16+

“Безнең татар җыры дөньясында өр-яңа дулкын күтәрелә”

С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең Гала-концерты узды. Фестивальнең ХХ концертлар сезоны ачылды.

“Безнең татар җыры дөньясында өр-яңа дулкын күтәрелә”

С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең Гала-концерты узды. Фестивальнең ХХ концертлар сезоны ачылды.

- “Татар җыры бетә”, “татар җырының киләчәге юк” дип сөйлиләр. Бүгенге гала-концерттан соң андый шик юкка чыгар. Әлбәттә, безнең татар җыры дөньясында өр-яңа дулкын күтәрелә. Бу дулкын – яшь, талантлы, өметле башкаручылар дулкыны. Шуңа күрә безнең яшьләребезне хөрмәтләп кабул итүегезне сорыйм. Аларга озын иҗади юл телим! – диде  Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов.

Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең җиңүчеләрен һәм лауреатларын Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, Татарстанның халык артисткасы Резедащ Әхиярова, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең музыкаль театр кафедрасы җитәкчесе Әлфия Җәббарова, Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина, “Казан Нуры” оркестрның сәнгать җитәкчесе Рәсим Ильясов, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев, Халыкара бәйгеләр лауреаты Айгөл Зәйнуллина, Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды директоры Рифат Фәттаховтан торган жюри әгъзалары сайлады. 

- Бүгенге көндә сәләтле яшь җырчылар кимеми, күбәеп кенә бара. Россиянең төрле төбәкләреннән, хәтта төрле илләрдән дә килүчеләр бар. Шул исәптән яңа җырлар ишетергә мөмкинлек туа. Әле ул гына түгел: бу сәхнәдә элеккеге җырлар да еш яңгырады. Яшь башкаручыларыбыз татар җырын алга гына алып барыр дип ышанам, - диде жюри рәисе, Россия композиторлар берлеге идарәсе рәисе Рәшит Калимуллин. 

Башка номинацияләрдән тыш, махсус “Тамашачы мәхәббәте” исеменә ия булучы да билгеләнде. Бу номинация кунаклар, тамашачылар кулында иде. Алар алкышлап яшь җырчыларга бәя бирде. Шулай итеп бу исемгә Нәҗиб Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясеннән Чжан Чжихао лаек булды.
Гала-концертта Рөстәм Асаев һәм аның кызы Гөлназ Асаева, Азат Абитов, Алмаз Хөсәенов, Рәнис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Лилиана Газизова һәм башка җырчылар чыгыш ясады. Махсус кунак итеп жюри әгъзасы Зөһрә Шәрифуллина һәм Ташкент җырчысы Феруза Халдарова сайланды. 

- Белгәнебезчә, быел грант саллы, 300 мең сум. Жюри әгъзалары белән ике тапкыр киңәшләштек тә, гран-прины икегә бүләргә карар кылдык, - дип игълан итте Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов.

Быелгы гран-при ияләре - Башкорт дәүләт филармониясе солисты Дамир Таипов һәм Үзбәкстан Республикасының яшьләр өчен Дәүләт премиясы лауреаты, Үзбәкстан дәүләт консерваториясен тәмамлап, бүгенге көндә Италиядә белем алучы – Акылбәк Пиязов. 
Мәгълүмат буенча, фестивальгә барлыгы 117 гариза килгән. Лауреатка ия булганнары ул саннан кимрәк. Сезгә лауреатлар исемлеге тәкъдим итәбез:

Яшь башкаручылар конкурсында III урынга лаек булдылар:
"Камера-концерт җырын башкару" номинациясе буенча:
• Азалия Мәгъсүмова (Әлмәт милли мәдәни үзәге).
• Айгиз Хәйдәршин (Уфа сәнгать училищесы,Башкортостан).
• Илүзә Вәлиуллова (Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте).

"Халыкчан башкару" номинациясе буенча 3нче урынны яуладылар:
• Риваль Хисмәтуллин (Әтнә татар дәүләт драма театры).
• Энҗе Әхмәтҗанова (Казан дәүләт мәдәният институты).

"Эстрада җыры" номинациясе буенча 3 нче урын:
• Айбулат Гыйләҗетдинов (Октябрьский музыка көллияте, Башкортостан).

“Инструменталь башкару” номинациясе буенча:
• Рәзил Габбасов җитәкчелегендәге “Яшь буын” инструменталь ансамбле (Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте).

Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең яшь башкаручылар конкурсында II урынга лаек булдылар:

"Камера-концерт җырын башкару" номинациясе буенча:
• Динар Шәрәфетдинов (Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе).
• Әдилә Зиннәтуллина (Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенты).

"Халыкчан башкару" номинациясе буенча 2нче урынны яуладылар:
• Рөстәм Егоров (Казан дәүләт мәдәният институты).
• Рисәнә Хантимирова (Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте).

"Эстрада җыры" номинациясе буенча II урынга лаек булды:
• Илсаф Миннигулов (Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте).

"Вокаль ансамбль" номинациясендә 2нче урынны яулады:
• “Караш” төркеме (Казан).

“Инструменталь башкару” номинациясе буенча:
• Зилә Гайнуллина (Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте).

"Камера-концерт җырын башкару" номинациясендә I урынга лаек булдылар:
• Руслан Закиров (Казан шәһәренең балалар иҗаты үзәге хезмәткәре).
• Гөлшат Гирфанова (Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе артисты).

“Татар җыры – башка милләт вәкилләре башкаруында” номинациясендә 1 нче урынга лаек булды
• Амиран Шамоев (Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе).
• Чжан Чжихао (Нәҗиб Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе).

"Халыкчан башкару" номинациясе буенча 1 урын:
• Инсаф Ганибаев (Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте).
• Аделя Мөбәрәкова (Казан шәһәренең 7нче балалар музыка мәктәбе укытучысы).

“Инструменталь башкару” номинациясе – 1 урын:
• Алмаз Әсхәдуллин җитәкчелегендәге “Алпар” төркеме (Казан).

Рәшит ваһапов исемендәге татар җыры фесстиваленең махсус премиясенә лаек булдылар:
• Рөстәм Хөсәенов (Казан шәһәренең 21нче балалар музыка мәктәбе укучысы).
• Рәмзил Кашапов (Туймазы,Башкортостан).

Адилә Илалова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading