16+

Альфред Якшимбетов: “Кайвакыт Салаватның түземлелегенә шаккатам”

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, композитор, Альфред Якшимбетов ихлас елмаю, моңлы җырлары, күңел түрләренә үтеп керердәй баян тавышлары белән истә кала.

Альфред Якшимбетов: “Кайвакыт Салаватның түземлелегенә шаккатам”

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, композитор, Альфред Якшимбетов ихлас елмаю, моңлы җырлары, күңел түрләренә үтеп керердәй баян тавышлары белән истә кала.

Салават Фәтхетдиновның алыштыргысыз баянчысы,  легендар хитлар авторы белән без  дә очраштык. Альфред абый үзенең өендә кунак итте. Кеше турында яшәгән урынына карап та күп нәрсә әйтеп була диләр. Альфред Якшимбетовның өе дә үзе кебек нурлы, рәхәт. 

– Альфред абый, әңгәмәбезне балачак хатирәләреннән башлыйсым килә. Сезнең балачак нинди иде?
– Безнең  заман кешеләре барысы да хезмәт белән тәрбияләнгән инде. Мин генә эшләдем, дип аерып сөйләү дөрес түгелдер. Лаеклы ялга чыгар алдыннан барлык документларны барлый башлаган идем. Пенсия фондында эшләүче бер ханымга алып килеп тапшырдым, әле пенсия яшем тулмаган иде. Озак та үтмәде пенсия фондыннан шалтыраталар: “Абый сез бит 10 яшьтән эшли башлагансыз. Бүген үк пенсиягә чыга аласыз”, – диләр. Безнең заман кешеләренең балачагы охшаш инде. Аерылып торган бер мизгеле – музыка мәктәбендә уку чорымдыр.  Анда укый башлаганчы баянның нәрсә икәнен дә белми идем. Тормышымның иҗат белән бәйләнүе шул мәктәптән башланды. 

– Әти-әниләрегез дә бик еш килеп йөри алмаган. Туган йортны бик сагынгансыздыр?
– Әти-әниләргә, гомумән, килергә рөхсәт юк иде. Каникулларда гына күрештек. Сәнгать мәктәбе булса да, анда дициплина бик көчле иде. Төшке ашка кадәр гап-гади мәктәптәге фәннәрне укый идек. Аннан инде кичке 7-8ләргә кадәр сольфеджио, дирижерлык, музыка тарихы, музыкаль инструментларны өйрәндек. Көн тәртибе армия системасына нигезләнеп корыла иде. Иртән тору белән зарядка, аннары дәресләр. Хәтта бөтенебезнең чәчләрен дә бер төсле итеп алалар иде.  Беренче көннәрне әти-әнине, туганнарны бик юксындым, күңелләрем тулды. Әмма анда елап утырсаң, адәм көлкесенә каласың бит! Егет эше түгел. Моңа өстәп сәләтле балалар гына  җыелса да, музыка мәктәбе түләүле иде. Ятимнәр генә бушка укыды, ә әти-әнисе булганнарга түләүне хезмәт хакына карап билгелиләр иде. Әтинең хезмәт хакы иң күбе - 90-100 сум. Минем укуга түләү  кайчак 32 сумга җитте. Ә өйдә тагын 4 бала бар бит әле. Әмма мәктәпкә зарлана алмыйм, чөнки тамагыбыз тук, өстебез гел бөтен булды. Көне-төне маршировкалардан соң, егылыр дәрәҗәгә җитә идек. Анда уйларга, хисләргә бирелергә вакыт бик калмады. Бер генә фәннән “2”ле чыкса да, куалар да кайтаралар. Әти-әни интегеп, акча түләп укыта. Аларның ышанычын акламау хурлык булыр иде.  Мәктәпкә бик рәхмәтлемен, ул тәртипкә, тормышка өйрәтте. 

– Иҗатыгызга әтиегезнең йогынтысы да һичшиксез зур. Аны искә алуыбыз рухына дога булып барсын. Әтиегез турында сөйләп китегез әле.
– Әти 68 яшендә үк бакыйлыкка күчте. Бик иртә китеп барды шул. Әле дә хәтерлим, әти Уфадан бер игълан тотып кайтты: “Улым, музыка мәктәбе ачыла, сәләтле балаларны җыялар. Сиңа шунда барып укырга кирәк”, - диде. Имтиханнар тапшырып, 5 нче сыйныфка музыка мәктәбенә укырга бардым. Ул вакытта әтинең тормышыма нинди зур этәргеч бирүен аңламаган идем. Бала-чага булгач: “Мине яратмыйлардыр инде, шуңа башка мәктәпкә җибәрәләр”, – дип елаганым истә. Ә әти бөтен тормышымны хәл иткән бит. Әти бик тырыш, уңган кеше иде. Трактор белән шикәр чөгендере эшкәртү буенча СССРда, алты тапкыр  Башкортстанда беренче урынны яулады. Әтинең тырышлыгы, тугрылыгы тормыш юлымда һәрвакыт өлге булды. Елмаеп кына йөрсәм дә, бар уңышларның нигезендә тырышлык ята.  Тормышта бер әйбер дә җиңел генә килми. Күктән яуган әйбер бер генә буладыр. Ничек килә, шулай тиз китә инде. “Үз көчеңне куеп алган мал кадерлерәк була”, – дип тәрбияләде безне әти-әни. Элек әти-әниләр фатир, машина алып бирмәде. Туйны матур итеп уздыра алсалар, мең рәхмәт. Калганын үзең тырышып, акча җыеп аласың. Андый чакта таба алсаң да, сөенәсең. Чөнки ул уртак табыш, уртак тырышлык. 

– Элеккеге тормыш белән хәзерге заманны чагыштырырлык түгел инде. Заманасы шундыймы, әллә без үзгәрдекме?
– Эш бар, акча да түлиләр, әмма эшче юк. Бу – заман чиредер инде. Урам себерергә, төзелештә эшләргә кеше табып булмый. Ә бит Урта Азиядән килүчеләр эшли. Кайвакыт ул халык булмаса, нишләрбез икән дип тә уйланасың. Тырыш яшьләр бар, әлбәттә. Әмма калган яртысы... Элек армиягә бармау адәм көлкесе иде, шунда ук бернәрсәгә ярамаган кеше рәтенә кертәләр. Без авыртса да, авыртмый дия идек. Барыбер ниндидер уртак тырышлык булды. Хәзер шул бердәмлек җитеп бетмиме соң? 

– Туган якка еш кайтасызмы? Әниегез туган нигездә торамы?
- Әнигә, Аллаһы бирса, апрель аенда 87 яшь була. Вакыт тыгыз булса да, ай саен кайтырга тырышам. Җәйләрен әнкәй янына гаиләбез белән кайтып гөрләшәбез әле. Әти куллары белән ясалган урыннарны төзәтеп, туган нигезне карап торам, шөкер. Ике энем исән булганда, бик нык ярдәм итәләр иде. Хәзер инде туган нигезне чисталыкта тоту - минем өстә. Мөнәвәрә апам, сеңлем Альфира, энемнең кызы Алинәгә дә чиксез рәхмәтлемен, гел әни янәшәсендә, хәл-әхвәлен белеп, үзен карап, тәрбияләп торалар. Элеккеге буын кешеләре барыбер көчле булган икән. Ачлык-ялангачлык заманында иң көчлеләре генә исән калган. Әнкәй берничә тапкыр инсульт, инфаркт кичерде. Ярый әле хәле киткән чакларда һәрвакыт янында кеше була. Шунда ук хастаханәгә алып китәләр. Пандемия вакытында бик кыен иде.  Ул хәлне искә алганда әле дә сискәнеп куям. Әнигә инфаркт булган, ә Уфаның йөрәк авыруларын дәвалаучы хастаханәсендә коронавирус белән авыруларны туплаганнар. Әнинең хәле начар дигән хәбәр килгәч, алны-артны карамыйча Уфага ашыктым. “Әни кап-кара, йөрәк тибеше дә сизелми”, - диделәр. Аны коронавирус белән авыручылар янына алып килгәннәр. Шул вакытта үземнең дә йөрәгем әллә нишләде.  Әмма башка чара юк, табиблар: “Йә әби үлә, йә исән кала. Көчебездән килгәнне эшләрбез”, - диделәр. Икенче көнне әнинең хәле тотрыклы, тормышына куркыныч янамый, дип хәбәр иттеләр. Ә хастаханәдән көн саен яп-яшь мәетләрне алып чыгалар.  Башка төрле уйлар килде,  бик курыктым. Әни хастаханәдә иң өлкән пациент иде. Унбиш көннән: “Әниегезне килеп алыгыз, терелде”, - дип шалтыратып әйттеләр. Бардык, сакланыр өчен маскалар кидек әле. Ә әни елмаеп, көлеп, бернинди маска кимичә, авырулар белән саубуллашып, хастаханәдән чыгып килә. Соңыннан табиб: “Әниегезнең йөрәге генә беткән. Башкасына күз тимәсен, сабый баланыкы кебек”, - диде. Менә шундый көчле кешеләр инде алар. Күңел хөрлеге, оптимизмына да сокланам. 

– Салават белән икегез дә бер көнне тугансыз икән. “Салаватны – Альфредсыз, Альфредны – Салаватсыз күз алдына китереп булмый”, – диләр. Сүзгә килгән чакларыгыз буламы?
– Салават белән 43 ел бергә иҗат итәбез. Күпләр: “Ничек эшлисез? Бик усал ул”, – диләр. Бергә иҗат иткәч, барыбер кешенең холкын да өйрәнәсең. Нәрсә әйтергә ярамавын да чамалый башлыйсың. Аның  башын юк-бар сораулар белән катыручылар җитәрлек, шуңа кайвакыт: “Вакытым юк, Альфредка әйтә тор әле” , – ди. Салаватка беркем дә “бу сиңа” дип килми бит. Күп очракта, киресенчә, “бир” диләр. Ул һәрвакыт көченнән килгән хәтле ятимнәргә, авыруларга ярдәм итәргә тырыша. Кайвакыт Салаватның түземлелегенә шаккатам. Без, гомумән, эш буенча гына бәхәсләшәбез. Җырны халыкка тәкъдим итәбез бит, һәркемнең үз фикере. Шулай да алтын уртаклыкны табабыз. Без коллегалар гына түгел, якын дуслар да. Бер-беребезнең туенда шаһит булган кешеләр.

-  “Баянчылар сәхнәдә уйнамый”, - дип зарланалар. Бу дөресме?
- Хәзер алдан бөтен инструментларны яздырып кую мөмкинлеге бар. Тамашачыга сыйфатлы тамаша күрсәтү өчен, әлбәттә, бөтен артистлар да диярлек инструментларның тавышын алдан яздыра. Кайберләренең тавышы ишетелсә дә, мәсәлән, сәхнәдә скрипкада уйнаучы булмаска мөмкин. Безнең концертларда да аерым җырларда андый алым кулланыла. Эстраданың төп проблемасы - яхшы тавыш операторлары булмау. Сәхнәдәге инструментларның тавышын, микрофонны дөрес көйли белүчеләр сирәк. Безнең төркемдә эшләүче егетләр - үз эшенең осталары. Баянчыларга килгәндә, бездә баянчылар барыбер уйный әле. 

Дәвамы бар
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading