– Вакыт узу белән мәхәббәт – дуслыкка, хөрмәткә әйләнә диләр. Килешәсезме?
– Бу начар түгел бит. Яшь чакта мәхәббәт дөрләп яна, вакыт узу белән хисләр башка югарылыкка күтәрелә. Яши-яши тормыш иптәшең белән якын дуска әверелү дә начар түгел. Сине аңлый торган кеше булу да бәхет.
– Кызыгыз Айгизәне тәнкыйть утында тоталар. Дөрес тәнкыйтьме соң?
– Беренче чиратта, кем тәнкыйтьли? Күп очракта тәнкыйть сүзләрен бу өлкәдә бернәрсә дә белмәгән, иҗат белән шөгыльләнмәгән кешеләр әйтә. Әгәр белеп, яхшылык эшләргә тырышып, киңәш бирсәләр, икенче мәсьәлә. Бәлки, безнең тәрбиябез җитеп бетмәгәндер. Әмма ул начар юлдан йөрми бит. Айгизә иҗат итә, эзләнә. Бәлки, Айгизә әле үзен тапмагандыр. Без хәзер аңа акыл өйрәтеп утыра алмыйбыз. Ул инде андый яшьтә түгел. Әйе, миңа ошап бетмәгән яклар да бар. Айгизә – Айдар түгел бит һәм булырга тиеш тә түгел. Үз дөньясында кайный, ул аерым шәхес.
– Айдар абый, күптән түгел генә газиз әниегезне югалттыгыз. Кайгыгызны уртаклашабыз. Әти-әниегез 61 ел бергә гомер иткән. Моңа да сокланып карарлык.
–Әти-әнинең яшьлек мәхәббәте, матур хатирәләре картлык көннәренә кадәр сузылды. Һәр елны 17 июнь туй көннәрен искә алалар иде. Әти-әни исән вакытта без бала әле. Шатлыклы мизгелләр түгел, зур югалту. Әмма әни матур гомер итте. Яраткан эше, яраткан кешесе, яраткан укучылары булды. Соңгы елларда әнинең хәле авыррак булды. Урын өстендә ятканда да аякка басуына ышанды. Соңгы тапкыр мине юлга озатканда яткан килеш кулларын болгап калды. Өч көннән кайттым, әни сөйләшми иде инде. Ул минем кайтуымны көткән. Янына килгәч, кулларымны кысты. Шул төнне әнием минем кулларымда җан бирде. Әнинең соңгы сулышына кадәр белгән догаларымны укып тордым. Һәрвакыт әни өзелгәндә янәшәсендә була алмаудан курыктым. Аллаһка шөкер, мин бу яктан да бәхетле кеше.
– Кешенең җан бирүе куркыныч күренеш. Бу сезне шок хәлендә калдырмадымы?
– Дөресен әйтәм, минем әни вафатына кадәр дә кешенең җан биргәнен күргәнем бар иде. Бервакыт юл һәлакәтенә очрадым. Кышын машинаның тәгәрмәчләре шуып китеп бездән алда барган машина каршы як юлга чыгып, шул юлдан килгән зур СуперМазга бәрелеп, безнең машинага да тиде. Машинабыз юл читенә чыгып очты. Шок хәлендә машинадан чыктым. Бала елаган тавышны ишетеп, бәрелгән машиналар янына киттем. Ә анда алгы урыннарда утырган әби белән бабай аңсыз хәлдә. Арткы утыргычтагы бала үкси-үкси елый. Мондый авариядә баланың исән калуы да могҗиза! Аны кулыма алып, юл буенча киттем. Үзем дә нәрсә эшләгәнемне аңламадым. Ашыгыч ярдәм машинасы килгәч, баланы табиблар карый башлады. “Әби”, – дип елап җирбәргәч кенә, аның татар икәнен аңладым. Шул вакытта әби белән бабай янына киттем. Әбисе өзелгән иде инде, ә бабае минем күз алдымда китеп барды. Менә шундый хәлләр шаһиты булырга да туры килде. Бу хәлнең тулы тарихын сөйләсәм, озак инде. Әмма берәр айдан соң, бу баланы эзләп таптым. Өйләренә барып әти-әнисе белән күрештем, шуннан соң гына күңел тынычланды.
– Әтиегезнең хәле ничек?
– Аның пар канаты каерылды. Гомумән, әти бик күп операцияләр кичерде. Уфада белмәгән табибым юктыр. Операцияләр башка операцияләргә сәбәпче булды. Әтинең ишетү һәм күрү сәләтләренә дә зыян килде. Күрмисең, ишетмисең һәм шул ук вакытта ялгыз да каласың. Әлбәттә, без аның янәшәсендә. Әмма... Әнинең каберенә чардуган куйган көнне әти: “Мине дә алып бар”, – диде. “Бибинур, йөрәккәем, тыныч йокла инде. Мин дә озакламам”, – дигәч, апа белән күз яшьләребезне тыя алмадык.
– Үкенечләрегез калдымы?
– Үкенечләр һәрвакыт була инде. Төрле илләрдә гаҗәеп матурлыклар күргәч: “Әти-әнине дә алып киләсе иде”, – дип уйлап куя идем. Әмма әти дә, әни дә бара алырдай хәлдә булмады. Ярый әле йортларында уңайлыклар тудыра алдым. Бер тапкыр үкенечкә калмасын дип әнине алдадым. Ул миңа Россиянең атказанган артисты исеме бирелмәү өчен борчылды. Мин аны уйлап та бирмим, ә әни өчен ул мөһим иде. Әнинең хәле авырайгач: “Мәскәүдән хәбәр килде. Россиянең атказанган артисты исеменә кул куйганнар”, – дидем. Әни: “Нинди зур шатлык! Шул Мәскәүдәге шатлыклар монда да кайтып җитсен иде”, – диде. Алдаштым, әмма бу сүзләр аңа юаныч биргәндер дип уйлыйм. Урыннары оҗмахта булсын. Илгизә Галиуллина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Илгизә Галиуллина
Комментарийлар