16+

Айгөл Сагынбаева: «Балачактан өч бала әнисе буласы килгән иде»

Айгөл соңгы арада сәхнәдән югалып торды.

Айгөл Сагынбаева: «Балачактан өч бала әнисе буласы килгән иде»

Айгөл соңгы арада сәхнәдән югалып торды.

Танылган җырчы Айгөл Сагынбаева белән концертта очраштык. Салават Фәтхетдиновның шәкертен тамашачылар бик яратып өлгергән иде. Тик Айгөл соңгы арада сәхнәдән югалып торды. Җырчының хәл-әхвәлен белештек.

– Соңгы елларда сәхнәдә еш чыгыш ясамасам да, сәнгать дөньясында, җыр даирәсендә калам. Яңа җырлар яздырам, иҗади процесс туктамый. Әлегә гаилә кыйммәтләре өстенрәк, күбрәк балалар өчен яшим. Әммә моңнан аерылганым юк.

– Асыл тавышыгыз әрәм булмыймы соң?

–  Тормышта һәрвакыт сайлау мөмкинлеге бар. Гаилә белән карьера арасында тигезлекне саклап калып булмый. Хәзер вакытымны һәм бөтен көчеме гаиләмә бирәм. Балаларның үскәнен сизми дә каласың. Аларга җан җылысын биреп, ана кадерен белеп үссеннәр дип тырышам.  

– Тормыш иптәшегез иҗатка каршымы әллә?

– Күңелдәге моңны тыеп та, туктатып та булмый. Ирем, киң карашлы иҗади шәхес буларак, мәдәният өлкәсен аңлый. Эшләремне хуплый, ярдәм итә, этәргеч бирә. Ул халык җырларының рухи хәзинә икәнен яхшы аңлый.  Миңа аларны ешрак башкарырга киңәш итә. Халык җырларын курай, баян моңнарына кушылып җырлыйм. Төрле тарафлардан, Мәскәүдән дә, Казахстаннан да тәкъдимнәр килеп тора. Әлбәттә, җырлыйсым, чыгыш ясыйсым килә. Дәрт бар, куәт җитәрме икән дип уйланган чаклар да була. Әммә бу да табигый.

– Балаларга ничә яшь булды инде?

– Олы кызыма – 16, уртанчы кызыма – 10, төпчек улыбызга – 4 яшь тулды. Безнең арада бик тыгыз бәйләнеш. Балачактан өч баланың әнисе буласы килгән иде. Теләкләрем чынга ашты. Күпчелек вакытым балалар янәшәсендә узгач, алар күнегеп, борыннын чөя башлыйлар. Андый чакларда: “Җырлап кайтыйм әле”, – дип әйтәм. Сәхнә дә сагындыра бит. Балалар: “Әни, тизрәк әйләнеп кайт инде, сагынып көтәбез", - дип әйтәләр. Бу юлы Казанга килгәндә дә өчесе дә: “Әни, хәлләрең ничек? Кайда әле син?”, – дип борчылдылар.

– Концертыгызны кайчан көтәргә соң?

– 17 ноябрь Уфада булачак, Аллаһ Бирса. Концертлардан 5 ел тәнәфес алган идем. Әлбәттә, зур чара оештырыр алдыннан шик-шөбһәләр дә бар. Ничек үтәр? Тамашачы килерме? Җырларым ошармы? Бу һәр иҗат кешесенең уй-тойгыларыдыр. Барысы да яхшы булыр дип ышанам, чөнки иҗатымны яраткан тамашачым, ярдәмгә килергә әзер торган якыннарым, тугры дусларым бар. Концертта тамашачыга тормыш юлымны күрсәтәсем килә. Экранда күрсәтү өчен махсус видеолар да әзерләдек. Хәерле сәгатьтә булсын. Бу программа Уфада уңышлы узса, Казанда филармониядә концерт та ясармын, бәлки.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading