16+

Данир Сабиров: "Аппендицитым Мамадышта җирләнгән..."

Мине операциягә әзерлиләр. Килеп керде палатага медсестра апа, бер кулында моның “Спутник” бритва станогы, ә икенчесендә – кер сабыны белән помазок. Рус апасы: “Тааак, сейчас подготовимся к операции...” – ди. Куркуымнан кайда качарга белмәдем, ул бритвасы гына ни тора?!

Данир Сабиров: "Аппендицитым Мамадышта җирләнгән..."

Мине операциягә әзерлиләр. Килеп керде палатага медсестра апа, бер кулында моның “Спутник” бритва станогы, ә икенчесендә – кер сабыны белән помазок. Рус апасы: “Тааак, сейчас подготовимся к операции...” – ди. Куркуымнан кайда качарга белмәдем, ул бритвасы гына ни тора?!

...Авыртулар Миләүшәнең туган көнендә, табын артында утырганда башланды (2016 ел). Үтәр әле дип, артык игътибар да бирмәдем. Икенче көнне Актанышта концерт. Авырту басылмый. Әмма, бернигә карамый, чыгып киттек юлга. М7 трассасы буйлап барабыз, һәрвакыттагыча, яраткан “У самовара” кафесына тукталдык. Ашау керми. Шунда вокалистка кызыбыз: “Синең аппендицит бугай”, – диде. Миләүшә кайтыйк ди, янәсе мин концерт куя алмыйм.
Мамадыш районының главасы малае белән таныш мин, аңа шалтыраттым. “Хәлем начар. Әлеге вакытта Мамадышны узып барабыз, табибка күренеп алырга иде”, – дим.

Ул: “Булат Мөдәрисовичка керергә кирәк сиңа”, – диде. М7 трассасыннан борылдык Мамадышка. Имеш, юл уңаеннан гына кереп чыгабыз да, дальше китәбез Актанышка.

Кердек. Әле бит, үземчә, хәзер керәм дә, мине танып алалар да, барысы да ярдәм итәргә тотыныр дип уйлыйм... Кергән идем, ә анда мине эт тә белми.
Табиб килгәнче, бер ханым анализлар бирергә кирәк икәнен әйтте. Дәваханәдә ремонт бара... Шул сәбәпле ул тикшеренүләрне: берсен – бер корпуста, икенчесен – әллә ничәнче этажда үтәргә туры килде. Ә бер адым атларга да хәлем юк...

Булат Мөдәрисович мине кабул итте дә, АППЕНДИЦИТ бу синең дип вердикт чыгарды. “Анализы получим и на стол!” – ди. Мин инде, башкалада медицина яхшырактыр дип уйлап: “Бәлки Казанга больницага барырмын?” – дим. “Юлда шартлавын теләсәң, пожалуйста”, – ди бу. Тәәәәк... Алай булуын бер дә теләмим. Аха, аннан язарлар барлык газета-журналларда: “Данир Сабировның сукыр эчәге шартлап үлгән”, – дип. Тәүбә-тәүбә. Ризалаштым.

Мине операциягә әзерлиләр. Килеп керде палатага медсестра апа, бер кулында моның “Спутник” бритва станогы, ә икенчесендә – кер сабыны белән помазок. Рус апасы: “Тааак, сейчас подготовимся к операции...” – ди. Куркуымнан кайда качарга белмәдем, ул бритвасы гына ни тора?! Мин бит гастрольгә дип өйдән чыгып киткән, үзем белән бар жайланмалар да бар. “Апа, җаным, я сам все сделаю”, – дим. Тарткалаша, тәки үзенекен сөйли. “Давай, снимай штаны, все нормально будет. Нам надо чтоб идеально чисто было, ты так не сможешь”, – ди. Уф. “Не переживайте, все чисто будет, если что-то останется, то жена уберет. А по сути, там и так чисто”, – дим. Чыгып китте бу. Үзем кирәк җирләрне җайлап кырдым шунда.

Миңа наркоз ясадылар да, сүндем. Уянсам, күз алдымда: филләр оча, бакалар җырлый, күгәрченнәр хат ташый...

Өнемә кайтып бетмәдем әле. Фәнни басмаларда укыганым бар, кеше өнсез чагында дөресен сөйли, барлык хыялларын, максатларын әйтә икән. Видеоны карасагыз, анда аңлашыла: “Матурым, мин сине яратам”, “Кеше буласы килә”, “Балалар исән-сау булсын”...

Мамадышны икенче туган ягым да дип йөртәм. Анда исән калдым бит! Аппендицитым анда җирләнгән.

Данир Сабиров блогыннан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

12

4

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт!.

    Мөһим

    loading