16+

Азат Абитов: «Нәрсә эшләргә белмәгәч, күрәзәчегә бардым»

Татар эстрадасы җырчысы Азат Абитов белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

Азат Абитов: «Нәрсә эшләргә белмәгәч, күрәзәчегә бардым»

Татар эстрадасы җырчысы Азат Абитов белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

Дәвамы.

Башы: Җырчы Азат Абитов: “Әлбәттә, ачу килгән мизгелләр булды...”

- Хәзер һәр артистның диярлек ниндидер бизнесы бар. Сезнең дә шулаймы?
- Без иҗат белән генә шөгыльләнәбез. Әлбәттә, бизнесың булса, финанс яктан үзеңне иркенрәк хис итәсең. Маркетплейслар белән күптән кызыксынам, әмма нишләптер эшне башларга кул барып җитми. Әгәр бизнеска кереп китәсең икән, иҗатка игътибар кими дип уйлыйм. Пандемия вакытында Гөлсирин челтәрле бизнеска кереп караган иде, әмма аның нәрсә икәнен тиз аңлап алдык. Анда сатырга, кешегә ялынырга, белешергә кирәк. Сата белү дә сәләт бит. Мондый бизнес безнең кулдан килми инде. 

- Гөлсирингә бер караштан гашыйк булмагансың дип беләм. Кайчан дуслыгыгыз мәхәббәткә әйләнде соң?
- Без бик озак дуслар булып йөрдек. Гөлсирин миңа кызлар, мин аңа егетләр димләдем. Әмма бер-беребезгә тәкъдим иткән кешеләр белән очрашып та тормадык. Гөлсирингә: “Бу егет сиңа килешеп тора”, - дип әйтәм, ә ул: “Миңа ошамый”, - ди. Безнең холыкларыбыз охшаш булса да, “вкус”ларыбыз туры килми. Кайчан дуслыгыбыз мәхәббәткә әйләнгәнен әйтә дә, аңлата да алмыйм. Бер көнне төнлә йокы килмәгәч, социаль челтәрләргә кереп кемнең онлайн булуын карап алган идем. Шулай Гөлсирингә язарга булдым, төне буе сөйләштек. Гомумән, гастрольләрдә гел бергә йөрдек. Башкалар белән чагыштырганда күбрәк аралаша идек, бер-беребезне яхшырак аңлый идек. Күптән түгел генә Гөлсирин белән үткәннәрне барлап алдык әле. Мин игътибар күрсәтә башлагач та, “үпкәләтмәс өчен генә сөйләштем”, - ди. Хисләремне гамәлләрем аша күрсәтергә тырыштым, нәтиҗәсен үзегез дә күреп торасыз.

- Гаилә корганчы кызлар белән күп очраштыңмы?
- Фонд белән хезмәттәшлек итә башлаганда йөргән кызым бар иде. Без 2 елга якын очраштык. Ул кыз белән Гөлсирин дә таныш. Беренче җитди мөнәсәбәтләрем уңышсыз тәмамлангач, кызларга ышанмый башладым. “Җитди мөнәсәбәтләр кирәк түгел”, - дип тә уйладым. Дус егет белән клубларга да еш йөрдек. Бу халәтем 4-5 елга сузылды.

- Ничек үпкәләттеләр соң сине?
- Ташлап киттеләр инде. Бу минем горурлыгыма тигәндер. Кеше үзен хөрмәт итәргә дә тиеш бит. Тормышта үземне артык горур дип әйтмәс идем, гәрчә, күпләр мине ниндидер текә, масаеп йөрүче артист булып күз алдына китерсә дә. Бу кешеләр минем эчке дөньямны белеп бетерми. Якынрак аралаша башлагач, “син бөтенләй башка кеше икән”, - диләр. Дөрестән дә, беренче очрашуда ук кешеләр белән җайлы гына уртак тел таба белмим, шуңа күрә кайвакыт бер сүз дә дәшмим. Элек бәйгеләрдә катнашканда да, гел бер үзем генә йөри идем. Яныма килеп сөйләшә башласалар, рәхәтләнеп аралаштым, ә менә үзем барып сөйләшә алмый идем. Кеше белән тиз уртак тел таба белү тормышта бик кирәкле сыйфат, кызганыч, миндә ул юк, шуңа күрә тыштан усал, бәлкем, кырыс булып та күренәмдер. 

- Гөлсирингә тәкъдимне сәхнәдә ясадың. Бу адымга озак әзерләндеңме?
- Башта сәхнәдә тәкъдим ясасам шәп була бит дип уйладым. Аннан бу адымның җаваплылыгын тоеп алгач, икеләнә башладым. Әти, абый белән киңәшләшеп алырга булдым. “Авызыңны ачып йөрсәң, югалтасың”, - диделәр. Минемчә, тәкъдим ясау – ир-атның бурычыдыр. Бәлки, мин дә ялгышамдыр, чөнки алай әйтсәң, хатын-кыз көтеп утырырга гына тиеш кебек. Хәзер заман үзгәрде, ирләр дә, хатын-кызлар да бертөрле хокукларга ия. Ир-атлар да бу тигез хокукларга каршы килми кебек. Иң мөһиме – аңлашып яшәү. Безнең гаилә традицион кыйммәтләр буенча яши. Мин ничек әйтәм – шулай була, Гөлсирин бераз төзәтмәләр кертә.

- Гаилә бюджеты кем кулында? Син саранмы?
- Гаилә бюджетыбыз уртак. Мин саран түгел шул, экономиягә өйрәнсәң, комачауламас иде. Кибеткә 2 мең сум белән керсәм, шул акчаны бөтенләй калдырып чыга алам. 

- Кызыгыз үсеп килә. Аның йөзен социаль челтәрләрдә күрсәтмисез. Ни өчен?
- Дөресен генә әйткәндә, бу Гөлсириннең теләге. Ул күз тиюдән бик курка, әлеге мәсьәләгә кагылышлы күңелендә ниндидер киртә бар. Уртак бала булгач, тормыш иптәшемнең теләген хөрмәт итәм. Гадәти тормышта без Сылуның йөзен каплап йөрмибез, шуңа күрә тамашачыларның да күргәне бар. 

- Ә үзегезгә каты итеп күз тигәне булдымы? 
- “Туй концертлары” вакытында сөйләшкәндә дә тавыш өзелә башлады. 2 ел тирәсе тавышымны төзәтә алмыйча интектем. Фониаторга да барып тикшерендем, барысы да тәртиптә. Нәрсә эшләргә белмәгәч, күрәзәчегә бардым. Дөресен генә әйткәндә, элек аларга бик ышанмадым. Берьюлы Гөлсирин белән күрәзәчегә барган идек. Ул Гөлсиринне өшкереп алды. Тормыш иптәшем: “Азатны да өшкерегез әле”, - дигәч. “Нигә? Ул бит миңа барыбер ышанмый”, - диде. Шуннан соң гына бераз карашларымны үзгәрттем. Тавышым өзелүен сөйләгәч, күрәзәче өшкерә башлады. Үзе укый, үзе йөткерә. “Бик нык күз тигән”, - диде. Бөтнек кушылган кәнфитләр алып килергә кушты. Аларны өшкереп бирде. Ярты елдан соң, тавышым рәткә килде. Бәлки, берәр психологик яктан проблемам булгандыр, әмма мин күз тигән дип уйлыйм. Иң мөһиме - терелдем. 

- Бер тапшыруда: “Көн дә талашып торабыз”, - дип әйткән идегез. Хакмы?
- Һәр көнне нәрсәдер хәл итәргә кирәк, шуңа күрә әйткәләшеп алырга сәбәп табу кыен түгел инде. Икебез дә кызу кеше булгач, фикерләребез туры килмәгән мизгелләр дә була. Кызганыч, элек Гөлсиринне үпкәләткәнем дә булды. Без икебез дә үзсүзле, кире. Кызыбыз Сылу да шундый. Һәр гаиләдә конфликтлар була, бу гадәти күренеш. Хәзер инде без бер-беребезне бер караштан аңлыйбыз кебек. Сылу тугач, мин дә үзгәрдем. Яшәүнең дә, эшләүнең дә чын мәгънәсенә төшендем кебек. Холкым да йомшарды, Гөлсирингә әйткән сүзләремә дә игътибарлырак була башладым. 

Илгизә Галиуллина

Язмага реакция белдерегез

37

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    1

    Курэзэченен номерын бирэ алмассыз Микэн пожалуйста

    Мөһим

    loading