- Аргентинага бер үзегез бардыгызмы?
- Анда танышларым да бар иде. Баланың әтисе дә барды, әлбәттә. Бер үзем дә булдым, ялгыз да булмадым, төрле хәлләр баштан үтте. Сөйлисе әйбер күп, әлегә алар турында сөйләргә мораль яктан әзер түгелмен. Депрессия дә кичердем. Бу яңалыкны да куркып кына чыгардым. Шулай да, шатлык белән бүлешәсе, уртаклашасы килә бит.
- Баланың әтисе дә социаль челтәрләрдән читтә булачакмы?
- Гомумән, шәхси тормыш турында сөйләргә яратмыйм. Миңа алай тынычрак. Кайбер кешеләр бала тугач та, тизрәк социаль челтәрләрдә уртаклашалар. Шуңа күрә мине аңламаучылар да бар. Белмим, мин шәхси тормышны “шәхси” итеп саклау яклы.
- Шәхси тормышыгызга кагылышлы сораулар килеп тора. Сез төгәл җавап әйтмәгәч, имеш-мимешләр таралуга җирлек туа. Моны күңелегезгә якын алмыйсызмы?
- Бу һөнәрнең бер өлеше инде. Әгәр сине халык белә икән, әлбәттә, арттан сөйләп йөрүчеләр булачак. Аны туктатып булмаячак, шуңа күрә моңа салкын акыл белән карарга кирәк. Һәркемнең нәрсә әйткәненә колак салсаң, акылдан шашырга мөмкин. Имеш-мимешләргә җитди карамыйм, чөнки аларны таратучылар тормышымда нәрсә булганын белми. Яманлап сөйләрлек бернәрсә эшләмәдем әле. Элегрәк образларга кагылышлы каршылыклы фикерләр булды инде, бу нормаль күренеш. Бала табу - бик җаваплы вакыйга. Бу хакта начар сүзләр сөйләү, гомумән, сәер кебек. Танылган шәхесләр турында мәгълүмат тамашачы өчен кызыклы, әлбәттә. Шулай да һәр балам төрле ирдән булса да, миңа беркем бернәрсә әйтә алмый. Һәркемнең үз тормышы. Язмыш шундый, нишләтәсең? Үзем дә беркайчан беркемне дә гаепләмим, барысына тыныч карыйм.
- Балаларыгыз гаиләнең яңа әгъзасына нинди мөнәсәбәттә?
- Балалар бик шатландылар. Араларында көнләшү юк, шөкер.
- Хәзер Казанда төпләнәчәксезме?
- Барысы да чагыштырып карагач күренә диләр бит. Чит илдә яшәп алганнан соң, безнең шәһәрдән дә яхшырак җир булмавына тагын бер кат инандым. Кеше бит барыбер чит илгә барырга кызыга, каядыр омтыла. Үзебезнең милләттәшләр арасында яшәү - үзе бер бәхет икән. Бик сагынып кайттым. Булганына шөкер итә белергә кирәк. Дөресен генә әйткәндә, Аргентинаның экономикасы тотрыклы түгел. Анда яшәвем тарихи вакытка туры килде, илдә президент алышынды. Инфляция зур, товарларның хакы бер көн эчендә үзгәреп тора ала. Күрмәгәнне күреп кайттым инде. Туган җирдә яшәү рәхәтрәк. Монда кайткач, күңел тыныч.
- Иҗатыгызны үстерергә исәп бармы әллә үзегезне бала тәрбияләүгә багышлыйсызмы?
- Барысына да җитешергә тырышам. Иҗатны ташлыйсым килми, чөнки бу тормышымның аерылгысыз өлеше. Яңа җырлар бар, аларны халыкка җиткерергә кирәк. Иҗатыма битараф булмаганнарны яңа җырлар белән шатландырасым килә.
Җырчыны сөенечле яңалыгы белән котлыйбыз! Сау-сәламәт бала булып үссен!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Илгизә Галиуллина
Комментарийлар
36
21
0
0