16+

«Бу атнада, аякка корсет киеп, ике банкет эшләдем әле. Бер аякта сикереп кенә»

Республика урамнары шугалакка охшаган. Травмпунктларга мөрәҗәгать итүчеләр саны бермә-бер арткан.

«Бу атнада, аякка корсет киеп, ике банкет эшләдем әле. Бер аякта сикереп кенә»

Республика урамнары шугалакка охшаган. Травмпунктларга мөрәҗәгать итүчеләр саны бермә-бер арткан.

Татар эстрадасы артисты Гөлүс Хәбибрәхманов та аягын авырттырган. Җырчы белән хәбәргә чыгып хәлен белештек.

– Машинамны парковкада калдырып өйгә кайтып килә идем. Аягым таеп китте дә, егылдым. Бик җайсыз килеп төштем. Әле аксак-туксак подъезд төбенә кадәр бардым. Хатыныма шалтыраттым: “Төшеп ал әле, аякны сындырдым ахры”, - дидем. Тормыш иптәшем фатирга алып керде. Күршеләргә  әйтеп травмпунктка киттек. Аяк сынмаган, тик сеңерләр тартылган. Табиблар сеңерләр озак төзәләчәк дип кисәтте. Аяк бүрәнә кебек булды, шеште. Нинди генә төсләргә кермәде: зәңгәр, кара, сары. Бу атнада, аякка корсет киеп, ике банкет эшләдем әле. Бер аякта сикереп кенә, сакланырга тырыштым. Бу атнада тагын банкет, исән-сау эшләп чыксам ярар иде.

Реклама

– Банкетлардан туктап тормыйсызмы соң? Сәламәтлек белән шаярырга ярамый бит. 
– Банкеттан туктап торып булмый, чөнки эштән бүленгән өчен “больничный” түләмиләр.. Безнең эштә иң мөһиме тавыш. Җырларны җиренә җиткереп башкарып чыгарга кирәк. Аякка зыян килгәнен дә беләләр. Тамашачыма рәхмәт, барысын да аңлыйлар. Бик дөрес әйтәсез, сәламәтлек белән шаярырга ярамый. Игътибарлы булыгыз, сакланыгыз. “Ашыккан ашка пешкән”, –  диләр. Менә аның нәтиҗәсен күрдем. Мондый хәл кабатланмасын инде. Аяк асты шугалак кебек, зинһар ашыкмагыз.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading