16+

Әбри Хәбриев яңа тапшыру ача

- "Рәвешләр" белән яңа тапшыру әзерлибез. Кызыклы һәм татар телевидениесендә моңарчы күрелмәгән формат булачак.

Әбри Хәбриев яңа тапшыру ача

- "Рәвешләр" белән яңа тапшыру әзерлибез. Кызыклы һәм татар телевидениесендә моңарчы күрелмәгән формат булачак.

Җимешебез ТМТВ каналы аша күрсәтелер дип уйлыйбыз, әлегә сөйләшүләр алып барыла. Баштагы мәлдә айга бер генә тапкыр чыгарбыздыр. Киләчәктә, бәлки, атна саен күренә башларбыз. Алып баручылар икәү: Айдар Галиәскәров һәм мин. Режиссеры - Фәрит Галиев. Тамашачыны җәлеп итәрлек тапшыру булыр дип уйлыйбыз.

Тормышка килгәндә, һәрвакыттагыча барысы да бик әйбәт. Моңаймыйбыз, боекмыйбыз, елмаеп һәм яратып яшибез. Кызым балалар бакчасын тәмамлап, быел көзгә укырга керәчәк Алла боерса. Әле мәктәпкә кермәс борын музыка түгәрәгенә язылдык. Блокфлейтада уйнарга өйрәнү теләге зурдан. Мин бик шатландым. Чөнки бу уен коралыннан агылган музыканы үлеп яратам. Үзенең теләге зур булгач, каршы килмәдек. Ни булып бетәр, вакыт күрсәтер.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading