16+

Эльмира Гыйльфанова: “Ике тәүлек буе баламны күрмәдем...”

Бүген Эльмира Гыйльфанова белән Рафил Җәләлиевның кызлары Хәяткә бер яшь тулды. Бу уңайдан Эльмира бәби көткән вакыттагы хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Эльмира Гыйльфанова: “Ике тәүлек буе баламны күрмәдем...”

Бүген Эльмира Гыйльфанова белән Рафил Җәләлиевның кызлары Хәяткә бер яшь тулды. Бу уңайдан Эльмира бәби көткән вакыттагы хис-кичерешләре белән уртаклашты.

“Йөклелек чорын Казанның танылган бер түләүле клиникасында үттем. Бик текә саналса да, мин анда берничә сәбәп аркасында бүтән бармас идем. Балам 40 атналык булганга күрә, 13 июнь көнне бала тудыру йортына бардым. Бала табуны тизләттеләр, тулгаклар иртәнге сәгать 8дә башланган иде, 22:30га кадәр дәвам итте. 23:10да балам туды. Анализларым начар булу сәбәпле, операциядән соң ятучылар палатасында булдым. Иң куркынычы шул: ике тәүлек буе баламны күрмәдем. Анда баланы китерү тыела. 

Гомуми палата күчермәкчеләр иде, әмма анда баланы ашатырга гына алып киләләр. Бала таптырган табибтан – бала тудыру йорты мөдиреннән мине “Ана һәм бала” палатасына күчерүен сорадым. Авыр булачак, дип кисәтеп куйдылар. Әмма ахыр чиктә мине барыбер ул палатага күчерделәр. Урынымнан тора алмас дәрәҗәдә булсам да, мин бик бәхетле идем. Палатадагы күрше кызы ашарыма алып килде, чөнки мин торып барып җиткәнче, халык 500 тапкыр ашап өлгерер иде. Менә шулай 3 тәүлек буе кызчыгым белән икәү булдык. Баланы алып килеп, ашатып, кире алып китүләрен күз алдына да китерә алмыйм. 

Без чыкканда, ике сәгатьтән соң бала тудыру йортын планлаштырылган чистартуга яптылар. Ул төнне без 3 катта Хәят белән икәү генә идек, чөнки Рафил Сабан туйларында эшләгәч, 20 июньдә генә безне алып китә алды. Шуңа күрә безне бала тудыру йортында тоткарлауларын сорарга туры килде”, - дип яза Эльмира.

Хәятне туган көне белән котлыйбыз, сау-сәламәт, бәхетле булсын сабый!

Язмага реакция белдерегез

23

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading