Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов белән тормыш иптәше Эльмира күптән балалар турында хыялланалар.
Ләкин аларга моның өчен хастаханә юлын таптарга туры килгән. Күптән түгел генә җырчының тормыш иптәше, продюсеры Тәтишкә операция кичерде. Аның хәл-әхвәлен белешеп, хәбәргә чыктык.
– Хәлләрең ничек, Эльмира?
– Аллаһка шөкер, яхшы. Авылга кайттым, рәхәт. Табиблар: “Тынычрак урында ял итеп алыгыз”, – дип киңәш итте. Ләкин мин “ял” сүзен белмим. Ришатның туганнары авырып хастаханәгә эләкте әле, шуңа аларның песи, этләрен ашатырга килдем. Үзебезнең өйдә дә өч песи көтеп тора. Дусларым әйбәт, шөкер (көлә). Үзем генә калып, бераз көч җыярга кирәк. Мин шулай ялгызым калып, уйланырга яратам. Бу ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрдә дә чагыла. Әйтик, тәүлек буе бергә булган парларның аңлашылмаучанлыклар ешрак туа, шуңа авылда ял итәм. Ришат ял итәргә барырга да тәкъдим иткән иде. “Концертларны үзем алып барам, ял ит”, – диде. Команда үзе эшли, әмма минем күңел барыбер тыныч түгел. “Сезон тәмамлангач, бергә барырбыз”, – дидем. Башлаган эшне җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Бу минем тормыш девизым.
– Беләм, балалар турында күптән хыялланасыз. Операциядән курыкмадыңмы?
– Гаилә коруыбызга дүрт ел инде. Башта балалар турында уйланмаган идек, чөнки бар игътибарны Ришатның иҗатына юнәлттек. Ришат белән эшли башлаганда, аның иҗаты миңа бала кебек якын булды. Дөрес, мин төрле табибларга барып, тикшеренеп карадым. Әмма балага уза алмавымның сәбәбен төгәл әйтмәделәр. Вакыт шулай сузылды. Шөкер, ниһаять, яхшы белгеч таптык, икебез дә тикшерендек. Табиблар: “Полипларны алу өчен операция ясарга кирәк”, – дип әйттеләр. Дөресен әйткәндә, мин операциядән түгел, күбрәк наркоз ясауларыннан курыктым. Таныш-белешләремнән сораша башладым. Кемдер: “Яхшы анестезиолог эләксә, уянасың инде”, – дип шаяртты да, шул җитте инде. Шуны уйлап төн йокламадым. Минем борчылганны күреп, Ришатта борчыла башлады. Ир-атлар көчле булсалар да, күңелгә тия торган вакыйгаларга битараф кала алмыйлар. Ришатның да күңеле нечкәреп китте. Мине операциягә әзерләргә кирәк иде, ә без аерылыша алмыйча тордык. Мин аңга килгәнче үзенә урын таба алмаган. Бөтен шәһәрне урап чыккан, табиблар да: “Йөз тапкыр шалтыратты”, – диде. Борчылган инде, җанаш.
– Икенче көнне хәл белешергә килеп тә җиткәндер?
– Шул ук көнне килде. Тәрәзәдән карап сөйләштек. Шөкер, барысы уңышлы узды. Табибларга бик зур рәхмәт. Наркоздан да җиңел айныдым. Табиблар: “Син бик тыныч, тәртипле пациент булдың”, – диделәр. Әле шунда да концертлар турында уйлаганмын икән. “Концертлар турында гына нәрсәдер әйттең”, – диделәр.
– Спортны бик яратасың, операциядән соң, спортзалга йөрергә ярамыйдыр инде?
– Кызганыч, шулай шул. 3 ай организмга артык физик йөкләнеш бирмәскә куштылар. Мин элек гимнастика белән шөгыльләнә идем. Табиблар андый күнегүләрне ясарга рөхсәт бирделәр, шуңа бераз шатланып та куйдым. Бөтенләй спортсыз яши алмыйм. Хәзер Ришат та спортка кереп китте. Яратып, теләп йөри. Бу бит сәламәтлек өчен дә бик файдалы.
– Һәр елны ураза тотасың. Быел булдыра аласыңмы соң?
– Табибларга беренче соравым шул иде. Ураза тотарга рөхсәт иттеләр. Даруларны кичтән дә эчеп була, күбрәк хәрәкәтләнергә куштылар. Анысы проблема түгел, чөнки мин һәр иртә 10 минут зарядка ясап алам. Бер стакан кайнар су эчәм дә, күнегүләр ясыйм. Организм уянып китә. Аллаһы бирса, икебез дә уразага керәбез. Әлбәттә, эштән, хәрәкәттән дә туктап тормыйбыз. Мин ураза тотканда да спортзалга йөри идем.
– Концертларны туктатасызмы?
– Ураза аена туктап торабыз. Ришат та, мин дә бу айны рухи яктан камилләшүгә багышлыйбыз. Намазны да калдырасы килми, ифтар оештырасы, мохтаҗларга ярдәм итәсе килә. Игелек ае бит. Рамазан ае тәмамлангач, Чаллы, Әлмәт тә концерт куябыз, башка районнарга да барабыз. Самара якларына да чыгабыз.
– Димәк, балалар турында хыялыгызга бер адымга якынайдыгыз инде?
– Шулай дип ышанабыз. Тернәкләнү узгач, янәдән тикшеренеп карыйбыз. Аллаһ насыйп итсә, йөклелекне планлаштырырбыз. Дөресен әйткәндә, башта операция турында сөйләргә оялдым. Әмма таныш-белешләрем арасында да балага уза алмаучылар бар икән. Шуңа һәркемгә сәламәтлекне кайгыртырга киңәш итәм. Бер табиб төгәл җавап бирми икән, башка белгечләрне эзләргә кирәк. Дөрес, Аллаһтан узып та булмый, ул кайчан насыйп итә инде.
– Әни булырга әзерме соң?
– Беркем дә, тулаем, әзер булып бетә алмыйдыр. Миңа бу хисләр әлегә таныш түгел. Андый бәхетне татырга язсын иде. Балаларны бик яратам. Безнең нәселдә игезәкләр дә бар әле, шуңа күрә икеләтә бәхет елмаерга да мөмкин. Барысы Аллаһ кулында.

Комментарийлар