16+

Алимә Сафина: “Читләшүем шәхси тормыш белән бәйле”

Җырчы Алимә Сафина Лаеш районы Габишево бистәсендә туып-үскән. Тәүге тапкыр сәхнәгә ул 2015 елда “Сөйлә сереңне” җыры белән аяк басты.

Алимә Сафина: “Читләшүем шәхси тормыш белән бәйле”

Җырчы Алимә Сафина Лаеш районы Габишево бистәсендә туып-үскән. Тәүге тапкыр сәхнәгә ул 2015 елда “Сөйлә сереңне” җыры белән аяк басты.

Бүген Алимәнең тормыш юлы белән танышырбыз.

– Алимә, исемең бигрәк үзенчәлекле...

– Тугач та миңа Алинә дип исем кушканнар. Документларда да шул исем белән йөрим. Балачакта бертуктаусыз авырганга күрә, муллага барып Алимә исемен куштырганнар. Алинә – матур исем булса да, миңа килешмәде. Әткәем-әнкәем документтагы исемне кияүгә чыккач үзгәртергә тәкъдим иткән иде. Әмма үзгәрмичә шул килеш калды ул. Телевидениедә мин – Алимә Сафина.

– Әти-әниең нинди һөнәр ияләре?

– Әткәем белән әнкәем чыгышы белән Әлки районы Алпар авылыннан. Әткәем кошчылык фабрикасында су һәм канализация мастеры булып эшли. Әнкәем балалар бакчасында хезмәт куя. Бертуган сеңлем бизәндерү өлкәсендә эшли.

– Гаиләгездә җырлаучылар бармы?

– Әткәем-әнкәем балачактан җырлап үскән. Мәктәп елларында театр күренешләрендә катнашканнар.

– Сәхнәгә беренче адымнарыңны шоу-бизнеста мәгълүм бер компания белән ясадың. Ничек эләктең анда?

– 2015 елда кастинг аша эләктем. 500ләп кеше арасыннан 10 кеше сайланды. Алар арасында мин дә бар идем. Бераздан ул 10 кешенең 5-6сы гына килешү нигезендә эшләп калды. Компаниягә чиксез рәхмәтлемен. Гади авыл кызыннан җырчы ясадылар, халыкка таныттылар. 2016 елда “Татар җыры” фестивалендә “Ел ачышы” номинациясендә лауреат исеменә лаек булдым, җырларым радиода яңгырый.

– Ни сәбәпле сәхнәдә сирәк күренәсең?

– Шәхси тормышым белән бәйле. Кияүгә чыктым, әмма гаилә тормышыбыз озын гомерле булмады. Ирем белән ике ел яшәгәннән соң аерылыштык. Бу хакта кычкырып сөйләргә теләмим. Ул чакта бер концертта да, бер банкетта да җырларга теләмәдем. Барысыннан баш тарттым. Хәзер, ниһаять, иҗат итәргә илһам килә башлады.

– Танылу өчен продюсер белән эшләргә кирәк дип уйлыйсыңмы?

– Дөресен генә әйткәндә, хәзерге вакытта продюсер булса, бик әйбәт. Продюсерсыз репертуар сайлавы кыенрак. Әмма акчаң күп булса, яхшы аранжировка остасына эләгеп сыйфатлы җыр яздыру да җитә дип уйлыйм.  Хәзер бит акча заманасы. Тик икенче ягы да бар: көне-төне телевизорда балкып та, халык сине кабул итмәскә мөмкин. Халык күңелен яулау җиңел түгел.

– Яраткан җырчыларың кемнәр?

– Зәйнәб Фәрхетдинова, Гүзәл Уразова, Ләйсән Гыймаева, Илдар Хәкимов, Ришат Төхвәтуллин.

– Синең үз матурлык салоның бар, диләр...

– 2010 елдан бирле чәчтараш өлкәсендә эшлим. Үз салонымны ачтым. Кая гына булсам да, бу һөнәр мине гел үзенә тартып торды. Гастрольләрдә йөргән елларда да клиентларым көтеп ала иде. Аллаһка шөкер, яраткан эшем белән шөгыльләнәм.

– Алимә, син нинди хуҗабикә?

– Якыннарым әйтүенчә – яхшы хуҗабикә. 13 яшьтән бирле токмач басып кисәм. Манты, бәлешне яратып пешерәм. Илһам килсә, рәхәтләнеп пешеренәм.

– Нинди хыяллар белән яшисең?

– Иң зур хыялым – дөнья түгәрәк, яшәү рәхәт булсын иде. Әткәем-әнкәем, сеңлем сау-сәламәт булсын дип телим. Киләчәктә бәхетле гаилә корырга хыялланам. Бәхет ул – сәламәтлек, мәхәббәт һәм яраткан эш булуы. Үзең белән гармониядә яшәргә насыйп булсын.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading