16+

Актриса Резедә Сәләхова: «Питон бөтен тәне белән минем тәнне әйләндәреп алды»

Тинчурин театры актрисасы Резедә Сәләхова үзенең куркуын җиңеп чыккан.

Актриса Резедә Сәләхова: «Питон бөтен тәне белән минем тәнне әйләндәреп алды»

Тинчурин театры актрисасы Резедә Сәләхова үзенең куркуын җиңеп чыккан.

Актрисага социаль челтәрләрдә елан белән фотосессиягә чакыру килгән. Нәтиҗәдә, Резедә елан белән кочаклашып фотога төшкән. Аннан хис-кичерешләрен белештек. 

– Еланның һәм минем фотосессияләр аерым узар дип уйлаган идем. Бигрәк беркатлы инде. Фотосесиягә килгәч кенә, елан белән турыдан-туры “аралашырга” кирәклеген аңладым. Баш тартырга соң иде, фотографка ярдәм итәсе килде. Үз куркуларыма каршы чыктым. Бик курыктым. Питон бөтен тәне белән минем тәнне әйләндәреп алды. Теле белән актив эшләп, битемә якынлашты. Питон – зур, авыр, салкын. Һәрвакыт хәрәкәтләнеп тора, җылы урынга качарга тырыша, – дип сөйли ул.

– Тагын елан белән төшәргә тәкъдим итсәләр, ризалашасызмы?
– Бәлки, ризалашыр идем. Курку бетте дип әйтә дә алмыйм. Очраган һәр еланны тотып кочаклап тормаячакмын. Кешедән дә нәрсә көтәргә белмисең. Ә бу бит, гомумән, башка җан иясе. Фотосессия вакытында Желток (питонның исеме) белән дуслаштык инде. Алай да, муенны кыскан вакытларда күңелгә шом керде. Бу вакыйга сабак булды. Һәр куркуыбыз баш миендә генә утыра икән. Баш миенә: “Курыкма”, – дип боерык кына бирергә кирәк. Адәм баласының мөмкинлекләре чиксез булуына инандым.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    1

    Вот курыкмаган бу

    Мөһим

    loading