16+

Фәнил Фәйзуллин: «Әнине җирләргә кайтмасам, гомерлек үкенеч булыр иде»

Татарстанның атказанган артисты Фәнил Фәйзуллинны күпләр «Казан егетләре» төркеменнән хәтерлидер.

Фәнил Фәйзуллин: «Әнине җирләргә кайтмасам, гомерлек үкенеч булыр иде»

Татарстанның атказанган артисты Фәнил Фәйзуллинны күпләр «Казан егетләре» төркеменнән хәтерлидер.

Иҗатны ташлап, бөтенләй башка өлкәгә китәрмен дип уйлаган идем

Ә без исә, гел рәсми чараларда очрашабыз. Чөнки бер генә дәрәҗәле чара да Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленнән башка үтми. Фәнил Фәйзуллин белән күрешеп эстрада, иҗат һәм гаилә турында сөйләштек. 

— Фәнил, мин сезне «Казан егетләре» төркеменнән хәтерлим. Профессиональ иҗат юлыгыз ничек башланган иде? Ни өчен төркемнән китәргә булдыгыз?

— Мин 2008 елда Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли башладым. Тормыш шулай язгандыр. Кеше белән танышу-күрешү берсе дә очраклы түгел. Укытучым Венера Гәрәева музыка көллиятендә укыганда, икенче курста мине Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә алып килде. 7 ел эшләгәч, «Казан егетләре» төркеменә киттем. Тагын 7 ел узгач, остазым Венера Хәсәновна вафат булды. Аны җирләргә баргач, ансамбльнең җитәкчеләре белән күрештем. Хәл-әхвәлемне сораштылар. Пандемия вакыты, эш юк.

Төркемнән китү дә шуңа бәйле инде. Иҗатны ташлап, бөтенләй башка өлкәгә китәрмен дип уйлаган идем. МЧСка эшкә урнашып йөрдем. Барлык комиссияләрне үтеп, Мәскәүдән җавап көттем. Ансамбль җитәкчеләре ике көннән ансамбльгә эшкә чыгарга тәкъдим иттеләр. Ризалаштым, ике көн эшләдем, һәм МЧСтан да шалтыраттылар. Алар да: «Комиссияне уздыгыз, эшкә чыксагыз була», — диде. Ансамбльдә эшне дәвам иттем, әлбәттә. Димәк, ансамбльгә кайтуыма да Венера Хәсәновнаның «кулы» тиде.

Мин, гомумән, Аллаһ Тәгалә бернәрсәне дә болай гына эшләми дип ышанам. Яшьрәк вакытта дуслар күп иде. Гомер буе шулай булыр кебек тоелды. Әмма Аллаһ үзеннән-үзе араларны ерагайта икән. Чыннан да, шулай кирәк булып чыга. Олыгайган саен ышанычлы кешеләр саны кими. Әмма алар вакыт белән сыналган була.

Файзуллин. фото с личного архива

Юкка гына шоу-бизнес дип әйтмиләр

— Кайда эшләргә рәхәтрәк соң?

— Дәүләт ансамбле һәм эстрада — бөтенләй ике төрле мәктәп. Яшьлек — юләрлек диләр. Хыяллар, максатлар да зурдан иде. Эстрадага яңалык эзләп килдем. Кыен вакытлар да, күңелле мизгелләр дә күп булды. Тулаем начар эшләмәдек. Эстрада артисты булганда син үзеңә эшлисең. Графикны планлаштыручы юк, костюмнар тектерәсең, программаны җыясың. Юкка гына шоу-бизнес дип әйтмиләр. Ул, чыннан да, бизнес.

Дәүләт эшендә дә эшләргә кирәк. Әмма вакытны күбрәк үз өстеңдә эшләүгә, репертуарга багышлыйсың. Монда чын иҗат белән шөгыльләнергә вакыт күбрәк. Дәүләт ансамбленә эләгү өчен дә билгеле бер таләпләрне үтәргә кирәк. Монда тавыш мөмкинлекләренә, сәләткә игътибар катгыйрак. Үзең дә, тавышың да яхшы формада булырга тиеш. Җырчының «яраклылык вакыты» да бар. Әйтик, биючеләр 20, ә вокалистлар 25 елдан лаеклы ялга чыга.

Файзуллин. фото с личного архива

— Илнат Фәрхуллин төркемнән китсә дә, эстрадада калды. Сезнең андый теләк юк идеме?

— Дөресен әйткәндә, миңа эстрада тәҗрибәсе җитте. Тулаем, мин — уңайлылыкны, стабильлекне яратам. Аңлыйм: акча да кирәк, сатып алырга теләгән әйберләр дә бар. Әмма никадәр тырышсаң да, дөньяны куып тотып булмый. Аллаһ Тәгаләдән сиңа язган әйбер — барыбер синеке була. Язмаса, 100гә ярылсаң да, килеп чыкмый. Әти-әниләр безне шөкер итеп яшәргә өйрәтте. Иртән уянабыз гына, күз ачып йомганчы кич җитә. Әйтерсең, тәүлектә 24 сәгать түгел, ә 14 кенә. Әлбәттә, мин дә йөгерәм. Балалар белән иртән чыгып китәм, гастрольләргә барам. Тик тормышның никадәр кыска икәнен дә истә тотам.

Файзулин. фото с личного архива

Күзгә күренеп сүрелде

— Бу уйларга әниегезнең вафатыннан соң да тагын бер кат инангансыздыр?

— Анысы да бардыр. Әни вафатыннан соң җиргә төштем. Алсу: «Бераз кырысландың», — ди. Бардыр, яшермим. Әни җылысын берничек алыштырып булмый. Минем халәтне әнисен җирләгәннәр генә аңлар, мөгаен. Әни яман шештән китеп барды... Авыруын алдан белмәдек. Авыру безгә нибары бер ай вакыт бирде. Әнине Казанда онкология диспансерында сакладык. Әни янына реанимациягә керү дә бик кыен иде. Көн саен үлгән кешеләр яныннан үтәсең.

Әни аңга килмәгәч, табибларга авырлык китермәс өчен, үзебез кереп чисталыкны кайгырттык. Ул күзгә күренеп сүрелде. Шулай да өметләндек, сеңлем дә, мин дә могҗизага ышандык. Ансамбльнең Бакуда гастрольләре иде. Әни минем кайтуны көтәр дип өметләндем. Ләкин Бакуга килеп урнашу белән янәдән Казанга очтым. Әни вафат булган... Аллаһка шөкер, җитәкчелек аңлап карады. Әнине җирләргә кайтып җитештем. Кайтмасам, гомерлек үкенечем булыр иде.

— Сезне укырга алып килүче кеше дә әниегез булган. Араларыгыз якын булгандыр. Әтиегез бу югалтуны ничек кичерде?

— Мин әнинең яраткан баласы идем. Быел да авылга бәрәңге алырга кайткач, әнинең дусты: «Синең өчен үлә иде», — дип әйтте. Бәлки, беренче бала булганга да аеруча якын иткәндер. Әти өчен дә әнинең вафаты сынау булды. Авыр икәнен сиздермәскә тырышты. Әни бакыйлыкка күчкәндә, әби (әнисенең әнисе) дә исән иде әле. Әти аны бер ел карады. 92 яшендә әби дә китеп барды.

Әтине ялгыз калдырмаска тырыштык, гел авылга кайтып тордык. Әнинең Казанда яшәүче дусты да авылда йорт алып күченгән иде. Әни авырый башлагач та, безгә бик ярдәм итте. Дәү әнине карарга да Дания апа булышты. Әти белән дә уртак тел таптылар. Нәрсә дисәң дә, ир-атка тәрбия кирәк. Без көн саен авылга кайтып йөри алмыйбыз. Шуңа әти белән Дания апаның кавышуына да хупладык.

— Әти-әниләрегез авылда калырга үгетләмәдеме? Сез, ялгышмасам, авылда туып-үскәнсез.

— Әти-әниләрем гади авыл кешеләре. Әти колхозда шофёр булып эшли. Әни дә колхозда бухгалтер булып эшләде. Һәр әти-әнинең баласын үзе янында калдырасы киләдер. 9 нчы сыйныфны тәмамлаганда музыка көллиятенә укырга керәсе идем. Шулвакыт әни: «11гә кадәр укыйсың. Аннан сезне бөтенләй күрмим бит», — диде. Аның сүзен тыңлап, 11 нче сыйныфка кадәр укыдым. Мәктәпне тәмамлаганда, үземнең һичшиксез иҗат юлыннан барырга теләвемне белә идем.

Әле шул вакытта ук Татарстан җыр һәм бию ансамбленә эләгү теләге булды. Газета-журналлардан күзәтеп бардым, күрше авылдан Рамил абый Миңнегалиев тә шунда эшли. Музыка көллиятенә укырга кергәч, икенче курста фольклор дәресләре керә башлавын белдем. Бөтен кешенең Венера Хәсәновнага эләгәсе килде. Мине тыңлап карагач, Дәүләт ансамбленә килергә тәкъдим итте. Ул вакытта ансамбльдә тулы бер урын да юк иде.

Файзуллин. фото соцсети

— Төркемдә эшләү кыен. Нинди авырлыклар бар?

— Төркемдә эшләү җиңел түгел. Нинди генә хәл булса да, без сәхнәдә бер йодрык булырга тиеш. Тулаем, мин бәхәскә керә торган кеше түгел. Сабыр итәм, күзәтәм, дәшмим. Бәлки, шуңа да эш аның кадәр авыр түгелдер. Минемчә, эштә бәхәсләшеп, нәрсәдер исбатлап йөрү — үзеңнең дәрәҗәңне төшерү генә. Әмма 7 ел эстрадада эшләп килгәч, үземдә үзгәреш сиздем. 7 ел элек булган Фәнил белән янәдән ансамбльгә кайткан Фәнил — икесе ике төрле кеше. Сәхнәдәге иркенлекне сизгәч, киредән ниндидер кысаларга керү кыенрак булды.

«Шалтыратып карыйм әле, чыгармы икән?»

— Алсу белән музыкаль бәйгедә очрашкансыз. Танышу тарихыгызны Алсу белән әңгәмә корганда белдем. Сезнең күзлектән, беренче очрашу нинди иде?

— Без авыл балалары булгач, бераз түбәнрәк очканбыздыр инде. Алсу — шәһәр кызы, озын чәчле, чибәр. «Андый кыз миңа карамый», — дип уйладым. Ошатып йөрдем, шуңа Алсу төркемдәш кызларымнан номерымны алып, үзе беренче язгач та сөендем. Аралаша башладык, шулай әкренләп араларыбыз якынайды. Язмыш очраштырасы килгән кешене үзе очраштыра.

— Тәкъдим ясауга да Алсу этәргеч биргән икән.

— Армиядә булганда ярты ел Алсу белән бөтенләй аралашмадык. Үпкәләштек тә, сөйләшүне дә туктаттык. Армиядән кайткач, авылга кайтып киттем. Аннан килгәч, дус егет белән Казан урамын әйләнә идек. Юлыбыз Алсуның яшәгән җиренә чыкты. «Шалтыратып карыйм әле, чыгармы икән?» — дидем. Алсу белән күрештек, хәл-әхвәл белештек тә бетте. Мин консерваториягә укырга кердем. Сессия вакыты, армиядән кайткач, барысын тиз арада тапшырып бетерергә кирәк. Яңа ел алдыннан Алсу шалтыратты. Яңа елны бергә каршы алырга тәкъдим итте. Шулай итеп, Алсуның икетуган сеңелләрендә Яңа ел каршы алганда тәкъдим ясадым.

— Сез романтик түгел?

— Мин истәлекле көннәрне истә калдырмыйм. Туган көннәрне хәтерлим, әмма никах, туй көннәре гел истән чыга. Минемчә, бүләкләрне билгеле бер көнне генә бирергә кирәк түгел. Әти урманда ландыш чәчәк атканын күрсә, аны җыеп әнигә бүләк итә иде. Мин шуны күреп үстем. Әгәр Алсуның ислемай беткәнен күрәм икән, ул сораганчы алып кайтып бирәм. Кирәкмәгән әйбер бүләк итү, спектакль уйнауны өнәп бетермим. Алсу үзе дә: «Чәчәк алма», — ди. Әмма хатын-кыз әйтсә дә, барыбер көтә. Монысы, бәлки, ирләр колагы өчен булыр. Шуңа күрә вакыт-вакыт чәчәк тә бүләк итәм (көлә).

— Икегез ике дөнья кешесе кебек. Алсу — ут, сез — су?

— Әйе, чыннан да шулай. Алсу безнең гаиләдә идеяләр генераторы. Минем әни дә шундый иде. Алсу ныграк яна башлаганда, мин бераз тынычрак булырга өндим. Бер-беребезгә таяныч булырга тырышабыз. Әйтик, хәзер Алсу премьерага әзерләнә. Аның эштән кайтуын көтеп утырмыйм. Балаларны да барып алам, ашарга да әзерлим, идәнен дә юа алам. Кем җитешә, шул эшли. Әлбәттә, хатын-кыз физик эшне башкара алмый.** **Шулай да бер дулкында булырга тырышабыз. Кайбер ирләр хатынның эштән кайтуын көтеп ята, өйдә бармакка бармак та сукмый. Без андый әйбер юк, шөкер.

— Гаилә казнасы да уртакмы?

— Әлбәттә. Кем никадәр акча эшләвен дә санамыйбыз. «Үземнең акчамны тотмыйм», — дип тә әйткәнебез юк. Кибеткә дә кем җитешә, шул керә. Ашарга әзерләү ягыннан да, ашыйсы килгән ризыкны үзем пешерәм. Гаилә дусларыбыз да шулай. Берничә гаилә очрашканда, хатын-кызлар бөтенләй ял итә.

файзуллин. фото с личного архива

«Туйдым», — дип әйтмәс идем

— Холкыгыз авырмы?

— Үземне мактарга яратмыйм. Шулай да авыр дип әйтмим. Бер нәрсәне дә кискен кабул итмим. Үземә тимәсәләр, кешегә тиктомалдан килеп бәйләнмим.

— Ә әти буларак нинди?

— Балалар белән араларыбыз якын, шөкер. Олысы да, кечесе дә бер караштан аңлыйлар. Олысының үсүен күрмәдем диярлек. "Казан егетләре«ндә эшләгәч, гел мәҗлестә йөрдек. Ә төпчеге инде гел өстемнән төшми. Шуңа икесен дә тигез күрергә тырышам. Балалар кече яшьтән бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәнергә тиеш. Әни дә сеңлем белән миңа: «Без үлгәч тә, дус булыгыз. Сез бер-берегез өчен иң якын кешеләр», — диде. Аллаһка шөкер, сеңлем белән һәр көн шалтыратып сөйләшәбез. Хатынымның иң якын дусты да сеңлем.

— Сез гел гастрольдә. Шул ук Сабан туен гына алыйк. Кайчаннан бәйрәм итә башлыйсыз? Туймыйсызмы?

— Быел Сабан туе майда башланды, июльгә кадәр дәвам итте. Җәен эш күп инде, аеруча милли бәйрәмгә әзерлек. Без бәйрәм башланганчы бер атна алдан килеп әзерләнәбез. «Туйдым», — дип әйтмәс идем. Адәм баласы, гомумән, бөтен әйбергә ияләшә. Үзем шул юлны сайлагач, зарланып булмый. Әле ярый Алсу белән бергә чыгып китмибез. Әти-әниләр дә ярдәм итә, аларга рәхмәт. Балаларны түгәрәкләрдән алырга да, кирәк вакытта карап торырга да аларга мөрәҗәгать итәбез. Быел август аенда ансамбль ял итте. Беренче тапкыр туган көнемне гаиләм белән каршы алдым. Гастрольләрдә йөргәч, гаилә учагының кыйммәте дә арта кебек.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading