Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза абыйсы Фирзәр Мортазинның хатыны Наилә ханымны юбилее белән котлап, социаль челтәрдә аларның яшьлекләрен искә алган.
“Гаилә агач ботаклары кебек. Төрле тармакка таба үсәбез, ләкин тамырларыбыз бер булып кала” дигән бер акыл иясе. Чынлап та, без ничек кенә яшәсәк тә, нинди генә юллар үтсәк тә бер тамырга кайтабыз. Менә без дә дүрт балалы гаиләдә үстек. Апа, ике абый һәм мин. Кырык биш ел элек минем икенче абыем Фирзәр (Фирзәр Мортазин) өйләнде. Әлбәттә гаилә өчен бу зур вакыйга. Ул вакытта абыйга нибары егерме генә яшь иде. (Соңрак абый миңа: “Әгәр шул вакытта өйләнмәсәм, ялгыш юлга кереп киткән булыр идем!” дигән сүзләр әйтте). Ә минем абый моңарчы беркемнең дә кыюлыгы җитмәгән эшләр эшләргә яратты гомер буе. Шуларның берсе – ул үзенең йөргән кызын һәркөнне барып ала иде. Кая дип сорарсыз!.. Кичен яшьләр авыл клубына йөриләр иде бит инде. Аннан соң гына, кино я булмаса танцы тәмамлангач, үзләренең сөйгән кызларын озата баралар иде. Ә минем абый – Фирзәр бара, сөйгәнен чакырып чыгара, аннан култыклашып клубка бергә баралар. Әлбәттә, моңа эчләре поша иде авыл халкының. Кем әйтмешли – бүредән курыксаң, урманга йөрмә! Алар матур гына ике ел чамасы йөрделәр дә өйләнештеләр (абый сөйгәнен озатырга теләүчеләр белән “разборка”лар да оештырган бугай). Шулай итеп мин “матур апа”лы булдым. Бусы август аенда булды. Нигә сүземне болай озак итеп һәм ерактан башладым?.. Бүген, 27 октябрьдә, абыйның яшлектәге сөйгән яры, бүген исә 45 ел дәвамында ныклы терәге, хәләл җефете, тормыш иптәше, хатыны булган Мортазина Наилә Насратулла кызының туган көне! Гади туган көне генә түгел, юбилее! Чынлап та матур апа уңган, булган хатын. Талант иясе, чын йолдызның хатыны булу бик авыр гамәл! Бик күп сабырлык һәм акыл таләп итә. Алар киләчәктә дә саулыкта, тигезлектә, балаларының, оныкларының рәхәтен күреп яшәсеннәр иде! Ходай аларның гаиләсенә дәрәҗәле уңышлар, шатлыклар, күңел тынычлыгы бирсен иде! Юбилеең белән матур апа!" дип котлау сүзләрен җиткергән ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар