16+

Айсылу Габдинова: "Мисырда безнең туристларга мөнәсәбәт үзгәргәнен сиздек"

Җырчы Айсылу Габдинова әнисе белән Мисырга барып ял итеп кайтты. Ялның ничек узуы, нәрсәнең күңеленә хуш килүе, ә нәрсәнең ошамавы турында Айсылуның үзеннән сораштык.

Айсылу Габдинова: "Мисырда безнең туристларга мөнәсәбәт үзгәргәнен сиздек"

Җырчы Айсылу Габдинова әнисе белән Мисырга барып ял итеп кайтты. Ялның ничек узуы, нәрсәнең күңеленә хуш килүе, ә нәрсәнең ошамавы турында Айсылуның үзеннән сораштык.

“Әнинең 50 яшьлек юбилеен чит илдә уздырасы килә иде. Шуңа күрә аңа әти Мисырга юллама бүләк итте. Хургадага барыргамы, юкмы дип озак уйландык, чөнки хәзер аларда кыш, салкынча диделәр. Ләкин кышлары да бик кызу икән. Җәй көне барган булсак, без андагы эсселеккә түзә алмаган булыр идек. Рәхәтләнеп кызындык, су коендык.

Ялның уңай якларына килгәндә, ашау бик шәп булды. Мондагы кыярларны, җиләк-җимешләрне мин хәзер ашый да алмыйм. Аннан соң кызыл диңгез искиткеч матур һәм тыныч. Кыш булганга, кеше бик үк күп булмады. Ә инде ялның тискәре якларына килгәндә, җилләр көчле. Гарәпләр сине алдап акча эшләргә генә тора, артык игътибар күрсәтәләр”, - ди Айсылу.

Илдәге вәзгыять аркасында Мисырда Россия туристларына нинди мөнәсәбәт булуын да сорадык. “Дөресен генә әйткәндә, соңгы көнне безнең туристларга мөнәсәбәт үзгәргәнен сиздек. Кафега килсәң, кәһвә юк диләр, кырыс сөйләшәләр. Башта аңламадык. Баксаң, башка отельләрдә дә шулай икән. Мондагы хәлләрне белгәч, эч поша башлады. Кайтып җитеп булырмы, карталарны япмаслармы дип курыктык. Ләкин без нәкъ вакытында кайттык, Аллаһка шөкер. Бездән соң тоткарлыклар барлыкка килгән”, - дип сөйләде безгә Айсылу Габдинова.

Җырчы Мисырдан дарулар, кара тмин мае, каркадэ чәе, җиләк-җимеш алып кайтырга киңәш итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading