Җәүдәт абый узган ел катлаулы операция кичерде. Бу хакта без язган идек.
- Мин янәдән әтием янында үземне бала итеп хис итәргә теләр идем. Бу вакытларны бик сагынам. Тик, кызганыч, анда деменция... Хәзер ул инде үзе бала кебек. Иң авыры - әтинең беркайчан элекке була алмавын кабул итү. Мин өчен бу зур сынау булды. Операциядән соң әти мине танымады, аны нәкъ сабый баланы кебек калаклап ашатырга, юарга туры килде. Мин аны бик кызгандым, көн саен еладым. Әтинең гомер буе шундый булып калуыннан курыкмадым, әмма элеккеге әтине кайтарып булмау куркытты... Бу чынбарлыкны кабул итү психологик яктан бик авыр булды. Ләкин вакыт барысын да үз урынына куя. Хәзер без инде күнектек. Мин бар сынауларны да кабул иттем. Димәк, шулай кирәк. Аллаһ бездән яхшырак белә, — дип яза җырчы.
Комментарийлар