“Элек үзебез дә яшь идек, монда килгәч бер-беребезгә кунакка йөрешеп, бик күңелле яшәдек. Без дә үзгәрдек, сеңлем, олыгаябыз бит. Хәзер бакчага киләбез дә, капканы бикләп куябыз. Урам йөзенә чыгып та күренгән юк” - ди Әсхәт абый Хисмәтов.
Югары Ослан районының Суыксу авылында Галиәскәр Камал театры артистларына җир кишәрлекләре бирелгән көннән соң 34 ел вакыт үткән. Күпләренең нигезе инде иясез.
– Рәсим Сәләховның бакчасына улы килеп йөри. Үзенең дә бакчасы бар, икесенә дә ничек өлгерсен. Элек Рәсим абый улы белән, мин өчәүләшеп гел хоккей уйнарга йөри идек. Рауза апа Хәйретдинова каршы күршебез иде, хәзер улы, оныклары килә. Менә Фирая Әкбәрованың яңа бакчасына килеп җиттек. Сугылыйк әле үзенә. Фирая! Ачуланма яме, күрәсем килә дигәч, алып килдем менә, - диде Әсхәт абый матур коймалы йорт янына җиткәч.
Фирая апа – яңа йортының өченче хуҗасы. Кайчандыр бу җирне атаклы капкачы Руслан Нигъматуллинның әти-әнисе сатып алган, Руслан да бирегә килергә яраткан.
– Монда тыныч, теге урамда машиналар тыз-быз йөри иде. Тавыштан арып күчендем. Йорты да шыгырдап тора, бакчасы да бик хәсиятле, хәзер миңа шушындагы матурлыкны саклыйсы, - ди Фирая апа.
Без “бәреп” кергәндә пирчәткәләрен киеп чүп утап йөри иде ул. Чүпләрен чиләккә җыеп бара. Суганы алынган, урынын казып, горчица чәчкән. Чәчәкләре ишле, винограды күтәртелгән, абрикосының җимешләренә кадәр тәмләнгән. Слива, чия, алмагачлары тәрбияле, помидорлары бик эре.
– Помидорны март ахырында гына чәчәм. Теплицам юк, өйдән туры урамга чыгарып утыртам. Яшь чагында бакча эшен яратмый идем, олыгаеп киткәч, җиргә тартыласың икән, әнә хәзер никадәр чәчәк кенә карыйсым бар! - дип бакчасын яңгыратып көлеп куйды Фирая апа. – 5 сотый җир, балаларым ярдәм итмәсә үземә генә авыр булыр иде дә. Әсхәтнеке кебек 9 сотый булса нишләр идем, белмим.
Фирая апаның сул як күршесе – Рузия Мотыйгуллина. Матур да, зиннәтле дә, коймасыннан үрелеп караганда яшелчәсен күрмәдем, келәм чирәме җәелгән, искиткеч розалары, туя агачлары үсә. Бер бөртек чүп күрмәссең. Аңа күрше – Фоат Әбубәкеров, аның да капкасында йозак, коймалары биегрәк – киң ябалдашлы алмагачлары гына сокландырды. Фирая апаның уң ягында берничә йорт аша Зөлфирә апа Зарипова бакчасы. Күргәч шаккаттым, Зөлфирә апа яшәргән бит – 20 килограммга ябыккан!
– Элегерәк белмәдем, ашауны көйләсәм гомере буе кызлар кебек сылу буласым икән. Шикәрем әзрәк кенә югары, шуңа да дөге, камыр ризыкларын бөтенләй ашамыйм. Иткә болай да әллә ни исем китми, бәрәңгене сирәк пешерәм. Күпчелек карабодай белән солы боткасы ашыйм, баллы әйберне капмыйм да, - диде ул.
Бакчасындагы хезмәт тә бер хәрәкәт. Өмәгә тиң эшкә керешкәннәр – улы Энгель алмагачларның кирәксез ботакларын кисә иде. Шактый утын чыгарга охшап тора. Яңа мунча җиткергәннәр. Курчак өе кебек, матур!
– Олы улым Диас 7 ел элек мәрхүм. Бөтен эш шушы балама. Үзем генә теплоход белән йөрим. Атна ахырында Энгель гаиләсен алып, машина белән килә. Рәхәт монда, җир кишәрлеге 4,6 сотый, үз-үземне бетерерлек дәрәҗәдә кызуланып эшләмим. Чәчәкләр атып бетерделәр инде, урыннарын пыр китереп казып та аттым, мин аларны бер җирдәрәк үстерәм, ә яшелчәләрнең урыны икенче якта. Кыярны күп ашадык инде, уңышы туктагач, сәбәбен салкыннан күреп, томалап куйган идем, кыяры шактый төшкән. Кишерем чыкмады. Бакча йортын юк елларда, нәрсә таптык шуның белән салдык. Нигезләрен карыйсы бар. Улым: “Фатир бурычы бетеп килә, аннары шушы йортка керешермен”, – ди, Аллаһы насыйп итсен, - ди Зөлфирә апа.
Зөлфирә апага каршы якта Равил абый Шәрәфиев, аңа янәшә мәрхүм Рәшит Шамкаев бакчасы. Исән чагында да бакча дип исе китмәнгән Рәшит аганың, бөтен килүе – ике мәртәбә. Ә бакча мәшәкатен Суфия апа үзенең бертуган апасы белән тарткан.
Шул урамда ук Шамил Бариев бакчасы. Айгөл бирегә килеп, бакча хәсиятләмәсә дә, үләннәрен чаптырган. Алмагачларыннан җиргә коелган алмалар хуҗаларын да, балачагы биредә үткән Айгөлне дә сагыналар кебек тоелды...
– Наил Дунаев өендә дә кеше юк. Исән чагында монда килсә, балыктан кайтып кермәде инде. “Әсхәт, балык ашыйсың киләме?” - дип шалтыратуга йөгереп төшә идем. Көймәсен икәү бәйләп куябыз да, төяп алып менәм. Кул китмәсенгә бер бакыр акча ала, яхшысынмыйча акча бирергә теләсәм: “Шыпырт кына кайтып китә белмәсәң, биргән балыкны да алып калам!” - дия иде. Әзһәр абыйлар мондамы икән, авырып тора әле, борчымыйбыз. Равил абый Шәрәфиев минем тавышны ишетсә чыга иде, ятып торадырмы?.. Аларга да кагылмыйк. Шушы тирәдән үтсәм Ирек абый (Баһманов – авт.) искә төшә. Гел килә иде безгә. Берсендә мин кырынмаган. Күрешергә кулын сузды да өнсез калды: “Син артист бит энем, бакчада да матур йөр!” - диде. Килгәч, Булатның баянын алып уйный иде, кич буе җырлашып утырган чаклар сагындыра, – дип сөйли Әсхәт абый.
Соңгы тукталыш – Габделфәрт Шәрәфиев бакчасы. Аныкында да кеше юктыр дисәк, кияве Минвәли Габдуллин килгән булып чыкты. Мәш килеп капка баганасы утырта.
– Бабай 25 ел элек имән баганалар утыркан булган, шушы көнгәчә тордылар бит. Алмаз кияү белән килдек, тимердән эшләп куярга исәп. Әсхәт абый, әле үзем дә киңәшкә барасы идем, - дип Минвәли үз гозерен ирештергән арада бакча эче, йортны күзәттем. Бүрәнәдән салынган ике катлы йорт, нык. Варис булып калган хуҗалары ешрак килсәләр, гөрләп торырлыкы бар. Бакчасында бөтен төр яшелчә, хәтта кукурузларына кадәр бар.
– Имәнкискә авылында йорт бар, анысында да, монысында да эшләргә кирәк дигәндәй. Тырышабыз инде. Капкадан атлап кергәндә гел бабайның кызык сүзләре искә төшә, - ди Минвәли.
– Габделфәрт ул беркайчан да хакны төгәл әйтеп сөйләшмәде. Күпмегә саттың, күпмегә алдың, ише сорауларга “Шул тирә инде...” - дип кенә җавап бирә иде. Кызык чаклар... Фирдәвес исән чакта безне бер учка җыеп яшәде. Арабызда аның кебек үзәк җитми. Әле каберенә “Державино” зиратына бардык та кайтканда бөтенебезне дә Фирая үзенә чакырдлык. Яшь вакытларны искә төшереп, озак сөйләшеп утырдык, – ди Әсхәт абый.
Комментарийлар