16+

Айгөл Шәйхетдинова: “Гаиләмне саклап калырга үземдә көч таптым”

Эстраданың матур җырлы гаиләсе Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар турында әңгәмәбезне дәвам итәбез.

Айгөл Шәйхетдинова: “Гаиләмне саклап калырга үземдә көч таптым”

Эстраданың матур җырлы гаиләсе Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар турында әңгәмәбезне дәвам итәбез.

-    Ришатның тотлыгуын ничек кабул иттең? Ул тумыштан тотлыгамы? Үзе аннан уңайсызланмый, киресенчә, сәхнәдә юмор итеп сөйли.
-    Ришатның тотлыгып сөйләшүенә шундук күнектем. Җырлаганда тотлыкмавы мәзәк иде, анысына да ияләштем. Мин моңа хәзер игътибар да итмим. Үзе телефоннан сөйләшкәндә тотлыга башласа, үземнең дә тыным кысыла башлый кебек. Эчемнән генә ярдәм итәм, аның өчен борчылам. Әгәр үзара бәхәсләшәбез икән, гел үземнекен генә сөйләмим, туктап аны тыңлыйм. Бәхәс дигәннән, Ришат тавыш чыгарып, дулап йөри торган кеше түгел. Күбрәк мин кызып китүчән. Ришат кечкенә чагыннан тотлыга. Ул балачагында да дәваланып караган, без өйләнешкәч тә төрле курслар алып карадык. Өшкереп тә карадык. Әмма файдасы булмады. Бәлки Аллаһы Тәгалә ярдәме белән бетәр әле. Ә болай без аны сизмибез.

-    Айгөл, берничә ел элек Ришат белән аерылышып та тордыгыз бит әле. Гаиләне ничек саклап кала алдыгыз?
-    Коронавирус вакытында иң беренче без – артистлар эштән туктадык һәм иң соңгы булып без эшли башладык. Ришатның бөтен эше студиядә иде – аранжировка ясау, җыр яздыру һәм башкасы. Икебез дә кинәт эшсез калгач, тормыш авырлашты. Башкаларныкы кебек үк бездә дә ипотека, кредит бар. Бурычка керергә мәҗбүр булдык. Шуның аркасында еш кына тавыш чыга башлады. Шуннан китте... Әлегә китүемнең төп сәбәбен сөйләргә теләмим. Бәлки еллар узгач, гыйбрәт өчен сөйләрмен. Кыскасы, балаларны алып өйдән чыгып киттем. Өчәү шәһәрдә фатир арендалап яшәдек. Бу – Рамазан ае иде, ураза тоттым, намаз укырга тырыштым. Беркемнән киңәш тә, ярдәм дә сорамадым. Күбрәк Аллаһы Тәгаләгә сыендым. Ул вакытта янәшәмдә Аллаһы Тәгалә юлыма төрле гаиләләрне чыгарды. Аларга карап: “минем ирем алтын икән бит”, “сөйләшергә, аңлашырга кирәк”, дип гаиләмне саклап калырга үземдә көч таптым. Балаларга кыен булды, алар да бик борчылды. Аерылышырга гариза бирәм дигән көнне Ришат белән телефоннан сөйләшеп, билгеле бер нәтиҗәгә килдек. Дөньяда кичерә алмаслык нәрсәләр юк, барысын да бергә үтәргә, бер-береңә ярдәм итәргә кирәк. Тормышымны Ришаттан башка күз алдына да китерә алмыйм. Ни дисәң дә, күп нәрсә хатын-кыздан тора. Теләсә кемнән киңәш сорап йөрергә кирәкми, Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк, ул ярдәм итә. 

-    Ришатның әти-әнисе белән нинди мөнәсәбәттә сез?
-    Әтиләре аларны кечкенә вакытта ташлап киткән. Ришатка нибары 8 ай булган. Әни ике улын ялгызы үстергән. Башта Чаллыда яшәгәннәр, әтиләре киткәч, Башкортстанга күченеп киткәннәр. Әни хәзер лаеклы ялда. Без бик яхшы мөнәсәбәттә, Аллаһка шөкер. 

-    Балаларыгыз да сезнең белән концертларда катнаша. Алар да артист булырга телиме?
-    Яшерен-батырын түгел, безне арттан этүче булмады, бар нәрсәгә үз көчебез белән ирештек, тырыштык. Һәм әле дә тырышабыз. Без халык күпләп белә торган популяр артистлар түгел, әле һаман да тырышырга кирәк. Шуңа да балаларны бу юлдан җибәрәсе килмәгән иде. Ләкин “бүре баласы, бүреккә салсаң да, урманга карый”, диләр. Улыбыз Рәсим КВН юнәлеше буенча китте, үзенең төркемен төзеде. Футбол уйнарга ярата. Ә кызыбыз Риана студиягә килгән балаларга кызыгып җырлый башлады. Бүген дә “Мизгел” студиясенә йөри, 4 нче музыкаль мәктәптә дә белем ала. Хәзерге вакытта ул сәхнәдә үзен бездән дә остарак тота. Минем кебек үк калын тавыш белән җырлый. Ничек инде ул баланы сәхнәдән төшерәсең? Үзенә ошаса, юлын дәвам итсен, ә без һәрчак ярдәм итәчәкбез. Хәзер әтисеннән үзенә аерым җыр сорый. Улыбыз да, кызыбыз да һәрдаим бәйгеләрдә катнаша, гел алдынгы урыннар алалар. “Балаларыбыз безгә караганда да яхшырак булсын”, дигән әйтем бар. Мин аларны бездән дә остарак итеп күрәм, горурланам. Хәзер алар безне өйрәтә.

-    Айгөл, тормышта үкенгән чакларың булдымы?
-    Аллаһка шөкер, булмады. Әгәр кабат яшьлегемә кайтсам, берни дә үзгәртмәс идем. Аллаһы Тәгалә миңа сабырлык та, зирәклек тә биргән. Ул минем күңелне ача, күп нәрсәгә өйрәнәм. Яшәгән саен рәхәт миңа. Һәрнәрсәне яхшыга юрарга, көтә һәм кичерә белергә кирәк, көнләшергә, үпкәләргә ярамый. Көнләшү хисе миндә кечкенәдән булмады. Ул Ришатта да, балаларда да юк. Үз өстеңдә эшләргә, гаепне үзеңнән эзләргә, үзеңне тәрбияләргә кирәк.

-    Ә шулай да бәхетле гаилә кору сере нәрсәдә?
-    Ике арадагы дәрт, мәхәббәт тора-бара бетәргә мөмкин. Иң мөһиме – бер-береңне хөрмәт итү. Ир белән хатынның үзара мөнәсәбәтен балалар күреп үсә. Үзебезгә карата да беркемнән сүз әйттермәдек. Сөйләшәсе сүз булса, уртага салып сөйләштек, үткәннәрне искә алмаска дип сүз куештык. Нинди генә эш башласак та, бер-беребезне канатландырып торабыз. Киңәшләшеп эшләү җиңелрәк. Хатын-кызга акыллы һәм зирәк булырга кирәк. Хатын-кызның көче гаять зур. Тел тәмле, сөйләм матур булырга тиеш. Бала табып үзеңне онытырга ярамый, һәрвакыт үсүдә булу мөһим. Ә инде арада мәхәббәт тә, хөрмәт тә юк икән, интегеп яшәмәскә, аерылышырга һәм үз тиңеңне табарга кирәк. 

Язмага реакция белдерегез

25

2

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    3

    Ришат школда укый ине,әтиләре киткәндә

    • аватар Без имени

      0

      0

      Этилэре киткэндэ Ришат садикка йори иде.

      Мөһим

      loading