Премия 27 март - Халыкара театр көнендә Әтнәдә узачак, җиңүчеләр дә шул көнне билгеле була.
Быел да «Дебют», «Иң яхшы эпизодик роль», «Курчак театрында иң яхшы актёр», «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле», «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле», «Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль», «Иң яхшы хатын-кыз роле», «Иң яхшы ир-ат роле», «Актёрлар ансамбле», «Балалар өчен иң яхшы спектакль», «Кече формада иң яхшы спектакль», «Зур формада иң яхшы спектакль», «Иң яхшы музыкаль спектакль», «Эксперимент» номинацияләрендә җиңүчеләр сайлана.
Номинантлар
«Дебют»:
Азат Җамалетдинов (Бөгелмә театры, «Дон Кихот» спектаклендә Санчо Панса роле);
Илназ Гаффанов (Чаллы татар театры, «Алтын алка» спектаклендә Миңлебай роле өчен);
Алинә Мөхлисова (Чаллы татар театры, «Алтын алка» спектаклендә Мәрьям роле өчен);
Зәринә Сафина (Тинчурин театры, «Кечкенә Мирза» спектаклендә нәни принц роле өчен);
Сергей Лушкин (Казан ТЮЗы, «Село Степанчиково и его обитатели» спектаклендә Сережа роле өчен).
«Иң яхшы эпизодик роль»:
Илнур Закиров (Камал театры, «Сафлык музее» спектаклендә Заим роле өчен);
Ирек Гайнетдинов (Буа театры, «Каюм Беренче» спектаклендә Вәли, Фатих, Гаяз рольләре өчен);
Рамил Вафин (Кариев театры, «Тынлык» спектаклендә N иптәш роле өчен);
Алсу Шакирова (Кариев театры, «Тынлык» спектаклендә Шукрона Маликовна роле өчен);
Алмаз Хөсәенов (Түбән Кама татар театры, «Көз» спектаклендә Автор, Энекәш, Зариф рольләре өчен);
Фаил Сафиуллин (Әлмәт театры, «Курку» спектаклендә Хәбибуллин роле өчен).
«Курчак театрында иң яхшы актёр»:
Егор Митрофанов (Чаллы курчак театры, «Я родился. Защитник» спектаклендәге рольләре өчен);
Наталья Егорова, Гүзәл Гаязетдинова («Әкият» курчак театры, «Снежная королева» спектаклендә Кар патшабикәсе роле өчен);
Ирина Гайнуллина, Алсу Хайсарова («Әкият» курчак театры, «Снежная королева» спектаклендә Герда роле өчен);
Альбина Шаһалиева («Әкият» курчак театры, «Су анасы» спектаклендә Су анасы роле өчен).
«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле»:
Алинә Мөдәррисова (Камал театры, «Сафлык музее» спектаклендә Сибель роле өчен);
Эльза Сөнгатуллина (Бөгелмә театры, «Три сестры» спектаклендә Наталья Ивановна роле өчен);
Зөһрә Мөхәммәтгалиева (Әтнә театры, «Яшен» спектаклендә Кабанова роле өчен);
Фирая Әкбәрова (Камал театрының «Аналар улларын көтәләр» спектаклендә Хафаса роле өчен);
Дарья Бакшеева (Казан ТЮЗы, «Село Степанчиково и его обитатели» спектаклендә Татьяна роле өчен);
Ләйсән Рәхимова (Камал театры, «Башмагым» спектаклендә Җиһан роле өчен).
«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле»:
Алмаз Сабирҗанов (Камал театры, «К.Ү.Р.Кә» спектаклендә Васил Васимович роле өчен);
Рөстәм Гайзуллин (Тинчурин театры, «Ал яулыклы язмышым» спектаклендә Байтимер роле өчен);
Хафиз Хаматуллин (Минзәлә театры, «Үчле кешеләр» спектаклендә Фәсләх роле өчен);
Раушан Әсәтов (Түбән Кама татар театры, «Көз» спектаклендә Хәлил, Паша роле өчен);
Марсель Мөсәвиров (Чаллы татар театры, «Алтын алка» спектаклендә Петлюк роле).
«Музыкаль спектакльдә (балет, заманча хореография, пластик спектакль) иң яхшы роль»:
Аманда Гомес (Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры, «Лебединое озеро» спектаклендә Одетта-Одилия роле өчен);
Михаил Тимаев (Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры, «Лебединое озеро» Принц Зигфрид роле өчен);
Олег Ивенко (Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры, «Лебединое озеро» спектаклендә Бенно роле өчен);
Вагнер Карвальо (Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры, «Лебединое озеро» спектаклендә Ротбарт роле өчен).
«Иң яхшы хатын-кыз роле»:
Ләйсән Гатауллина (Камал театры, «Сафлык музее» спектаклендә Фюсун роле өчен);
Виктория Лапчук (Бөгелмә театры, «Три сестры» спектаклендә Маша роле өчен);
Альбина Гайзуллина (Кариев театры, «Тынлык» спектаклендә Гөләндәм роле өчен);
Эльвира Әсәтова (Түбән Кама татар театры, «Көз» спектаклендә Нәфисә роле өчен);
Гүзәл Шәмәрданова (Түбән Кама татар театры, «Галия» спектаклендә роле өчен).
«Иң яхшы ир-ат роле»:
Ришат Әхмәдуллин (Камал театры, «Сафлык музее» спектаклендә Кемаль роле өчен);
Эмиль Талипов («Живой город» фондының Демидов театраль резиденциясе, «Судьба человека» спектаклендә Андрей Соколов роле өчен);
Юрий Павлов (Түбән Кама татар театры, «Борһан йорты» спектаклендә Баязит роле өчен);
Динар Хөснетдинов (Әлмәт театры, «Курку» спектаклендә Илдар роле өчен);
Илфир Султанов (Буа театры, «Каюм Беренче» спектаклендә Каюм (Насыйри, Габделкаюм) роле өчен);
Искәндәр Хәйруллин (Камал театры, «Сөяркә» спектаклендә Хәбир роле өчен);
Роман Ерыгин (Казан ТЮЗы, «Село Степанчиково и его обитатели» спектаклендә Фома Фомич роле өчен).
«Актёрлар ансамбле»:
«Живой город» фондының MON театр мәйданчыгы «Затворник и Шестипалый» спектакле;
Түбән Кама татар театрының «Борһан йорты» спектакле;
Түбән Кама ТЮЗының «Чехов. Репетиция» спектакле;
«Легкие крылья» Әлмәт урам театрының «Маяк» спектакле;
Буа театрының «Капитанская дочка» спектакле.
«Балалар өчен иң яхшы спектакль»:
«Әкият» курчак театрының «Снежная Королева» спектакле;
«Әкият» курчак театрының «Марья Моревна» спектакле;
Казан ТЮЗының «Воробьишко» спектакле;
Тинчурин театрының «Кечкенә Мирза» спектакле;
Минзәлә театрының «Сак-Сок» спектакле;
Камал театрының «Шүрәлене көтмәдегезме?!» спектакле.
«Кече формада иң яхшы спектакль»:
«Живой город» фондының MON театр мәйданчыгы «Затворник и Шестипалый» спектакле;
«Живой город» фондының Демидов театраль резиденциясе «Судьба человека» спектакле;
Камал театрының «К.Ү.Р.Кә» спектакле;
Әлмәт театрының «Өзелгән көй» спектакле;
Болактагы яшьләр театрының «Пепел» спектакле.
«Зур формада иң яхшы спектакль»:
Казан ТЮЗының «Село Степанчиково и его обитатели» спектакле;
Түбән Кама татар театрының «Көз» спектакле;
Әлмәт театрының «Курку» спектакле
Чаллы татар театрының «Алтын алка» спектакле;
Камал театрының «Сафлык музее» спектакле.
«Иң яхшы музыкаль спектакль»:
«Әлиф» иҗат берләшмәсенең «balballar» («Балбаллар») спектакле;
М. Җәлил ис. Татар дәүләт опера һәм балет театрының «Лебединое озеро» спектакле;
Камал театрының «Башмагым» спектакле.
«Эксперимент»:
Минзәлә театрының «Нос. Сон» спектакле;
Түбән Кама ТЮЗының «Чехов. Репетиция» спектакле;
Әлмәт театрының «И’тальян» («Кьоджинские перепалки») спектакле;
«Әлиф» иҗат берләшмәсенең «Бакый» хор картиналары.
Таңсылу Мостафина
Комментарийлар