16+

Эльвира Фазлыева: "Мин әле дә яшим, әле дә сулыйм..."

ТНВ каналында “Вызов” тапшыруын алып баручы, җырчы Эльвира Фазлыева белән моннан ел ике элек әңгәмә кордык. Ул – “Шәһри Казан. Язмыш” газетасының беренче героинясы иде. Шушы ике елда Эльвираның тормышында шактый үзгәрешләр булды, шулар хакында сөйләштек.

Эльвира Фазлыева: "Мин әле дә яшим, әле дә сулыйм..."

ТНВ каналында “Вызов” тапшыруын алып баручы, җырчы Эльвира Фазлыева белән моннан ел ике элек әңгәмә кордык. Ул – “Шәһри Казан. Язмыш” газетасының беренче героинясы иде. Шушы ике елда Эльвираның тормышында шактый үзгәрешләр булды, шулар хакында сөйләштек.

– Эльвира, кызың Аиданың арабыздан китүенә өч ел булды. Бүген үзеңне ничек хис итәсең?

– Хәзер аз гына булса да тынычландым. Миннән күпләр: “Бу кайгыны ничек кичердең?” – дип сорый. Мин аны әле дә кичерәм, бу кайгы белән яшәргә өйрәнәм. Аидага анда бәхетледер, бу дөньяда безнең кебек азапланып яшәгәнче, теге дөньяда аңа яхшырактыр дип үземне юатам. Үз эчемә бикләнмәс өчен кеше арасында булырга тырышам. Яраткан эшем, шөгылем булмаса, җырларга чакырып тормасалар, янәшәмдә якыннарым булмаса, акылдан язар идем, Аллаһы сакласын. Алар аркасында, алар ярдәме белән мин әле дә яшим, сулыйм. Хәтта социаль челтәрдә таныш булмаган кешеләр дә һәрдаим язып хәлемне белешеп тора. 

– Күптән түгел Казанда Аидага багышлап балалар өчен бәйрәм үткәрдең. Канәгать калдыңмы?

– Бу идея кыш көне үк башыма килгән иде. Әмма кышын урамда бәйрәм оештыру кыенрак дип, җәйгә калдырырга булдым. Гади гаиләләрнең балаларын паркларга йөртергә, ашыйсы килгән ризыкларын алып бирергә мөмкинлеге юк. Әнә шундый гаиләдә үсүче балаларны җыярга теләдем. Дусларым киңәше белән бәйрәмне “Туган авылым” милли комплексында үткәрдем. Бәйрәмгә чакыру таратуны сорап танышларыма, артистларга, блогерларга мөрәҗәгать иттем. Кемдер тыңлады, кемдер санга да сукмады. Хәтта Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Иркә, Әнвәр Нургалиев кебек танылган артистлар да үтенечемне кире какмады. Ә менә кайбер бик үк танылмаган җырчыларның үтенечемне кабул итмәве күңелне кайтарды. Аллаһка шөкер, бәйрәмгә бик күп кеше килде. Балалар өчен төрле күңел ачу чаралары, тәм-томнар булды. Бушлай күчтәнәч алып килүчеләр, мастер-класс оештыручылар да бар иде. Барысы да канәгать калгандыр дип ышанам, балаларның ата-аналары рәхмәт сүзләре җиткерде. Аида көнен дәвамлы итәсе килә, аның исеме һәркемнең күңелендә саклансын иде.  Быел Аидага 7 яшь тулыр иде. Туган көнендә һәм вафат булган көнендә ел да балалар йортына хәер бирәм – балаларга тәм-томнар илтәм. Туган көне – ноябрьдә, анда аниматорларны да чакыртам. 

– Язмыш сиңа тагын бер сынау әзерләде, узган ел әтиеңне җирләдең...

– Әти узган елның ноябрендә китеп барды. Чирли иде ул, әмма Аида киткәч, чире тагын да көчәйде. Әти Аиданы бик ярата иде. Аида да әниләрдән киткәндә, елап китә иде. Алар бер-берсенә шулкадәр бәйләнгән иде. Табиблар әтидә яман шеш тапты. Казанда операция дә ясадылар. Соңгы көненә кадәр үз аягында йөрде. Ул киткәндә, янында булдым. Әтинең ничек интегеп ятканын күреп җаным әрнеде, йөрәк өзгәләнде. Аллаһыдан әтинең болай интекмәвен ялвардым, белгән догаларымны өч тапкыр укып чыгуга әти китеп барды.

– Сез гаиләдә өч бала үскәнсез. Бер абыең да мәрхүм икән...

– Айдар абый 20 ел элек 25 яшендә мәрхүм булды. Аида кебек бик ачык йөзле, шат күңелле кеше иде ул. Бөтен кеше белән шаярып сөйләшә иде. Икенче абыем Артур абый исән-сау, Аллаһка шөкер. Аның гаиләсе бар. Артур абый бездән аерылмалы буларак, җитди кеше. Инде башка кайгылар килмәсен, барыбыз да сау-сәламәт булсак иде. Минем бик тә бәхетле буласым килә.

Әңгәмәнең тулы вариантын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading