16+

Әбри Хәбриев Кырым – Казан арасын ничек узган?

«Татар радиосы» ди-джейлары Айваз Садыйров, Булат Бәйрәмов, Ильяс Газизов һәм Әбри Хәбриевнең «УАЗ-патриот» машинасы белән биш көнгә Кырымга китүе турында алдагы саннарның берсендә язган идек инде. Шөкер, егетләр исән-сау әйләнеп кайттылар. Юлда узган вакыт, бару-кайту мәшәкатьләре турында Әбри Хәбриев белән сөйләштек.

Әбри Хәбриев Кырым – Казан арасын ничек узган?

«Татар радиосы» ди-джейлары Айваз Садыйров, Булат Бәйрәмов, Ильяс Газизов һәм Әбри Хәбриевнең «УАЗ-патриот» машинасы белән биш көнгә Кырымга китүе турында алдагы саннарның берсендә язган идек инде. Шөкер, егетләр исән-сау әйләнеп кайттылар. Юлда узган вакыт, бару-кайту мәшәкатьләре турында Әбри Хәбриев белән сөйләштек.

- Әбри, биш көн эчендә вәгъ­дәгезгә тугры калып, Кырымга барып кайттыгыз. Иң истә калган кызыклы маҗара нәрсә булды?
- Миңа калса, баруның төп кызыгы: безнең «патриот»ыбыз бертуктаусыз юлда булды. Биш тәүлекне карасаң, «УАЗ»ның туктап торган вакытлары ике-өч сәгатькә генә җыеладыр. Әллә ни зур маҗаралар булмады. Кире кайтканда, тәгәрмәчебез тишел­гән. Мин ул вакытта йоклый идем. Егетләр төнлә бер автосервисны ачтырып, шунда көйләткәннәр.

- Иң күп вакытны рульдә кем үткәрде?
- Бер-беребезне алыштырып йөрдек. Мактана дип уйламагыз, әмма иң күп үтелгән юл - минеке.

- Ничек ял иттегез? Йокларга мөмкинлек булдымы?
- Барганда, арткы утыргычта йоклаган идек, аннан соң, кысан була башлагач, мин багажникка күчендем. Аны үзебезчә «оя» дип атап йөрттек. Багажникка «прописка»га кердем, рәхәтләнеп карбызлар, «Кукмара суы» өстендә йоклап, аттракционда кебек кайттым.

- ЮХИДИ хезмәткәрләре еш туктаттылармы?
- Кырым чигенә, Керчь бугазына килеп җиткәндәрәк, таможня белән ЮХИДИ посты бар икән. Төнлә Булатны алыштырганнан соң мин шунда юл тотканда, «40» дигән юл билгесен күрмичә, ялгыш кына 80 км/сәг тизлек белән керелгән, постка куркып кына килдек. Машинаны, документларны карап тикшерделәр дә, «гаишник» абый башын борып машинаның сул ягына нәрсә язылганын карады да, әллә курыкты, әллә башка нәрсә, әллә проблемалар кирәкми дигән фикердә калдымы, кул болгап үткәреп җибәрде.

- Паром аша чыгу куркытмадымы, Әбри?
- Паромны мин кечкенә генәдер дип уйлаган идем. Ул бик тә зур судно икән, бик тә зур кораб. Анда дүрт рәт машина сыя. Озынлыгы 100 метрдан артыграктыр. Әле дүрт рәте бер хәл, машиналар ике катка тезелә. Автобуслар да керә шунда. Гаять зур. Паромның өстенә менеп барасың, бөтен диңгез, тирә-як күренә. Рәхәт.

- Биш көн буе юлда барсагыз да, кәефегез шәп иде, хәтта видео­лар төшереп, Казанга җибәреп барырга да өлгердегез.
- Әйе, күңелсезләнергә сәбәп булмады, Аллага шөкер. Кызык­лы вакыйгаларны видеотасмаларга төшереп алдык. Алла боерса, якын арада, бәлки, сәяхәт буенча кечкенә генә фильм да чыгар. Анысын вакыт күрсәтер. Фотографияләр күп. Мамай Курганында бик күп хисләр кичердек. Аны сүз белән генә сөйләп аңлатып булмый.


(Фото: Шамил Абдюшев)

- Шоферлык стажыгыз бөкеләрне, юлдагы кыенлыкларны җиңәргә булыштымы?
- Волгоградтан Ростовка таба барганда, һәр якта өчәр полосалы тип-тигез юл. 100 чакрым тирәсе шулай бара. Анда хәтта югары тизлектә барганда да йокы килә башлый, чөнки һаман бер үк хәрәкәт. Ә менә Ростовны чыккач, зур ремонт эшләре бара. Без анда бөке буласын кайт­канда ук инде белеп, әзер булып кайттык. Барганда күзәттем: машиналар басу юлы буйлап бара. Димәк, каядыр юлы бар, каяндыр төшеп киткәннәр. Картада бер дамба астында тоннель барын билгеләп куйдык та, кире кайтканда шул урыннан гына төшеп киттек. Алты чакрым бөкене, шулай итеп, басу юлы аша 15-20 минутта кичеп чыктык.

- Кырымның табигате ошадымы соң?
- О-о, гаять гүзәл, гаять матур. «Серпантин»нарда йөри-йөри, башлар әйләнеп бетте. Ул вакытта рульдә Булат иде. Борылыш та борылыш, тауга менә, аска төшә. Без, кызганычка, бу урыннардан төнлә генә үттек. Ялтага төнлә генә барып җиттек. Диңгездә чагылган ай нурының балкышы шундый матур булып күренде. Без Бакчасарайдан чыгып киткәндә, тау, кыяларның матурлыгына шаккатып үлә яздык, валлаһи!

- Кырым халкы ошадымы?
- Кырым татарлары - үзгә халык. Бу аларның сөйләмендә дә чагыла. Күпчелеге дини. Безнең Казаннан икәнне, татарлар икәнне белгәч, мөнәсәбәтләре тагын да үзгәрде. «Улым», «балам» дип кенә эндәшә башладылар. Сатучылары бигрәк тә бер алдыбызга, ике артыбызга төште. Әйбер сатып алган өчен бүләк итеп дога да бирделәр хәтта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading