16+

«Театр сәнгате төне» акциясендә Татарстан театрлары нинди программа тәкъдим итә?

2026 елның 27 мартында Россиякүләм беренче «Театр сәнгате төне» акциясе узачак.

2026 елның 27 мартында Россиякүләм беренче «Театр сәнгате төне» акциясе узачак.

Акция Россия театр әһелләре берлеге оешуга 150 ел тулу уңаеннан уздырыла. Россия Театр әһелләре берлеге рәисе Владимир Машков «Театр сәнгате төне»ндә 800дән артык катнашучы була, бөтен ил буйлап 1200 чара үткәрелү күздә тотыла», - дип хәбәр итте. Әлеге акция программасына Татарстанның кайбер театрлары да кергән.

Татарстан театрлары «Театр сәнгате төне»ндә тәкъдим иткән программа: 

- Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры – театр фойесында урнашкан экспозицияләр буйлап төнге экскурсия. 

- Татар дәүләт “Әкият” курчак театры – «Курчак театры дөньясы» программасы. Ул «Әкият»кә рәхим итегез» экскурсиясен, «Әкият» театрының баш рәссамы Сергей Рябинин белән очрашу һәм «Спектакль ясау могҗизасы: эскиздан гәүдәләндерүгә кадәр юл» темасына сөйләшүне үз эченә ала. 

Казан дәүләт яшь тамашачы театры – нәниләр өчен «Воробьишко» спектаклен куячак.

Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры –  уен, иҗади һәм коммуникацион мәйданчыкларны берләштергән «Кариев театрында төн» интерактив кичәсе күздә тотыла. Мастер-класслар һәм артистлар белән аралашу да була.

Василий Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры – «Служебный вход» экскурсиясе уздырылачак. 

Яр Чаллы дәүләт курчак театры – «Сәхнә могҗизасы» театр күргәзмәсе тәкъдим ителә. Тамашачыларга агымдагы репертуар спектакльләреннән костюмнар, декорацияләр күрсәтеләчәк. 

Әлмәт татар дәүләт драма театры – «Театр коды: реликвияләр, рольләр, режиссура» программасына «Театр. Мирас. Остазлар» экспозициясе, «Театр в городе» фильмын карау, Театр костюмы күргәзмәсе, фотосессия, ачык репетиция, театрның баш режиссеры Сардар Таһировскийның «Игра для всех» авторлык тренингы керә. 
Һәр чарага Россия Федерациясе Театр әһелләре берлеге сайтында алдан язылу каралган. 

Таңсылу Мостафина 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading