16+

Эльвира Фазлыева машина белән әйләнгән: "Бөтен тормышым күз алдымнан йөгерде"

ТНВ каналында “Вызов 112” тапшыруын алып баручы, җырчы Эльвира Фазлыева бик җитди юл һәлакәтенә очраган. 

Эльвира Фазлыева машина белән әйләнгән: "Бөтен тормышым күз алдымнан йөгерде"

ТНВ каналында “Вызов 112” тапшыруын алып баручы, җырчы Эльвира Фазлыева бик җитди юл һәлакәтенә очраган. 

“Ничә ел машина йөртүемне төгәл хәтерләмим, бәлки 11, ә бәлки 12 ел. Ләкин шунысын анык беләм: миннән әллә ни шәп йөртүче чыкмады. Менә шундый кеше инде мин. Автомобильләр белән бәйле төрле хәлләр булды: кызыклары да, кызганычлары да.

Мәсәлән, бервакыт кыш көне машина белән әйләнеп, юл кырыена очтым. Барысы да яхшы тәмамланды, әмма ул көнне мин бик яхшы хәтерлим. Рульдә йөри башлаган чагым. Йөрү сәләтен тикшерү өчен Казаннан Әлмәткә кайтырга булдым. Машинам зур түгел иде. Баксаң, андый машинада әйләнү иң җиңеле икән. 

Трассада беренче тапкыр машина узуым иде бу. Шулчак машинам вальстагы сыман әйләнде. Бөтен тормышым күз алдымнан йөгереп үтте. Машина юл кырына чыгып очты. Кулларым калтырады. Бик курыктым, тәнем бераз сыдырылды. Узып баручы машина йөртүчеләр ярдәмгә килеп, машинадан чыгарга булышты. Автоинспекторны чакырттылар. 

Аннарымы? Машинамны юлга чыгардылар да, юлымны дәвам иттем. “Берни дә булмагандай алга таба хәрәкәт иттем”, - дип әйтә алмыйм, билгеле. Чөнки курку хисе әле озакка барды. Әти-әнием бу хәл турында әле дә белми бугай.

Хәзер мин - башка машина хуҗасы. Рульдә артында үземне ышанычлы, имин тоям. Ләкин көн саен тапшыруда коточкыч юл һәлакәтләре, кайбер кешеләрнең ваемсыз гамәлләре турында сөйләгәндә, үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрне мөмкин кадәр күбрәк саклыйсы килә. Үзегезне саклагыз, игътибарлы булыгыз һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен истә тотыгыз!” - дип язган Эльвира Фазлыева.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading