Сабан туйларда башта уен коралларында уйнап керсәм, аннары чын татарча көрәштә катнаша идем.
“Әтием клуб мөдире булып эшли, әнием укытучы иде, хәзер ул да мәдәният өлкәсендә хезмәт куя. Мин үземне белә башлаганнан бирле гаиләбезне иҗат, җыр-моң озата килде, әмма киләчәгем музыка белән бәйләнеп китәр дип гомер уйламый идем”, – диде Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләүче сәләтле егет, музыка кораллары остасы Фәнзил Шәрифуллин.
-Фәнзил, сине Саба егете дип беләбез. Казанга килүеңне сөйләп кит әле?
-Мин Югары Шытсу авылыннан. Укыган дәвердә үк Казанга килсәм, “движ” башланачагын сизә идем, шулай булды да (көлә). Мин кечкенәдән бик тере бала булдым: төрле иҗади чараларда да катнаштым, көрәш белән дә шөгыльләндем, алган мактаулы бүләкләрем дә байтак. Шунысы кызык, Сабан туйларда башта уен коралларында уйнап керсәм, аннары чын татарча көрәштә катнаша идем. Уку йортын сайлаганда шуңа күрә кыенрак булды, тормышымны кайсы юнәлеш белән бәйлиячәгем төгәл күз алдына китерүе авыррак бирелде. Төзелеш, авыл хуҗалыгы арасында сайланганда мәдәният һәм сәнгать институтына керергә тәкъдим иттеләр. Тәвәккәлләдем!
-“Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз” дигән сүзләр сиңа туры килеп тора кебек, чөнки син бик күп төрле уен коралларында уйнаудан, заманча треклар чыгарудан тыш, барбер булып та эшлисең, “мим” булып чараларда да чыгыш ясыйсың, төзелеш өлкәсендә дә хезмәт куясың... Укыган вакытта да музыкадан тыш шөгыльләрең күп идеме?
-Әти гел: “Синең төп эшең уку”, – дип әйтә килде. Аның сүзеннән чыкмадым, әмма укыганда, әлбәттә, киноларга, клубларга да йөрисе килә бит инде. Өйдән килгән акча гына җитми башлады, өстәмә керем юлларын эзләргә тотындым. Музыка юнәлеше буенча бик эшләр идем дә, Казанда ул вакытта мине беркем белми... “Автомойка”га урнаштым, бутый-перчатка алдым, әти-әнигә сиздерми генә төнге сменага йөри башладым. Ара-тирә берничә егет скважина бораулау белән дә шөгыльләнеп ала идек. Хәтта бар иде шундый мизгелләр: иртәнге алтыда ап-ак носкиләр белән дискотекадан кайтып төшәсең, ашап чыгасың да, скважиналар борауларга чыгып китәсең. Әле бит укып өлгерергә дә кирәк.
-Илсөя Бәдретдинова төркеменә ничек килеп эләктең?
-Әйткәнемчә, төрле җирдә акча эшләргә тырыштым, әмма мәдәният өлкәсендә кайныйсы килүем көчле иде. Укыган чакта бер артистның командасына керәсем килгән иде, әти рөхсәт бирмәде, укый алмам, өлгермәм, дип курыкты. Шуңа бу хыялымны читкә этеп торырга мәҗбүр идем. Бер туйда исә очраклы гына рәвештә “мим”нарның чыгышын күреп алдым, кызыксынып, ничә сумга эшләүләрен сорадым һәм бәяләрен белгәч, үземнең чып-чын “мим” икәнемне аңладым: русча артык юньләп сөйләшмим, мимикам яхшы эшли, хәрәкәтләнә беләм. Шул атнада ук арзанлы гына грим, эшләпә, перчатка алдым да, “ВК” аша барлык алып баручыларга рәттән үземне тәкъдим итеп яза башладым. Алар исә барысы да портфолио сорый яки бөтенләй җавап бирми. Инде өметем өзелде дигәндә, берсе бәби ашына “мим” булып чакырды. Мин инде бушка барып эшләп кайтырга әзер идем, шулай да 500 сум сораганым истә (көлә). Шулай акрынлап заказлар күбәеп китте, бәям дә артты. Бу вакытта “мойка”да эшләвемне дә ташламадым, барысын бергә алып барырга тырыштым. Нәкъ менә шул вакытта Илсөя Ядкәровна кастинг оештырган иде. Танышлар-дуслар үземне сынап карарга киңәш итә торгач, барып карарга булдым. Күп уен коралларында уйный белсәм дә, зур командада эшләү тәҗрибәм булмагач, артык ашкынып тормадым, алырлар дип уйламаган да идем. Бәхеткә, универсиальлегем башкалардан аерып торган күрәсең, мине “ИБ банда”га кабул иттеләр!
-Ничә ел биредә хезмәт куясың? Бу төркемне “үстем”, дип уйламыйсыңмы?
-Без Илсөя Ядкәр кызына яратып, хөрмәт итеп “апай” дип эндәшәбез. Зур төркемдә эшләвемә сигез ел булды. Элек-электән үк “ИБ банда” “боевой” иде, монда авырырга, килми калырга ярамый. Йөз процент үзеңне биреп эшләргә тиешсең, кыскасы. Төркемдә курай, тальян, кубыз һәм башка уен коралларында уйныйм, “лунная походка” ясыйм, вокалларга кушылам, шулай ук үземнең сольный номер бар. Миндә үсеш бар, әлбәттә, әмма команданы “үсмәдем”. Бүтән төркемнәргә дә чакыралар, тик үземне башка җирдә күз алдыма китерә алмыйм әлегә.
-Сигез ел төркемдә эшләү дәверендә Илсөя Бәдретдинованы белеп бетердем, дип әйтә аласыңмы? Ниндиерәк кеше ул?
-Мин апайны әле дә аңлап, белеп бетермәдем дип саныйм. Иҗат кешесен өйрәнеп бетереп булмый бервакытта да. Мисал өчен, берәр ситуациядә ул болай эшләр дип уйлыйсың, ә Илсөя Ядкәровна безне шаккаттырып, бөтенләй башкача эшләп куя. Сигез ел бергә хезмәттәшлек итү дәверендә, сүз уңаеннан, безнең бер тапкыр да талашкан булмады. Ул беребезгә дә тавыш күтәрми, акырмый-бакырмый, ә төркем бит зур, ир-атларны да тыңлатырга кирәк! Аның хөрмәтен, ихтирамын без һәрвакыт тоябыз, ни әйтергә теләгәнен күз карашыннан ук аңлап алабыз.
-Озак вакытка гастрольләргә чыгып китүеңне гаиләң ничек кабул итә?
-Хатыным белән бер өлкәдән түгелбез, әмма минем эшемнең нинди икәнен дә, бу эш безне “ашатканын” аңлый ул. Алай булмаса, миңа кияүгә чыкмаган булыр иде инде, чөнки очрашып йөргәндә үк төркемдә эшли идем. Көнләшергә исә бер вакытта да сәбәп биргәнем юк!
-Ни өчен гаиләңне социаль челтәрләрдә күрсәтмисең, “Бәхет тынычлыкны ярата” принцибы яклымы әллә?
-Гаилә тормышы белән яшәвемә дүрт ел, кечкенә улыбыз үсеп килә. Балалар бакчасына барганны бүген сториска да урнаштырган идем әле. Артык яшермим һәм шул ук вакытта артыгын күрсәтергә дә теләмим. Еллар узган саен “күз тию” дигән әйбергә дә ышана башлыйсың икән ул. Шулай ук бер-берсенә зыян китермәсен өчен гаилә белән эшне баланста тотарга тырышам.
-Якыннарыңның: “Җитдиерәк өлкә сайла, рәсми эшкә кер”, – дип әйткәннәре юкмы?
-Бервакытта да алай дигәннәре юк, чөнки иҗади тормышның гомерлек түгел икәнен барысы да белә. Бу өлкәне төп эш урыным дип әйтмим, әмма иҗат минем тормышымнан китмәс дип уйлыйм. Мин авыл баласы булгач, физик эштән куркып тормыйм. Параллель рәвештә җәй көне төзелеш өлкәсендә дә эшләп алам.
-Чәчтараш, барбер булуыңның нинди файдалы яклары бар?
-Иң кызыгы шул, мин кешеләрнең прическасына карап, читтән күзәтеп йөрергә яратам: “бу җирен болайрак итсәк, тегеләй киссәк, шәп булыр иде”, – дип анализлыйм. Бу һөнәрне ковид вакытыннан соң үзләштердем, барбер булу өчен алданрак укымаганыма үкендем. Бу өлкә һәрвакыт актуаль булачак. Барбер бит ул гади чәчтараш кына түгел, ир-атларга прическаларын ясап, сакал-мыекларын профессиональ дәрәҗәдә караучы ул. “ИБ банда” егетләре чәчләрен миңа ышанып тапшыра, шулай ук аерым клиент базам да бар.
-Без белмәгән тагын нинди сәләтләрең бар?
-Ашарга пешерергә бик яратам. Өйләнгәнче еш кына аш бүлмәсендә мәш килә идем, хәзер ялкауландым. Дөрес әйтәләр икән, хатын булгач, суыткычны ачып, әзер ризыкны да ашарга иренәсең икән ул (көлә). Элек кондитерлык эше кызыксындыра, татлы ризыклар ясау ошый иде. Хәзер исә ит ризыкларын пешерү күңелгә күбрәк ята. Сәер сәләтләргә килсәк, кинәт кенә съемкага чакырсалар, мәслән, кул астында ниләр бар шулардан баштан-аяк костюм, образны ясап чыга алам.
-Синең сыман актив, бар җиргә дә өлгерергә теләгән яшьләргә нинди киңәшләр бирәсең?
-Мин чакырган җиргә йөрим, йөрәгемә, күңелемә нинди эш якын барысын да эшләп карарга тырышам. Мисал өчен, яшүсмер вакытта хәтта агачтан юнып сыннар да ясый идем. Көч-дәрт тулы яшь вакыт башка кабатланмаячак, шуңа куркып ятарга кирәкми. Тик ятсаң, берни дә булмый, “мә” дип кулыңа беркем дә алып килеп тоттырмый. Ничә еллардан соң артка борылып карап, үзеңнең үсешеңне күрү генә дә ничек рәхәт бит ул!


Комментарийлар