16+

Альберт Вәлиуллин концерты: 40 яшьтә сәхнәгә кайту һәм Салават Фәтхетдинов турында

Озын тәнәфестән соң, Альберт Вәлиуллин беренче “сольный” концертын куя. Гомумән, быел эстрадада югалып торган артистларның табылган чагы, күрәсең.

Альберт Вәлиуллин концерты: 40 яшьтә сәхнәгә кайту һәм Салават Фәтхетдинов турында

Озын тәнәфестән соң, Альберт Вәлиуллин беренче “сольный” концертын куя. Гомумән, быел эстрадада югалып торган артистларның табылган чагы, күрәсең.

Ләйсән Сөнәгатова концерты булды, Ильнар Сәйфиев концерт куярга җыена. Менә Альберт та 40 яшьтә янәдән сәхнәгә кайтырга булган. Кемнәрдер өчен яңа йолдыз, ә кемнәрдер өчен сәхнәгә кире әйләнеп кайткан артист булуы ачыкланды.

Концертларын Рамазан аенда үткәрүче артистлар тамашаны 19:00да башлауны кулай күрде, чөнки ураза тотучыларга авыз ачарга кирәк. Альберт Вәлиуллинның концерты 18:30 башлануын белгәч, аптырашта калдым. Авыз ачу вакыты 18:29 иде, 1 минутта авыз ачу мөмкин түгел инде. Баксаң, Альберт Вәлиуллин Рамазан аенда изге гамәл кылырга булган. Ураза тотучы тамашачылар өчен өстәлләрдә су һәм финиклар әзерләнеп куелган. Халыкның ничек авыз ачканы турында сөйли алмыйм, чөнки концертка хәләл-кафеда авыз ачып килүне кулай күрдем. Ураза тотучыларны ашатып савап җыюы бик хуп, әмма концерт соңрак башланса, күпкә уңайлы булыр иде. Ашыга-ашыга авыз ачып, халык концерт залына агылды. Тамашага соңга калып керүчеләр дә шактый иде.

Концерт башланганчы экраннар ярдәмендә халыкның күңелен күтәреп, бераз җанландырып җибәрү өчен “Бүген бездә кунакта” уены уйнатылды. Экраннарда танылган шәхесләргә охшаган тамашачыларны күрсәттеләр. Шулай итеп, Альберт Вәлиуллин концертында Ридж Капур, Федор Бондарчук, бертуган Запашныйлар да “кунак” булды. Тамашачылар белән мондый интерактив уеннар яңалык түгел. Бу алымны хоккей матчларында да бик яратып кулланалар.

18:45 тә утлар сүнде. Тамашачыларны экраннар аша сәламләп, көлдертеп алгач, сәхнәгә Альберт Вәлиуллин чыкты. Үзенең дәртле җырларының берсен башкарды. Альберт белән әңгәмәбездә: “бераз шаяртып, эксперимент ясап аласым килә”, - дигән иде. Альберт Вәлиуллинның “Күзләреңдә сөю күрдем” җыры популярлашкач, лирик җырчы образы туды. Концертта исә, җырчы төрле стильдәге җырларга тукталды. Беренче өлештә аеруча дәртле җырлар өстенлек итте. Альберт, гомумән, башка яктан ачылды,

 - Сагыну, ярату, көтү турында җырларым бар. Нидер сорыйм, нәрсәгәдер ялынам. Барысы да яхшы. Сөекле тормыш иптәшем бар, менә дигән улым үсеп килә. Барысы да җитә, әмма күңелгә сез җитмәгәнсез хөрмәтле тамашачылар”, - дип майлап куйды җырчы.

 Кайбер җырлар әле чиле-пешле икәне сизелде, берничә җирдә сүзләр дә онытылды. Бәлки, моңа Альбертның дулкынлануы тәэсир иткәндер.  Озын тәнәфестән соң янәдән сәхнәгә кайту да - имтиханга тиң. Альберт үзе дә: “Минем адаптация бара әле. Каушап китү дә булырга мөмкин”, - дип кисәтеп куйды. Дулкынлану хәрәкәтләрдә

Мишәрләрчә бартер

“Эстрадада күп артистлар белән яхшы мөнәсәбәттә, чөнки мин җырлый башладым гына. Бер ел гына җырлыйм, алда нәрсә буласын әйтеп булмый”, - дип шаяртты да Альберт сәхнәне кичәнең махсус кунагы - Рәфис Кәлимуллинга калдырды. Ялтыравыклы костюмнардан биюче кызлар белән Рәфис рәхәтләнеп биеде. Тамашачылар тагын да җанланып, кызып киттеләр. Рәфис Кәлимуллин ике җыр гына башкарса да, тамашачыга көчле энергетикасын бүләк итте. Микрофонны чөеп уйнап та алды әле, ярый инде кулыннан төшмәде. Уеннан уймак чыккан булыр иде. Микрофоннарны сакла, Рәфис!

Рәфис Кәлимуллин белән Альберт Вәлиуллин социаль челтәрдә эләгешеп алып танышканнар икән. Анысын сөйләп тормадылар, Рәфис әйтмешли мөһим түгел. “Концертларда күрешкәннән соң, якын дусларга әйләндек. Әле буйларыбыз белән дә туры киләбез. 2004 елда Лаеш техникумында белем ала идем. Ул вакытта безне мәдәният йортына концертка чакырдылар. 500 урынлык залда 30 кеше бар иде. Менә шунда Альберт Вәлиуллинның беренче концертына бардым”, - дип хатирәләре белән уртаклашты Рәфис.

Рәфис белән Альберт бартер буенча эшлиләр икән. Альбертны Рәфиснең концертында да күреп булачак. Концертта җырларга тәкъдим белән Рәфис чыккан булган. “Мин бит синдә җырлыйм, син дә миндә җырла әле”, - дигән Рәфискә Альберт Вәлиуллин. Бу сүзләргә җырчы: “Мишәрләр шундый инде ул. Рәфис - Норлат мишәре, мин - Әлкинеке”, - диде.

- Эстрадабызга бу моңлы тавыш кирәк иде. Без аны зарыгып көттек. Альберт уңышлар, алга таба да матур концертлар куярга насыйп булсын, - дигән теләктә калды Рәфис Кәлимуллин.

“Җырлау манерасы Салават абыеңныкына охшаган”, - диләр

Альберт Вәлиуллинның Салават Фәтхетдинов шәкерте булуы әллә кайдан күренеп тора инде. Җырларны башкару, бормалары, күзлек киюе, хәтта урыны-урыны белән сәхнәдә үз-үзен тотышы да Салаватныкына охшаган. Альберт остазының иҗаты белән бик нык илһамланган, күрәсең.

- Күпләр: “Җырлау манерасы Салават абыеңныкына охшаган”, - диләр. Студент чакта барыбыз да, аңа охшатып җырларга тырышканбыз, чөнки ул - эталон. Туган көнгә концерт куюны Салават Зәкиевич башлап җибәрде. Хәзер күп кенә җырчылар бу алымны куллана. Мин дә туган көнемә концерт куясы идем дә бит, ае белән бераз “промахнулся”. Август аенда Салават Зәкиевичның концертлары бара. Кемнәндер 28 көн концерт куя дип ишеттем. Ул булдыра ала, әлбәттә. Шулай да аннан сорап карыйм әле, ул көнне буш булса, туган көнемә концерт оештырсам киләсезме? - дип әйтеп куйды.

Тамашачылар бу сүзләрне хуплап алкышлады. Салаватның һәр шәкерте дә аның белән илһамланса да, барыбер, икенче Салават Фәтхетдинов булмаячаклар инде. Үз юлларын, стильне, йөзне, образны табуны телик һәммәсенә дә.

Альбертның баянчылары да Салаватныкы кебек икәү. Айнур Моратов һәм Булат Шәрипов көйләренә кушылып, Альберт фонограммасыз ике җыр башкарды. Аеруча “Гайнавал җыры” (Таҗи Гыйззәт сүзләре, Җәүдәт Фәйзи көе)

күңел кылларын иркәләде. Татар халык җырларын гына түгел, бөек шәхесләрнең иҗатын да тамашачы хәтерендә яңарту мөһимдер. Альбертка бу алымы өчен дә тагын бер балл өстәрлек.

Сүз уңаеннан, Альберт 8 кешедән торган иҗат төркемен җыйган: ике баянчы, барабанчы, ике гитарист, скрипкачы, бэк-вокал җырлаучы һәм синтезаторда уйнаучы. Сәхнәнең бер ягында баянчылар, скрипкачы һәм бэк-вокал җырлаучы торды.

Лилия Муллагалиева: “Артистлар белән дус булырсың да бит”

Тәнәфес вакытында концертка килгән эстрада йолдызларын күреп алдым. Винера Ганиева, Римма Ибраһимова, Илдус Дәүләнов, Зәринә Хәсәншина, Азат Абитов, Рәфил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова, Камил Гәрәев бар иде. Лилия Муллагалиева да концертка кызы Ильвина белән килгән. 20 ел элек Альберт сәхнәгә беренче адымнарын Лилиянең иҗат төркемендә ясаган булган бит. Концерт дәвамында Лилия Муллагалиева җырчы өчен җан атып, көч биреп утырды. Тамашаны карарга кызы Ильвина белән килгән иде.

- Таш арасыннан үсеп чыга торган чәчәкләр бар бит. Альбертның моңы да әллә кайдан күренеп тора иде. Хәзер мөмкинлеге булып, җырларын тамашачыларга җиткерә алуына бик шатланам. Аның моңы безгә кирәк иде.

- Элек Альберт нинди иде?

- Ул бер дә үзгәрмәгән. Гастрольләрдә йөргәндә Альберт әле шәкерт кенә иде. Концертлардан соң, боз сараена кереп тимераякта йөргәнебез әле дә хәтердә. Дәртле, шук егетләр иде. Теләсә кайсы җирдә басып җырлый алалар иде. Хәзер дә шундый ук гади ул.

- Альберт башка артистлар белән дә дус булуын дип әйтеп үтте әле.

- Артистлар белән дус булырсың да бит. Иң мөһиме - үз-үзенә хыянәт итмәсен. Аралашу, артык мактаулар кайвакыт кешене кысалардан чыгара ала. Алга таба да үзенең йөзен саклавын телим. Тормыш йомшак кына итеп җилкәләргә басарга мөмкин. Альберт сынауларга бирешергә тиеш түгел, ул бу чорны үтте инде.

- Лилия ханым, концертка кызыгыз белән килгәнсез икән. Ильвина, сиңа концерт ошыймы соң?

- Концерт ошый. Альберт абыйның җырларын белми идем. Аның иҗаты минем өчен ачыш.

- Нинди җырларны күбрәк яратасың? Дәртлеме яки моңлымы?

- Барабанда уйнагач, дәртле җырларны күбрәк яратам. Тиздән әнинең концертында да барабанда уйнаячакмын.

- Димәк, әниеңнең иҗат төркеменә кушыласың? Хезмәт хакы түлиячәкме соң?

- Әлегә түләми әле, чыгыш ясый башлагач, түлиячәк. Әни белән бергә концертларга йөрибез. Бу мохит миңа ошый, киләчәк тормышны да иҗат белән бәйлисем килә.

“Альберт абый бөтенесен җиренә җиткереп эшли торган кеше”

Концертның икенче өлешендә моңлы җырларга өстенлек бирелде. Альберт Валиуллин әнисенә җыр багышлады. Җырчының әтисе 33 яшендә вафат булган. Әнисе ике бала белән тол калган. Балачагы бер дә җиңелләрдән булмаган. Сәхнәгә Альбертның әнисе дә менде: улының кочагына сыенып, кушылып җырлады. Альберт әнисен кочаклап алып, битеннән үпте. Алар арасындагы җылы мөнәсәбәтләрне күрү сөендерде. Иң мөһиме - хис-кичерешләре ясалма булмады.

Тагын бер махсус кунак та, икенче бүлекнең моңлы мохитенә бик туры килеп торды. Альберт Валиуллин Гөлназ Асаева белән  өр-яңа дуэт тәкъдим итте. Ике моңлы тавыш кушылып, үзенчәлекле яңгырашлы җыр килеп чыкты.

- Альберт абый җырын дисеңме, сәхнә бизәлеше, образын дисеңме, бөтенесен җиренә җиткереп эшли торган кеше. Залларыгыз тулы булсын, - дип матур теләкләр җиткерде Гөлназ Асаева.

 Альберт Валиуллин концертына кадәр Гөлназ Ильмира Нәгыймова концертында да булды. Ике көн рәттән “Уникс”та махсус кунак ролен үтәде. Гөлназ Асаева хезмәттәшлек офыкларын киңәйтә, күрәсең. Дус-тату яшәгән кешеләрне хуплыйбыз, әлбәттә.

Концерттан соң, Альберт Валиуллин чәчәк кибете ачып җибәрер ахры. Аңа һәр чыгышы саен диярлек тамашачылар күчтәнәчләр бүләк итте. Бераз уңайсызланып: “Болай да билетлар кыйммәт, ник чәчәкләр алып килдегез?” - дип әйтеп куйды. Шулай да Альберт та яраткан тамашачыларына бүләкләр әзерләгән икән. “Рәхмәтеңә рәхмәт” дигән төсле бүләк бирүчеләргә календарь һәм чәй эчәргә кәнфитләр тапшырылды. Беренче зур концерты булгач, Альбертның туганнары һәм якыннары буш кул белән килмәгәннәр. Җырчы чәчәк бирүчеләрнең күбесен исемләп белә иде. Бу күчтәнәчләрне тапшыру өчен җаваплы Наил Салахов ике арада йөгереп йөрде. Фитнестан бер дә ким булмагандыр. Концерт тәмамлангач, кием алырга ашыккан тамашачыларның да фикерен белештек әле.

- Альбертның концертына кызыбыз билет алып бирде. Җырларын ишеткәнем юк иде әле. Гел Салават шикелле җырлады. Башка җырчыларның репертуарын кабатлаган бер җыры да булмады, молодец. Авыз ачу гына бераз мәшәкатьле иде. Залда утырган килеш ашарга туры килде. Концерты бик ошады, ял итеп кайттык ирем белән. Кызыбызга рәхмәт, - дип әйтте Казаннан Рифа Салаватова.

Озын тәнәфестән соң, куйган беренче концертка Альберт Валиуллин җаваплы караган. Җырларны да, иҗат төркемен дә яхшы сайлаган. Сценарийда артык сүзләр юк иде, барысы да чама белән. Концерт яхшы булды, тик күңелдә барыбер нәрсәдер җитмәде дигән хисләр дә калды. Һичшиксез, икенче концертына Альберт тагын да ныграк ачылыр. Халык шау-шудан да бераз туйган икән. Тамашачылар моңлы, мәгънәле, сыйфатлы җырларны сагынган. Альберт халыкның ихтыяҗын сизеп алып, дөрес вакытта сәхнәгә кире кайткан. Хәерле сәгатьтә, Альберт!

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading