16+

“Әниегез урын өстенә калу ирләрегезгә дә ошамас”, – дигән сүзләрне ишеттем

Җырчы Рәфинә Ганиуллина белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

“Әниегез урын өстенә калу ирләрегезгә дә ошамас”, – дигән сүзләрне ишеттем

Җырчы Рәфинә Ганиуллина белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

Башы: Рәфинә Ганиуллина: “Туганнар белән аралашмауны бик авыр кичердем”

Дәвамы. 

– Гаилә мөнәсәбәтләрендә: “Иреңнең сүзеннән чыкма”, – дигән модель хәзер сирәк күренеш кебек. Хатын-кызлар башка. Начармы бу әллә яхшымы?
– Кайсыдыр мәсьәләдә хатын-кыз, ә кайсыдыр мәсьәләдә ир-ат көчлерәк. Монда уртак фикергә килү, бер-береңне тыңлау мөһим. “Мин әйткәнчә генә була”, – дип кенә яшәп булмый. Андый гаиләне бәхетле дию кыен. Ир белән хатын – алар партнерлар бит.  Беренче чиратта, бер-береңне хөрмәт итүдән туктамау зарур.

– Элек бөтен Ганиуллиналар бергә чыгыш ясый иде. Андый чыгышны күрә алырбызмы икән?
– Һәрнәрсәнең үз вакыты. Хәзер бу проект актуаль түгелдер. Без “Туганнарым”  клибын төшереп кенә бетердек, икенче көнне әнине инсульт сукты. Клип әнинең тормышына нигезләнеп төшерелде, әниебез дә үз аягында иде әле, шуңа күрә ул бик истәлекле.

–  Әниегез белән булган аянычлы хәлгә дә 9 ел була. Зөлфия апа хәзер сөйләшә дә алмый, кызганыч. Ничек аңлашасыз?
 – Аралашырга ярата торган кеше өчен бу иң зур сынауларның берседер. Без төрле хәлләрне искә төшереп сөйләгәндә “әйе” йә “юк” дип башын селкеп дөресләп тора. Әни үз аңында, җөмләләр төзеп сөйләшә генә алмый.

– Әниегезне чиратлап карыйсызмы? Армадыгызмы?
– Алмаш-тилмәш, чиратлап. 9 ел элек инсульт кичергәч, әнинең баш миенә кан салгач, ашыгыч рәвештә операция ясадылар. Йөгереп йөргән җиреннән әниебезне югалту безнең өчен бик авыр булыр иде. Яңа туган сабый шикелле безнең тәрбиягә калды, күпме генә тырышсак та, әниебезне чир өлешчә җиңде, элеккегечә тулы тормыш белән кайный алмады. Аның каравы, үзе язган китапны нәшер иттек, хыялын үз куллары белән тотып карарга насыйп булды, шушы еллар эчендә туган оныкларын сөеп, кадер-хормәттә яши. Безнең өчен иң авыры – әнинең картлык көнендә рәхәтләнеп үзе теләгәнчә яши алмавы. Кеше кулына калганчы үлеп китүе хәерлерәк дип әйтә торган иде. Әлбәттә, моның белән килешүе бик авыр.  Әнине чак кына югалтмадык, ул мизгелләр әле дә күз алдымда тора.  Менә шулай сызланмыйча яши алса, бик яхшы булыр иде.

– Әтиегез хәбәргә чыгамы? Әниегез белән барыбер күпмедер вакыт бергә гомер иткәннәр, борчыламы? Ярдәм итәме?
– Хәбәрдә торабыз. Әни кыен хәлдә калгач, чабып килеп җитте, бик борчылды. Ул үзе дә 70кә җиткән кеше бит. Авылда, пенсия акчасына яши. Матди яктан ярдәм итү аның көченнән дә килми. Матур гына сөйләшеп, аралашып торуга да бик разый. 

– Сез бит әле өч егет әнисе дә. Әниегезгә дә игътибар кирәк. Төрле ирләр була, сезгә Рәзил: “Игътибарың җитми”, – дип шелтә белдермиме?
– Дөрестән дә: “Әниегез урын өстенә калу ирләрегезгә дә ошамас”, – дигән сүзләрне ишеттем. Махсус интервью өчен генә әйтүем түгел, Рәзил һәрвакыт әнине елмаеп: “Килдеңме, әни?” – дип каршы ала. Кирәк булса озатып куя, барып ала. Әнинең хәленә керүенә, киң күңелле булуына Рәзилгә бик рәхмәтле. 

– Балалар тәрбияләү соңгы елларда сезнең өстә булгандыр? Төшенкелеккә бирелгән вакытларны искә төшерә аласызмы?
– Сөләйманга – 10, Айтуганга – 6, Мусага – 4 яшь. Балаларны карау гел минем өстә генә дип әйтү дөрес түгел. Бу яктан да Рәзил миңа терәк. Бала җанлы кеше ул. Хәтта әти-әниләр аралаша торган төркемнәрдә дә минем белән бергә утыра. Мин андагы мәгълүматны карап та өлгермим. Рәзил кайда, нәрсә кирәк хәстәрләп куя. Һәр хатын-кызның да бала табу буенча ялда булган чорда төшенкелеккә бирелеп аладыр. Кайвакыт үзеңне кирәксез, дөньядан артта калган итеп тә тоясың. Туганнарың белән күрешергә дә җай табып булмый. Ирек, яшьлек белән хушлашкан кебек тоелды.

– Ирек яратучыларга нишләргә?
– Ирек яратучы кеше, гомумән, гаилә кормаска мөмкин. Балаларсыз да калу табигый хәл. Мин кешегә ниндидер яшәү рәвеше ирексезләп тагуга каршы. Кемдер үзен тулысынча эшкә багышлый. Бу аларның тормышы бит. Кемгәдер бер бала да җитә, кемдер ишле гаилә тели. Без төрле, беркем дә синең кебек үк булырга тиеш түгел. Мин өч бала әнисе буларак балалар синең ирегеңне берникадәр кыса, әмма ул сине тагын да ныграк эшләргә, үсеш алырга этәрә дип әйтә алам. Хәзерге заманда ана булу да һәркемгә бирелми. Ишле гаиләдә дә ирекле булып яшәү мөмкин. 

– Сезгә хыянәт иткәннәре булдымы?
– Ачыктан-ачык хыянәт турында белмим. Әмма кешеләрдән күңелем кайтканы булды. Кешедән күңелем кайтса, башка якын аралашуны дәвам итә алмыйм. Гафу үтенсәләр дә, юлларыбыз барыбер төрле булачак. Мин мөнәсәбәтем үзгәрүне сиздермәскә дә мөмкин. Шулай да аңа таянып булмавын ачык беләм. 

– Сез кешеләргә тиз ачыласызмы?
– Шушы яшемә җитеп беркемгә дә 100 процентка ачылып киткәнем юк. Сеңелләрем, ирем, гаиләм белән эчке серләрне сөйләшә алабыз. Тик ирем дә белмәгән серләр бар. Аңа да тулаем ачылып бетә алмый. 

– Рәфинә, үзегез генә башкара торган җырларыгызны күптән яңартмадыгыз. Ни өчен?
– Ике кешегә уртак җыр яздыру уңайлырак. Мәҗлесләргә эшләргә дә күбрәк җырлы гаилә буларак чакыралар. Әмма үземнең иҗатыма килгәндә, тәвәккәллек җитеп бетми. Хәзер күбрәк булдыра алыр идем кебек тоела. Башкалар турында уйлап, күпвакыт үземне җырчы буларак күмдем. Тик өметемне өзмим, эшләргә кирәк. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

21

0

0

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading