16+

Бүген Татарстанның атказанган артисты Сәидә Мөхәммәтҗанованың туган көне

Сәидәгә 25 яшь тулган. Шул уңайдан ул социаль челтәрдәге язылучылары белән уй-фикерләре белән уртаклашкан.

Бүген Татарстанның атказанган артисты Сәидә Мөхәммәтҗанованың туган көне

Сәидәгә 25 яшь тулган. Шул уңайдан ул социаль челтәрдәге язылучылары белән уй-фикерләре белән уртаклашкан.

– Бүген мин кечкенә генә юбилеемны билгеләп үтәм, шуңа бер-ике сүз өстәргә рөхсәт итсәгез иде. Барысын да артта калдыру, элеккеге хаталарны анализлап, аңлап, тагын да яхшырак, яңа сулыш белән яши башлау өчен – 25 яшь менә дигән вакыт! Кайбер кызлар тормышның дүрттән бер өлеше үткән, тиң ярны табу, эшне алыштыру кыен була дип тә уйлый. Икенче яктан, бөтен тормышым әле алда дип уйлау да дөрес түгелдер. Вакыт - кешенең иң кыйммәтле, кызганыч, чикле ресурсы. Мин яшәгән гомернең кадерен белергә, аны барлык шатлыклары, кайгылары белән бергә кабул итәргә кирәк дип уйлыйм, чөнки тормыш тәҗрибәбез безнең киләчәккә карашларыбызны, аңыбызны, уй-фикерләребезне формалаштыра. Үзегезгә һәм тирә-юньдәгеләргә карата мәрхәмәтле һәм гадел булыгыз, барысы да әле башлана гына бит. Бу көнне мин Аллаһка һәм әти-әниемә миңа гомер бүләк иткән өчен рәхмәт әйтәм, - дип яза Сәидә Мөхәммәтҗанова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading