16+

Элина Бәдертдинова: “Аллаһка шөкер, кулымны “коткардылар”

“Хыялларны тормышка ашырырга беркайчан соң түгел”, – диләр. Соң түгелдер дә, әмма хыял артыннан бару өчен дә кыюлык кирәк.

Элина Бәдертдинова: “Аллаһка шөкер, кулымны “коткардылар”

“Хыялларны тормышка ашырырга беркайчан соң түгел”, – диләр. Соң түгелдер дә, әмма хыял артыннан бару өчен дә кыюлык кирәк.

Шундый кыю кызларның берсе – яшь башкаручы Элина Бәдертдинова белән әңгәмә кордык.

– Дөньяга беренче аваз салуыгыз да җиңел булмаган. Әниегез сезне вакытыннан алда тапкан. Бу сынаулар тормышка карашыгызга тәэсир иттеме?

– Мин 8 айлык сабый булып дөньяга килгәнмен. Авырлыгым да нибары 1850 грамм гына булган. Әнинең бөерләре эшләми башлаган, шуңа ашыгыч рәвештә операция ясарга туры килгән. Үзем әни булгач, әни өчен бу хәлләрнең нинди авыр сынау икәнен аңладым. Ана күңеле һәрвакыт бала өчен өзгәләнә инде. Әнинең дә, минем дә исән калуым – могҗиза. Җитлегеп бетмәгән бала булгач, 2 ай хастаханәдә дәваланырга туры килгән. Тормышым көрәштән башланды. Бәлки, шуңа күрә дә һәр көннең кадерен белеп, тормышның кадерен белеп яшимдер.

– Иҗатка килүегез дә урау юллар аша булган икән. Медицина өлкәсендә хезмәт куйгансыз. Ни өчен хәзер тормышыгызны үзгәртергә булдыгыз?

– Балачактан иҗат белән шөгыльләндем. Әти-әниләрем дә минем бу юлдан баруымны теләде. Чөнки әнием яшь чакта бик матур биегән, ләкин язмыш аны медицинага алып килгән. Ул хәзер дә теш табибы булып эшли.  Әтием дә иҗат кешесе: баянда уйный, җырлый. Ул да иҗат юлыннан барырга теләгән, ләкин әти-әниләре каршы төшкән: “Сольфеджио укып кына кеше булып булмый, улым”, – дигәннәр. Шуңа күрә ул да табиб булган, лаеклы ялга чыкканчы хирург булып эшләде. Лаеклы ялга чыккач кына әти иҗат белән шөгыльләнә башлады. Бәлки, шуңа күрә дә әти-әниләрем иҗат юлыннан атлавымны хуплап кына торгандыр. Дүрт яшемнән үк танылган артистлар концертларына йөрдем. Вокал белән шөгыльләндем, фортепианода уйнадым, бәйгеләрдә катнаштым. Моны чын күңелдән яратып эшләдем. Ләкин гел уйламаганда кулымны имгәттем һәм миңа музыка коралларында уйнарга рөхсәт итмәделәр.  Авылда аерым вокал түгәрәге булмагач, иҗат белән хушлашырга туры килде. Әти-әниләрем дә табиблар булгач, мин дә тормышымны медицина белән бәйләргә булдым. Башта көллияттә белем алдым, аннан соң Башкорт дәүләт медицина университетына укырга кердем. Фармацевт һөнәрен алып эшли башладым. Эшкә керешкәч кенә, бу өлкәнең бөтенләй “минеке” түгел икәненә инандым. Эшне ташлау куркытты, әлбәттә. Ләкин күңелем сайлаган юлдан бармасам, гомерем буе үкенер идем. Шуңа күрә җырларым белән кешеләрне сөендерү өчен барысын да эшләячәкмен.

– Кулыгызны ничек имгәттегез?

– Балачакта бик шук бала идем. Мин йөрмәгән агач, түбә калмагандыр ул (көлә). Хәтта кышларын мунча түбәсенә менеп, кардан гына шуып төшә идем. Уеннан уймак чыга диләр, кулым имгәнүе дә шулайрак булды. Җәен сарай түбәсенә менеп, күрше кызлар белән шунда йорт төзеп, уйный идек. Мин түбәдән баскычка басып түгел, ә сикереп төшергә булдым. Җирдә пыяла кисәкләре яткан. Сул кулым нәкъ шуларга туры килде. Кулдагы кан тамырларым киселеп беткән иде. Алты сәгать операция ясадылар. Кулдагы кан тамырларын, нерв җепселләрен микроскоп аша җыйдылар, тектеләр. Аллаһка шөкер, кулымны коткардылар. Хәзер барысы да яхшы. Әмма кулда балачактагы шуклыктан калган ярам бар әле.

– Әтиегез белән дуэт та яздыргансыз икән. Мөнәсәбәтләрегез бик якын кебек...

– Әти белән бәйле балачак хатирәләрем шундый күп. Ул холкы буенча кырыс, таләпчән, әмма бик бала җанлы кеше. “Әйдәгез, җыеныгыз. Абый-энеләреңне чакыр, Уфага циркка барабыз”, – дип бала-чагаларның күңелен күргәне әле дә истә. Әти сүзе безнең өчен канун иде, шуңа күрә аның түземлеген сынамаска тырыштык. Әти безне еш кына мәктәпкә кертеп калдыра иде. Берьюлы иртән мәктәпкә барырга машинага кереп утырдык. Әти мәктәпкә кереп тормады, туп-туры Уфага китте. Без сеңлем белән дәшмәдек. Әти эшенә барып җиткәч кенә машинада безнең дә утырганны күреп алды. Шулай итеп, мәктәпкә бармыйча Уфаны әйләнеп кайттык.

– Иҗат юлыгызны башлап кына киләсез, нинди авырлыклар белән очраштыгыз?

– Әлегә миңа барысы да кызык. Зур кыенлыклар белән очрашам дип әйтә алмыйм. Ләкин сәләтсез, төпле белемсез, тавышсыз гына иҗат юлын башлау кыен буладыр. Мин, мәсәлән, өстәмә белем алдым, хәзер дә вокал буенча дәресләргә йөрим. Кулым төзәлде, шөкер, шуңа фортепиано, гитарада уйнарга өйрәнәм. Әмма иҗат юлын башлаучыга, әлбәттә, зур көндәшлек белән очрашырга туры килә. Эстрадага яңа җырчылар һәрдаим килеп тора, шуңа меңнәр арасыннан нәкъ сине күреп алсыннар өчен бик тырышырга кирәк. Акчаң булмаса да, иҗат юлы кыен бара. Беренче карашка артистның эше матур күлмәк киеп, сәхнәгә чыгып җырлау белән бетә кебек. Ләкин сәхнә артын җырчылар үзләре генә белә. Көй, шигырь, аранжировка, тавыш яздыру, мәйданчыкларга һәм ротациягә бирү, клип төшерү – барысы да акча сорый. Әле сәхнәгә киеп чыгарга затлы костюм да кирәк. Анысына аерым исемлек.

– Хәзер җырчылар танылып китү өчен пиар-компания уйлый. Нәрсә беләндер шаккатырырга тырыша. Ә сез бу яктан тыйнак юлны сайлыйсыз кебек. Ни өчен?

– Мөгаен, бу минем тәрбиямә дә бәйледер. Танылып китәр өчен теләсә нинди сәбәп уйлап чыгарып, пиар ясамас идем. Мин тавышыма, сәләтемә ышанам. Әлегә репертуарны арттыру өстендә эшлим. Үз җырларым өчен шигырьләр һәм көйләр яза башладым. Тиздән “Биеп яшә” дигән үзем язган җырым да мәйданчыкларга чыгачак.

– Яңа җырларыгызның берсе “Соң булмасмы” дип атала. Сезнең тормышта инде нәрсәдер үзгәртергә, эшләргә соң булган чаклар булдымы?

– Үз-үземә бу сорауны биргәнем бар. Күңелдә бер генә үкенеч бар. Түбәдән сикереп кулымны имгәтмәгән булсам, тормышым нинди булыр иде икән? Бәлки, сәхнәгә иртәрәк килгән булыр идем. Әмма хәзер инде бернәрсәне дә үзгәртеп булмый, кирәк тә түгел. Шулай язган, димәк. Хәзерге көн, мизгелләр белән яшәргә кирәк. Бу сынаулар юкка гына бирелмәгән дип ышанам.

 – Элина, сез гаиләле кеше дип беләм. Ике улыгыз бар. Иҗат итәм дисәң, бар тормышыңны иҗатка багышларга кирәк. Гаиләгез иҗатыгызга каршы килмиме?

– Әти-әнием, тормыш иптәшем минем иң зур терәгем. Алар рухландырып тормаса, бәлки, мин иҗат турында оныткан да булыр идем. Дөрес, мин җырчы дип кенә дә тормыш бармый. Моны да аңларга кирәк. Әгәр концертта чыгыш ясау өчен ерак юлга чыгарга кирәк булса, бар өй эшләрен алдан эшләп куярга тырышам. Улларым, шөкер, үстеләр инде. Алар хәзер мөстәкыйльлеккә өйрәнеп килә. Хыялларымны чынга ашырырга вакыт табып була хәзер.

– Тормыш иптәшегез белән ничек таныштыгыз?

– Без Денис белән балачактан ук таныш. Алар күршедә генә яшәделәр. Ул миннән 6 яшькә өлкәнрәк. Кечкенә вакытта әнием мине берәр сәгатькә Дениска күз-колак булырга калдырып торган. Ул хәзер дә: “Мин сине үзем өчен үстердем”, – дип сөйли. Мәктәптә укыганда без бөтенләй аралашмадык. Чөнки ул Уфада университетта белем ала иде, ә мин әле мәктәптә укый идем. Ә кавышуыбыз бөтенләй очраклы килеп чыкты. Ирем социаль челтәрдә фотосурәтемне күргән. “Бу кыз да үскән икән”, – дип сүз башларга булган. Менә шулай языша башладык. Язышулар очрашуга күчте, шулай итеп гаилә кордык.  

– Ирегез иҗатка каршы түгелме? Көнләшмиме?

– Ул иҗат кешесе түгел, шуңа күрә: “Мин берни дә аңламыйм, катышмыйм да”, – ди. Безнең икебезгә дә көнчелек хас түгел. Гомумән, мин аны ахмаклык дип саныйм. Гаиләдә иң мөһиме – бер-береңә ышану һәм терәк булу.

– Улларыгыз да иҗатка тартыламы? Аларга нинди тәрбия бирәсез?

– Икесе дә иҗади балалар. Өлкәне Арсен – гитарада уйный һәм рәсем ясау белән шөгыльләнә. Архитектор–дизайнер булырга хыяллана. Ә төпчек улыбыз Әскәр – музыка мәктәбендә фортепиано сыйныфында укый, җырлый. Классик музыка тыңларга, симфоник оркестр концертларына йөрергә ярата. Пианист булырга хыяллана. Минем өчен тәрбиядә иң мөһиме – балаларымның фикерләренә колак салу, аларга ярдәм итү. Тормыш иптәшем балаларыбызны икътисадчы, инженер яки табиб итеп күрергә тели. Әмма тәкъдирләре ничек булыр. Без аларның теләкләренә беркайчан каршы килмәячәкбез.

– Тормышта төп принципларыгыз нинди?

– Тормышта нинди генә хәлләр булса да, кешелекле булып калырга кирәк. Булганга шөкер итә белү, рәхмәтле булу, үзеңне һәм башкаларны хөрмәт итү дә зарур. Ләкин иң мөһиме – үзеңә, үз юлыңа тугры булу.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading