петербургта яңа программа белән концерт кую нияте дә бар.

– Сезнең кебек, башка шәһәрдә татар телен үстерергә, танытырга теләгән кешеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
– Остазым Винера Ганиеваның җыр сүзләре белән әйтер идем: «Яратыгыз туган телебезне, Яратыгыз туган илебезне, Бернигә дә карамый!» Безнең олы мирасыбызны саклап, татар булуыгыз белән горурланып, алга атлагыз һәм башкаларны да татарлыгыгыз белән илһамландырыгыз.

Автор – Рәфидә Галимҗанова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading