Чувашия Республикасындагы Шыгырдан авылы (Батыр районы) турында ишетмәгән кеше юктыр.
Нәкъ бу авылда танылган җырчы, Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитов туып-үскән. Азат-Гөлсирин дуэты һәрвакыт аралашуга бик ачык булды. Бу юлы да Азат Абитов белән ихлас әңгәмә кордык.
- Азат, әти-әниләрең мәдәният өлкәсендә эшлиләр. Балачактан җырга-моңга якын гаиләдә үскәнсең. Ни өчен мәдәният институтына укырга кермәдең? - Әти дә, әни дә мәдәният өлкәсендә эшләгәч, алар артист тормышының авырлыклары турында бик яхшы белә. “Киләчәк тормышыңда терәк булырдай һөнәр ал. Аннан соң нәрсә телисең, шуны эшләрсең”, - диделәр. Әти-әнинең сүзләренә колак салырга булдым. Мин, гомумән, артист булырмын дип уйламадым да. Ваһапов фестивалендә катнашкач кына, бөтен тормышым үзгәрде. Балачактан спорт белән шөгыльләнгәч, күбрәк футболчы булу турында хыялландым. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Олимпия резервы мәктәбенә укырга керергә була иде. Беренче белемем буенча мин – социаль хезмәткәр, аннан инде Винера Ганиева вокаль мәктәбен уздым.
- Сине социаль хезмәткәр итеп күз алдына да китерә алмыйм. Уку йортын ничек сайладың соң? - Укырга кергәндә, зур планнар корып килмәгән идем. Әти-әниләр белән Мәгариф министрлыгына килеп, уку йортлары турында белештек тә, чыгып киткәндә: “Кайсы уку йорты иң якыны?” - дип сорадык. Троллейбус белән 3 тукталыш барсагыз, КХТИ була, диделәр. Вакытыбыз да күп калмаган иде. Менә шулай КХТИга укырга кердем. Институтны тәмамлагач та, планнарым булмагач, авылга кайтып киттем. Шыгырдан – зур авыл ул, анда эш җитәрлек. Ваһапов фестивалендә катнашмаган булсам, бәлки тормыш башка төрле булыр иде.
- Шыгырданда үзенчәлекле диалект бар. Шулай бит? - Көнбагыш бездә – айбагыр. Бәрәңгене алма дип әйтәбез. Ә алманы – бу алма дибез. Бөтен агачка да куак дип әйтәбез. Шыгырданда капка – кабак, лапас – кает асты. Мондый диалекталь сүзләр күп инде, сөйләшкәндә ачык сизелә ул.
- Интервьюларда да еш кына “тиз кызып китәм”, дип әйтәсең. Холкың кемнекенә охшаган? - Әти-әнинең холыклары бер-берсенә охшаган, икесе дә кызып китә алалар. Әмма алар бар эмоцияләрне якын кешеләр арасында гына күрсәтәләр. Барыбызның да кәефе үзгәрсә, шунда ук йөзенә чыга. Әти тиз кызып китә торган кеше булса да, безгә бер тапкыр кул да күтәрмәде, авыр сүз дә әйтмәде. Безгә аның бер кырыс карашы да җитә иде, шунда ук дөрес түгел адым ясаганыңны аңлап аласың. Минем абый да тиз кызып китә, сеңлем генә холкы буенча йомшаграк.
- Рифат Фәттахов белән озак еллар бергә эшләдегез. Хәзерге акылың белән үткәннәргә әйләнеп кайтып булса нәрсә үзгәртер идең? - Тормышта һәркемнең нәрсәнедер үзгәртәсе киләдер. Рифат Әхмәтович белән без 7 ел бергә эшләдек. Килешүебез бетүгә 3 ел бардыр. Бераз үткәннәргә анализ ясап, уйланып утырдым да, продюсер белән эшләгән чакта ныграк тырышырга, эшләргә кирәк булгандыр дигән нәтиҗәгә килдем. Гап-гади авыл баласына продюсер бергә эшләргә тәкъдим иткәч: “Менә шәп булды бу! Без эстрадага кердек. Зур сәхнәләрдә чыгыш ясаячакбыз. Продюсер барысын да хәл итәр” - дип уйлап куясың. Эшкә җиңелчә караганмындыр. Җыр яздырырга куштылар – яздырдың, барып җырларга кирәк икән – җырладың. Ваһапов фонды белән хезмәттәшлек итә башлаганда залларыбыз тулып бетми иде. Концертларга йөрдек, ә акчасы алай сизелмәде. Әлбәттә, ачу килгән мизгелләр булды: “Без бит эстрадада. Продюсерыбыз бар, ә акча юк”, - дип уйлап та куя идем. Гөлсирин белән гаилә коргач, “Туй концертлары”н оештырганда, чыннан да, тырышып эшләдек, шуңа күрә нәтиҗәсе дә тизрәк сизелде. Менә шул вакытта гына продюсер белән эшләгәндә дә, уңышның җырчының үзенә бәйле булуына инандым. Әйткәнне эшләп бардык, ә ирешкән уңышларыбызны үзлектән ныгытмадык. Тырышыбрак эшләгән булсак, нәтиҗә башка төрле булыр иде, бәлкем.
Дәвамы бар
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар