16+

Данир Сабиров: «Әнкәсендә зур теләк уянып, тагы бер сабыйга гомер бирергә язсын»

Бу хакта Данир үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Данир Сабиров: «Әнкәсендә зур теләк уянып, тагы бер сабыйга гомер бирергә язсын»

Бу хакта Данир үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

"Бүген миңа - 37!

Быел да туган көнемне яраткан тамашачым белән каршы алам. Янымда - әти-әниләр, тормыш иптәшем, балалар, терәк-таяныч булырдай дуслар. Бәхет, кыскасы.

Имин тормышым өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтемне укыйм. Кайчак шул рәхәткә чыдый алмый, үземә урын таба алмаган чакларым өчен гафу сорыйм. Болар башка кабатланмасын.

Йортым төзелгән, агачларым җимеш бирә, кызларым да буй үстеләр. Киләчәккә нинди планнар дисезме? Кулдан килсә, тагы бер йорт салырга Ходай насыйп әйләсен. Әле үземә генә түгел, ә беренче чиратта - күршемә! Сезнең һәм безнең уртак көч белән бу эшне ничек булса да киләсе кышка кадәр башкарып чыгарга кирәк.

Тагы да бер хыял... Әнкәсендә зур теләк уянып, тагы бер сабыйга гомер бирергә язсын. Ә тормыш ул, ыгы-зыгылары белән, агым судай ага да ага. Салават җырындагыча, «абый диләр, шунсы күңелсез» дә, тик нишлисең, чал чәчне карага манып кына, тирә-юньдәгеләрне алдап булмый. Яра, кем әйтмешли, исәнлек булсын. Бер теш кенә сызласа да, кайчак яшиселәр килми бит.

Барыбыз да сау-сәламәт булыйк, рәхәт, имин тормышта яшик. Туган көнемдә шуны телим. Ә туган көндә теләгәннәр кабул була ди".

Әнә шундый матур сүзләр язган Данир Сабиров социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә. Данирны без дә туган көне белән котлыйбыз һәм хыялларының чынга ашуын телибез!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

17

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading