16+

Фирдүс Тямаев: «Күңелдән кыз теләдем»

Татарстанның атказанган җырчысы Фирдүс Тямаев гаиләсендә зур сөенеч!

Фирдүс Тямаев: «Күңелдән кыз теләдем»

Татарстанның атказанган җырчысы Фирдүс Тямаев гаиләсендә зур сөенеч!

Фирдүс һәм Резедәнең иртәнге сәгать 6да 3 килограмм 700 граммлы кызы туган. Бу сөенечне уртаклашып, җырчының үзе белән хәбәргә чыктык.

- Кызыгыз дөньяга килү белән чын күңелдән котлыйбыз! 

- Әле тумаган  баланы күрсәтүнең мәгънәсен күрмәдем. Балага күз тия, хатын-кызга корсакны күрсәтергә дә ярамый. Үзебез өчен генә фотосессия оештырып алдык, аны да социаль челтәрләргә куймадым. Хәзерге яшьләрдә баланың җенесен белүгә корылган гендер-пати дигә нчаралар популяр. Андый мәҗлестән соң да, алдан өметләнеп күз тидереп була. Резедә дә каршы булды. Балалар концертларымда минем белән булгач, тамашачылардан бик күп сораулар килде: “Кайда соң, Резедә? Әллә аерылдыгызмы? Гел кечкенә малаең белән Резедә зурысы белән китеп бардымы?”, - дигән имеш-мимешләр килеп иреште инде. Хатыным халык янына чыгарга теләмәде, өйгә дә кешеләрне чакырмадык. Нинди генә чаралар булса да, башка җирдә үткәрергә тырыштым, чөнки кеше белән бергә вирус та йортка керә бит. Бала көткән хатынны борчыйсым килмәде. Резедәнең йөклелеген күпләр, хәтта танышлар да белмәде. Иң мөһиме - Резедәм авырып китмәсен инде дип борчылдым. 13 март өйдә дус-туганнарны җыеп, Коръән укытып алдык. Аннан соң да Резедә һәм балалар бераз авырып китте. 

- Кыз туасын алдан сиздегезме? Нинди исем кушарга уйлыйсыз?

- Күңелдән кыз теләдем. Әле исем турында уйланмадык. Исән-сау өйгә кайтып җитсеннәр әле. 

- Резедәнең хәле ничек? 

- Барысы да яхшы, Аллаһка Шөкер! Табиблар бала 20се туачак дигән иде, Резедәне 20 се балалар тудыру йортына илтеп куйдым. Ике малай туганда да гастрольләрдә идем, Резедә хастаханәгә таксида барды. Бу юлы үзем илтеп куйдым. Кайбер концертларымны күчерүемнең сәбәбе -  Резедә янында булу теләге. Тамашачылар концертлар күчерү өчен борчылды, әлбәттә. Казан концерты үткәннән соң, бер концертка да алынмадым. Резедәмне ялгыз калдырасым килмәде, аны сакладым. Дөнья хәлен белеп булмый, ике балабыз да бар бит. Тиздән гастрольгә чыгачакбыз, барысы да үз режимына кайтачак.

- Тормыш иптәшегез өчен борчылгансыздыр...

- Резедәнең тулгаклары башлангач ук, табибка шалтыраттык. Ул хастаханәгә килергә кушты. Резедәне кочаклап үптем, бик борчылдым, елыйсым килде. Тормыш иптәшем белән бергә бала табу  бүлмәсенә керү мөмкинлеге дә бар иде. Нинди генә көчле ир-ат  булсам да, якын кешеләремнең сызлануларын күңелгә якын алам. 

- Резедәне хастаханәдә калдыргач та, йокламагансыздыр?

- Йоклый алмадым, көтеп яттым. Иртәнге 6ларда Резидә бәби белән фотасын җибәргән. “Икегез дә сау-сәламәтме?”, - дип сорадым. Аллаһка Шөкер, икесе дә исән-сау. Бу хәбәр килгәч, шатлыктан еладым. Әнигә шалтыраттым, әби-бабай бездә кунакта иде аларны уятып әйттем. Кызганыч, бу шатлыклы мизгелләрне мәрхүм әти күрә алмады. Аның өчен дә уңайсызландым. Әле күптән түгел генә балдыз да кыз бала тапты. Аңа күнегә башлаган идем инде. Хәзер үземнеке зарыгып көтәм, миңа да охшаган ахыры (көлә). Бала тудыру йортына керергә рөхсәт иттеләр, хәл-белешергә барырга исәп. Резедә бала тудыру йортын да, табибны да үзе сайлады. “Җаның ничек тели шулай эшлә”, - дидем. Бүлмәбезне артык әйберләрдән арындырдык. Ике  улымның караватын ап-акка буяп кертеп куйдык. Бүлмәдә бала тавышы яңгыравын көтәбез. Хәзер 41дә бит инде мин, яшь барган саен әтилек хисләре артканнан-арта бара. Бу баланы тагын да ныграк сөярмен дип уйлыйм. Гастрольләргә ничек чыгармын инде ( көлә). Бөтен кеше дә кыз бала күңелеңне йомшартып бетерер дип көлә.   

- Улларыгыз бу хәбәрне ничек кабул итте?

- Аларны уятып сеңлегез туды дип әйттем. Барыбер Раян да, Кәрим дә балалар әле. Фотоларны күрсәткәч, сөенделәр инде. Бары бераз көнләштеләр дә бугай. Игътибарны 3 балага да бирергә кирәк. Балаларны үпкәләтергә ярамый. 

- Үзегезнең сәламәтлек ничек? 

- Концертларда аяк үзе турында сиздереп алгалый. Казан концертыннан соң ныграк авыртты. Ярты елдан соң тагын тикшеренү узасым була. Киләчәктә, бәлки, концертларны киметергә дә туры килер. Мораль яктан да арам, МХО бәйле белән өлешне күңел аша үткәрми мөмкин түгел. Концерт озак та бара. Быел бигрәк тә чыгышлар уңышлы бара, шөкер. Ныклап әзерләндек, тамашачы да моны сизеп алды.

Фирдүс Тямаевның шатлыгын уртаклашабыз. Гаиләләренә саулык-сәламәтлек, бәхет теләп калабыз! 

 

Язмага реакция белдерегез

101

3

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    0

    Котлыйм Сезне! Сау-сэлэмэт булып балаларны устерергэ насыйп булсын! Унышлар Сезгэ!

    • аватар Без имени

      2

      0

      Бэхетле, сау сэламэт булыгыз булыгыз Бэхетле балалар булып уссеннэр, эти - эни, эби-бабай назында Яратабыз

      Мөһим

      loading