Татар эстрадасы артисты Алсу Вәлиуллина белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Ирем гаиләдән чыгып киткәч, бик авыр булды, чөнки кайгы-хәсрәт бер-бер артлы килде. Башта сеңлем үлде, аннары ирем китте. Депрессиягә бирелдем", - ди ул.
– Сеңлеңнең вафаты – тормышыңдагы иң зур югалтудыр, мөгаен. Табиблар тиешенчә ярдәм күрсәттеме?
– Фәридә – бик көтеп алынган сеңлем. Ул туганда, миңа 12 яшь иде. Шуңа кадәр берүзем үстем, сеңелле яки энеле булырга кызыга идем. Без аның белән икебез ике төрле: мин кара чәчле, коңгырт күзле булсам, Фәридә аксыл чәчле, зәңгәр күзле иде. Сеңлем күбрәк минем өстә булды, ул хәтта миңа “әни” дип эндәшә иде. 11нче сыйныфта укыганда, аның аркасы авырта башлады, аяклары сызлады. Табибтан табибка йөрттек, сәбәбен бик озак белмәделәр, төгәл диагноз куя алмадылар. “Үсмерләр организмында була торган хәл, үтә ул”, – диде кайберләре. Кызганыч, арка миендә яман шеш табылды. Без бу чир белән бик нык көрәштек, Мәскәүдә операцияләр ясаттык. Үзе химия алды, үзе БДИга әзерләнде. Имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, Мәскәүнең Нефть һәм газ университетына укырга керде. Бик яратып укый иде.
– Ялгышмасам, шул ук елны ул укуын калдырырга мәҗбүр булды?
– Укырга кереп, бер-ике ай узуга хәле начарланды. Әни барысын да белгән, аңа табиблар әйткән булган. Әни шундук Мәскәүгә очты. Шуннан соң инде Фәридә укырга бүтән бармады. Шешнең баш миендә дә барлыкка килгәнен белдек. Катлаулы дәвалану курслары башланды, операция булды. Ул аягына баса алмады, ятып кына торды. Тора-бара күрүе начарланды, телләре бәйләнә башлады. Хастаханәдә ятканда, табиблар әнине чакырып: “Сезгә күп калмады, көчле булыгыз. Бәлки бер-ике ел яшәр”, – дигән. Әни коридорга чыккач, бу сүзләрне миңа җиткерде. Ышанмадым, идәнгә утырып еладым. “Торып күз яшеңне сөрт тә, Фәридә янына елмаеп кер”, – дип ачуланды мине әни. Бөтен күз яшьләремне йоттым да, елмаеп Фәридә янына кердем. Әмма күңелем барыбер ышанмады, могҗиза көтте. Сеңлемнең генә хәле көннән-көн начарланды. Без аны чит илгә алып барырга теләдек, әмма андагы табиблар: “Сез мөмкин булган бөтен әйберне дә эшләгәнсез, без берничек тә ярдәм итә алмыйбыз”, – диде. Фәридәне Казанга безнең өйгә алып кайтып әни белән карадык. Күз алдыңда якын кешең сулып бара, ә син аңа берничек тә ярдәм итә алмыйсың. Бу бик авыр халәт. Сеңлем 16 февраль көнне 18 яше тулырга алты көн кала вафат булды. Быел аның киткәненә 10 ел булды. Барысы да кичә генә булган кебек. Ул үзенең диагнозы турында белмәде, ләкин күңеле сизенгәндер дип уйлыйм. Ул әти кебек аралашучан иде, шуңа да дуслары күп булды. Соңгы юлга озатырга да бик күп дуслары килде. Зур-зур егетләр күз яшен тыя алмыйча елады...
– Үз әтиеңне күргәнең, аның белән аралашканың бармы?
– Ул исән-сау, гаиләсе белән Чаллыда яши. Балачагымда аның белән аралашып-күрешеп үсмәдем. Студент чагымда күрештек. Аның мине күрәсе килгәч, безне уртак туганнар күрештерде. Казанга минем янга килде. Беренче тапкыр күргәч тә, ят бер абый кебек кабул иттем...
– Ирең белән ничек таныштыгыз, Алсу?
– 21 яшемдә кияүгә чыктым. Яратышып өйләнештек, мин аңа бер күрүдән гашыйк булдым. Без бер йортта, күрше подъездларда яши идек. Бервакыт курсташ кызым кунакка килде дә: “Күрше подъездда иптәш кызым яши, шуның янына кереп чыгыйк әле”, – диде. Кердек. Ишекне Булат исемле егет ачты. Аны күрдем дә, гашыйк булдым. “Апаң өйдәме?” – дип сорадык. “Юк әле, кереп көтеп торыгыз, хәзер кайтып җитә”, – диде. Әкренләп аралашып, аннан йөреп киттек. Ике ел тирәсе йөрдек тә өйләнештек. Икебез дә студент идек. Бер елдан соң улыбыз, тагын биш елдан кызыбыз туды. Ләкин бүген без бергә түгел, биш ел элек аерылыштык.
– Ни сәбәпле?
– Гаеп икебездә дә булгандыр, беркайчан да бер генә як гаепле булмый. Безнең холыклар бөтенләй туры килми. Бер-беребезгә яраклаша, юл куя белмибез. Аларның гаиләсендә шулай корылган: хатын-кызга игътибар күрсәтү, хөрмәт итү юк. Ничек тордык икән без, дип шаккаттам хәзер. Янәшәмдә андый кешене күз алдына да китерә алмыйм. Мин хәзер бөтенләй башка төрле кеше.
– Сине нәрсә үзгәртте?
– Тормыштагы авыр хәлләр, югалтулар үзгәртте. Хәзер мин елак Алсу түгел. Тормышның ямен күрә беләм, үз кадеремне, бу дөньяга кирәклегемне аңлый башладым. Вак-төякләргә игътибар итмим хәзер. Ирем гаиләдән чыгып киткәч, бик авыр булды, чөнки кайгы-хәсрәт бер-бер артлы килде. Башта сеңлем үлде, аннары ирем китте. Депрессиягә бирелдем. Сеңлем чирләнгәндә, ирем миңа терәк булмады. Мәскәүгә хастаханәгә барганда да ул бер тапкыр да самолетка билет алып бирмәде. Берничек тә булышмады, дип авызымны тутырып әйтә алам. Әрнеп елаганда да бер юату сүзе әйтмәде. Җир йөзендә андый ирләр юктыр дип уйлыйм. Ләкин мин аңа рәхмәтле, чөнки, беренчедән, ул мине үзгәртте, икенчедән, балаларым бар. Ул биргән авыртуларны кичермәгән булсам, бүгенге рәхәт халәтемне тоймаган да булыр идем бәлки. Ирләр ягыннан үземә карата игътибар тоя башладым.
– Хыянәт ачысын кичердеңме?
– Әйе. Ачыктан-ачык хыянәт итте һәм моны яшермәде. Берьюлы танышу сайтында утырганын күрдем. Үзе күрмәгәндә генә телефонын караган идем, анда кызлар белән ягымлы итеп аралашуын укып шаккаттым. Шуннан соң мин дә башка исем белән шул сайтта теркәлдем һәм аңа яза башладым. Күрше бүлмәләрдә ятып, төне буе языштык. Үзем язам, үземнең кулым калтырый, акырып елыйсым килә. Икенче көнне үк ул сайттан чыгып киттем, бик гарьләндем. Аның шундый ягы бар иде: миңа үпкәләп, ай буе сөйләшмичә йөри. Мин пешергәнне ашый, мин юганны кия, әмма сөйләшми. Ул бик горур, беркайчан да баш имәде. Бәлки яшәрбез әле дигән өмет тә бар иде. “Гафу үтен”, – дидем. “Мин беркайчан да синнән гафу үтенмәячәкмен”, – диде. Мине кешегә санамады.
– Яңадан кияүгә чыгар идеңме, Алсу?
– Ашкынып торам дип әйтмәс идем. Ирсез ничә ел яшәлгән бит инде. Үз көемә көн күрергә ияләндем. Ялгыз гомер итү авыр икәнен дә аңлыйм. Ләкин шәхси тормышымда бар да әйбәт. Шулай да кияүгә чыгарга ашыкмыйм, анда булып карадым бит инде (көлә).
– Балаларыңа ничә яшь, нинди шөгыльләре бар?
– Улым Сөләйманга – 18, кызым Солтаниягә 13 яшь. Бер-берсенә иптәш алар. Улым Казанның Элемтә һәм мәгълүмати технологияләр техникумының өченче курсында белем ала. Параллель рәвештә эшли, акчасы үз кирәгенә җитеп бара. Ул эшли башлагач, тормыш йөген алып бару бераз җиңеләйде. Улым тормышның авырлыгын күрә, аңлый һәм, гаиләдә бердәнбер ир-егет буларак, җаваплылыкны тоя. Күп сөйләшмәсә дә, бик эмоциональ, барысын да үзе аша үткәрә. Безне улым белән күренмәс җепләр бәйли. Иң мөһиме – балаларым әни кадерен белә. Алар минем ничек тырышканны күрә. Мин җырлап кына йөрмим, җыр дәресе дә укытам бит әле. Солтания мәктәптә белем ала, гел “бишле” билгеләренә генә укый, бию белән шөгыльләнә.
– Балаларың сөбханаллаһ бик акыллы. Ничек тәрбиялисең аларны, Алсу?
– Беренче сыйныфтан алып, бер тапкыр да балалар белән утырып дәрес хәзерләмәдем, укуларын тикшермәдем. “Үзегезгә ничек кирәк, шулай укыйсыз”, – дидем. Репетитор да ялламадым. “Әни, мин ардым, иртәгә мәктәпкә бармасам ярыймы?” – дип сораса: “Әлбәттә, ярый, кызым”, – дим. Эшли башлагач, эшкә бармый калырга ярамаячак бит. Балаларга барысын да рөхсәт итәм, чөнки аларның начар әйбер эшләмәячәген беләм. Аларга тулысынча ышанам. Ялгышлар, хаталар була, билгеле. Ләкин беркайчан да тотып сүкмим, җайлап кына шаяру белән сөйләшәм. Мин бик җайлы әни (көлә).
– Иҗатта нинди яңалыклар?
– Азнакайның музыка мәктәбеннән соң, ике ел Казан дәүләт консерваториясенең әзерлек курсларында укыдым. Аннары биш ел консерваториянең үзендә белем алдым. Укытучым, остазым – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллинада. Укуны тәмамлагач, музыка мәктәбендә вокал укыттым. 2015 елдан Казан шәһәр филармониясендә эшлим. Бертуктаусыз төрле-төрле проектлар чыгып тора. Балалар һәм өлкәннәр өчен дә театральләштерелгән музыкаль тамашалар куябыз. Ниһаять, быел тәүге концертымны оештырырга булдым.
– Ни өчен шушы еллар дәверендә бер тапкыр да концерт куймадың?
– Үзем дә аптырыйм. Тормыштагы авыр хәлләр мине екты да екты. Озак тернәкләндем. Шушы көнгә бик озак килдем. Аллаһы Тәгалә шулай язгандыр инде. Аның каравы хәзер өлгердем. 25 март көнне Казанда тәүге концертым узачак, Аллаһы боерса. Бик дулкынланам, хәтта төнлә дә концертым турында уйлыйм. Сәхнә мине яшәтә, яшәргә көч бирә. Хезмәттәшләрем, дусларым, кызлар миңа һәрвакыт зур терәк булды. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтәм, бу тормыштан, сәхнәдән, якыннарымнан аерма, дим.
Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама буенча кереп укыгыз.
Комментарийлар
0
0
Концерт кайсы мэдэният сараенда була, хэм сэг ничэдэ башлана?
0
0
0
0
Менэ сина мэ) мин аны кияугэ чыкмаган дип йори идем, баласы да бар кебек тугел иде
0
0
0
0
Филармониядэ эшлэгэч, концертлары шунда буладыр, инде
0
0