Фирдүс Тямаев: "Йөрәк белән дә проблемалар бар..."

Фирдүс Тямаев белән гел көтмәгәндә әңгәмә кордык. Шаулап узган концертларының берсеннән соң, төнлә сөйләштек. Тамашадан соң, арган булса да, каршы килмәде. Фирдүс сорауларга икенләнмичә, төгәл җавап биреп барды. Әңгәмәнең беренче өлешен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.
Интервьюны болай тиз алган юк иде әле. Тулы заллар җыйган, сәхнәдә тамашачыны утлы табада биеткән, Тямайның язмышы, тормышта нинди кеше булуын ачыкларга тырыштык.
– Балачакта иң нык истә калган хатирәгез нинди?
– Мин гап-гади авыл баласы. Әни сыер савучы булып эшләде. Әти – электрик. Без күңелсез яшәмәдек, төрле вакытлар булды. Әти-әни яратып та алды, ачуланды да. Шук малай идем. Күршеләрнең бозауларын чыгарып җибәрү, эшкә килгән әрмәннәрнең атларын адаштыру, борчак басулары – барысы хәтеремдә. Бүген дә чөгендер басуын күргәч, тәнгә аллергия чыккан төсле. Иртәнге 3тә әнигә ияреп чөгендер утаулар шулкадәр үзәккә үтте. 4нче сыйныфтан әти белән колхозда эшләдем. Иң рәхәте – төшке аш вакытында су коену. Миңа 18 булганда әтиебез вафат булды. Ул вакытта студент идем.
– Әтиегез ни сәбәпле якты дөньядан китте?
– Көтмәгәндә йөрәге туктады. 45 яшендә 105 килограммлы баһадир ир.. Туган көненә 10 көн калган иде. Ул вакытта 3нче курста укыдым. Әтинең үлеме турында сөйлисем килми, бу яралар яңа гына төзәлә башлады. Тормышымда күп нәрсәне әтидән алдым. Әти-әниемә чиксез рәхмәтлемен.
– Әтиегез үлеменнән соң, барлык тормыш авырлыгы әниегезнең иңнәренә төшкән...
– Әни 42 яшендә өч бала белән калды. Аның йөзенә кызыллык китермәдек. Үз көчебез белән аякка бастык. Әни сүзеннән чыкканыбыз булмады. Авырып китсә, хастаханәгә барабыз, ял итәргә җибәрәбез. Туганнарым белән бердәм, дус-тату яшибез.
– 4нче сыйныфтан колхозда эшләгән Фирдүснең, җырга мәхәббәте кайчан уянды соң?
– 5 яшьтән гармунда уйныйм. Мин авылда “йолдыз” идем. Якын-тирә районнарда җыр бәйгеләрендә катнаштым. Студент булганчы ук, Тямаев исемен Нурлатта беләләр иде инде. Лениногорск шәһәренә укырга киттем. Аннан Азнакайда дүрт ел эшләдем. Кире Нурлатка кайтып, төркем җыеп, юбилей, туйлардан башлап җибәрдем. Тәҗрибә җыйгач, җырлар язгач, соңгы тиеннәремне клиплар төшерүгә сарыф иттем.
– Хәзер бер шәһәрдә ун көннән артык концерт куясыз. Залда буш урын юк. Бу нәтиҗәгә ирешер өчен нәрсәдән ваз кичтегез?
– Сәламәтлек китте инде. Тамашачы алдында күп әйберне сөйли алмыйм. Йөрәк белән проблемалар да бар.
– Сез бик милли җанлы кеше. Юлыгызда моңа бәйле авырлыклар тумыймы?
– Милләтпәрвәр кешенең юлында һәрвакыт авырлыклар була. Мин сәхнәгә Татарстан флагын күтәреп чыкканмын икән, димәк барысына әзер. Көн кадагында торган проблемаларны күтәргән кешеләрне сынаулар көтә. Миңа нинди генә сүзләр, янаулар ишетергә туры килде. Бөтенесенә игътибар бирергә ярамый. Эшләгән кешегә аяк чалучы “шакаллар” күп була.
– Үзегезнең даирәгездә андый кешеләрне сизеп алганыгыз булдымы?
– Эчке тоемлавым көчле. Кешенең күзенә карагач ук, барысы да аңлашыла. Мине рәнҗеткәннәрнең рәхәт күргәннәре юк әле. Күңелем чиста. Әйе, мин сүгенәм, кычкырам, кешегә турысын әйтеп үпкәләтергә дә мөмкинмен. Әмма беркайчан да гафу үтенергә онытмыйм. Эчемә ачу җыеп, кешегә начарлык эшләгәнем булмады. Яхшылыгымнан шатланып еласалар, мин – бәхетле, шуннан рәхәтлек алам.
– Эстрадага яңа аяк баскан Фирдүскә хәзерге Тямай нәрсә әйтер?
– Фирдүс кеше буларак үзгәрмәде. Осталык, тамашачыны тоемлавым үсте. Артык гадилек тә начар. Алай булсаң, башыңа менеп утыралар. Чамасын тоярга тырышам. Бөтенесенә акча да биреп, ярдәм итеп бетереп тә булмый.
– Димәк, бурычка акча бирәсез?
– Бирәм. Якыннарым, туганнарыма бурычка бирәм. Алар да миңа ярдәм итә. Артист булсам да, төрле вакытларым була. Алдамыйча әйтәм, бүген дә 3 миллион сумга якын бурычым бар. Һәрнәрсәне яңартып торырга кирәк. Костюм, техник җиһазларга акча җәлләмим. Бәяләр артты, 100 меңлек микрофон, 150 мең сум булды.
– Костюмнарыгыз күпме тора?
– Турысын әйтәм, иҗатка акча кызганган юк. 50, 100, 300 меңлек костюмнарым да бар. Стилист ничек әйтә, шулай эшлибез. Быел аеруча киемгә игътибар бирдек. Зарлана башласаң, барысы кыйбат. Сәхнәдә костюмнар матур, затлы булырга тиеш.
"ШК - Язмыш" газетасыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 апрель 2023 - 10:03Без имениБик яратам Фирдусны. Ел саен концертларына йэрибез!👍👍
-
29 март 2023 - 19:27Без имениБик яратып тынлыйм Фирдусне. Жырлый да, бии дэ. Барысын да булдыра. Узе дэ бик ягымлы кеше. Чын Артист. Горурланабыз. Сэлэмэт булсын. Унышлар, только Алга.
-
29 март 2023 - 18:39Без имениФирдүс молодест!
-
29 март 2023 - 15:36Без имениБик хормэт итэм Фирдусне! Аллахы тэгалэ саулыклы озын гомерен бирсен!Унышлар телим Фирдускэ!
-
29 март 2023 - 15:01Без имениФирдуснен жырларын бик яратам. Ижади унышлар. Барысы яхшы булсын, амин
-
5 июнь 2023 - 15:36Сез дә кулланыгыз: тоз «ашаганнан» соң, чөгендернең баллылыгы арта Кәбестәне ни өчен тозлаганнарын һәркем белә. Ә менә яшелчә үскән түтәлне тозлаганнарын ишеткәнегез булдымы икән? Күпьеллык тәҗрибәләре булган бакчачылар шулай эшли дә. Аларча, түтәлләрне вакытында тозласаң, кишер һәм чөгендер зур һәм баллы булып үсә.200
-
5 июнь 2023 - 15:31Миллениум күперенең бер полосасы ябыла Казанда бу атнада Миллениум күперенең Әмирхан проспектыннан Вишневский урамына кадәр транспорт хәрәкәте ябыла.800
-
5 июнь 2023 - 12:53Гафу сорарга кайтыйк! “Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит!” - ди безнең акыллы халык. Шуны истә тотып, Исәк Сабан туена кайтып килдек әле. Туган авыл булмаса да, туган район! Чакыручысы да кем бит әле - Буа якташлар җәмгыяте рәисе Ирек Мөнир улы Закиров. Газетабызның дусты, ярдәмчесе.10402
-
5 июнь 2023 - 11:45Рүзилә Хәертдинова: "Тормышымда нинди авырлыклар булганын күз алдына да китерә алмыйсыз" Җырчы Рүзилә Хәертдинова хатын-кызлар киеме кибете ачкан. Бизнесы һәм шәхси тормышы турындагы сорауларга ул социаль челтәрдә җавап бирде.16300
-
5 июнь 2023 - 09:31Туганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык Туганнар арасында гаилә корырга ярамый, диләр. Башкалар ничектер, ә бездә бу сүзне чынга алучы, моңа игътибар итүче юк. Ирле-хатынлы туганнар арасында икетуган яки өчтуганнар күп. Әби белән бабай да үзара икетуган.63900
-
4 июнь 2023 - 18:01Мондый операциядән соң исән кала алмаячаксың, диләр аңа. Ә ул... Көзге уңышны җыюның кызган мәле. Бәрәңгедән соң кабакларны да кышкы саклауга куярга кирәк. Быел алар да бик уңган – һәрберсе тегермән ташы кадәр. Гәрәбәдәй ялтырап яталар бакча уртасында.91900
-
4 июнь 2023 - 12:50"Кабереңә ятып еласам да, соң инде..." Артур әнисенең кабере янында басып тора. Бүген әнисен җир куенына салдылар. Әнисе мәңгегә китте. Бик авыр иде аңа. Бер рәхәт тә күрсәтмәде бит ул әнисенә. Кабереңә ятып еласам да, соңдыр шул, соңдыр – ир уртасы булып килгән Артурның күзләреннән тәгәрәп-тәгәрәп яшьләр акты.263904
-
4 июнь 2023 - 12:40Тартуны ташлар өчен нишләргә? Берничә тапкыр талпынып та, тәмәке тартуны ташлый алмаучылар бар.41000
-
4 июнь 2023 - 10:48300 бит китап укымыйча йокларга ятмый Безнең арада гына уникаль шәхесләр җитәрлек. Шундыйларның берсе белән Лаеш районында таныштык. Александр Алексеев алты тел белә, гармунда да татарча көйләрне шәп итеп суза.27201
-
4 июнь 2023 - 09:12"Тимер эше үз эченә алып кереп китә, ясаган саен илһамланасың" Азу ярган сәвит сәясәтеннән соң, динебез баш калкыткан еллар кемнең дә хәтерендәдер. Диндар төркемгә иң беренчеләрдән килеп кушылган өлкәннәрдән яшьләрнең дә калышмавы, мәдрәсә тутырып, белем алырга килүләре нур өстенә нур иде!31601
-
3 июнь 2023 - 17:17"Авыруы аркасында әнине бик тилмертте. Чыгып качканын күрми дә кала иде..." Шәһәр уңайлыкларын кибетсез, мәктәп, клубсыз авылга алмаштырган кешеләрнең туган җирендә яшәүләрен батырлыкка тиңлим. Гөлнур апа белән Радик әфәнде Ефремовларның гомер көзләрендә Балтач районы Курамьял авылына күченүләрендә тагын бер хикмәт бар.249102
-
3 июнь 2023 - 14:38Таушалган кәгазь акчаны нишләтергә? Нинди акча белән кибеттә түләп була, ә нинди хәлдәгесен коммерция банкында алыштырырга туры киләчәк? Сүзебез шул хакта.36200
-
3 июнь 2023 - 14:22Ятимлек гомере буена сагалап кына торды аны Хариса апа Нәбиуллина да көчле рухлы сугыш чоры балалары буынының бер вәкиле иде. Әнә шулай диләр балачагы, яшьлеге Бөек Ватан сугышы елларына туры килгәннәр, ачынып.121708
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
5 июнь 2023 - 13:56Без имениНазсыз узган гомер дияр идем... Узен турында да уйларга кирэк шул,балалар дип яшэп,ахыры аяныч,парлы ялгыз инде.Бер түбә астында яшәсәләр дә, дошман булды алар
-
4 июнь 2023 - 23:36Без имениАфэрин. Аллах телэгэн бэндэсен туры юлга кертэ. Синен намаз укыган ул урыс каенанан белэн хатынын, татар ата ананнан купкэ эйбэт.Хатыным белән аның әнисе исламны кабул итеп, намазга басты
-
4 июнь 2023 - 14:24Без имениРэхмэт ,уңышлар сезгэ .Тумый калган сабыемны, бик еш төшемдә күрдем. Үпкәле иде ул миңа...
-
4 июнь 2023 - 11:15Без имениБэхеткэ,шатлыкка кумелеп яшэгез.Тигезлек белэн балаларыгызны устерегез.Э иренгэ баш иям,рэхмэт Анга.Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 12:57Без имениМеня яз син кешегэ гыйбрэт булсын дип. Бетереп тэ ташладылар матур историянеСара үз куллары белән әтине әнигә биргән
-
3 июнь 2023 - 08:29Без имениЛандыш молодец 😍Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 06:20Без имениДонья булгач,торле хэллэр була! Мин дэ белэм шундый гаилэне!Э нигэ калган гомерне матур итеп яшэмэскэ?!"Иремнең беренче хатыны белән кунакка йөрешәбез"
-
2 июнь 2023 - 20:24Без имениЮгары Лашчы авылы халкына изге эшләрендә АЛЛАҺ Тәгалә ярдәмен бирсен, ин шәә АЛЛААҺ!Авыл Сабан туйлары: кайда, ничек һәм ничә сумга узачак? "ШК" күзәтүе
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.184700
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.671805
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.727201
-
2 июнь 2023 - 15:49Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында балалар бакчасында, музыка мәктәбендә, китапханәдә булдыБүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы социаль объектларда булды. Беренче объект - «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге. Үзәк авыр тормыш хәлендә калган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләргә һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтә.36400
-
5 июнь 2023 - 15:36Сез дә кулланыгыз: тоз «ашаганнан» соң, чөгендернең баллылыгы арта Кәбестәне ни өчен тозлаганнарын һәркем белә. Ә менә яшелчә үскән түтәлне тозлаганнарын ишеткәнегез булдымы икән? Күпьеллык тәҗрибәләре булган бакчачылар шулай эшли дә. Аларча, түтәлләрне вакытында тозласаң, кишер һәм чөгендер зур һәм баллы булып үсә.200
-
29 май 2023 - 09:09Насыйп ярны ташлаганмын... Фаяз белән бер авылда, бер урамда уйнап үстек. Ул – беренче мәхәббәтем. Бик сабыр, тыйнак егет иде ул. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга киттем, ул авылда калды. Аралар шулай өзелде.330307
-
29 май 2023 - 09:38“Гакыйка корбанын балта белән чабарга ярыймы?” Газета укучылардан килгән сорауларга Әмәт мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.138524
-
29 май 2023 - 09:42Мәңге яшь калу сере нәрсәдә? Табиб ачыклык кертә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яшь категориясенең яңа квалификациясен кабул иткән. Аны кешенең сәламәтлеге һәм тышкы кыяфәте яхшыру, бала табу һәм эшләү сәләте арту, тагын бик күп факторлар белән бәйле рәвештә үзгәртергә булганнар.73800
-
29 май 2023 - 11:05Елан чакса нишләргә? Россия территориясендә еланнарның 90га якын төре яши. Аларның күпчелеге агулы түгел Бездә иң киң таралганы – кара елан. Аны кыр-болыннарда, катнаш урманнарда, елга-күлләр тирәсендә очратырга мөмкин.129000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика