“Тормыш булгач бар да була. Карасы да, агы да”, – диләр. Хыяллар өзелә, өметләр сүрелә. Җырчы Гөлназ Яхинаның да сәхнәгә килүе урау юллар аша булган.
Бүген ул – күчемсез милек сату буенча оешманың җитәкчесе, әни һәм җырчы. Ләкин бу уңышларның берсе дә югалтуларсыз булмаган.
– Гөлназ, күпләр өчен сез – яңа йолдыз. Ләкин сез мәдәният институтында белем алгансыз икән...
– Безнең нәселдә, гомумән, җырчылар күп. Танылган җырчы, опера артисты Мәрьям Рахманкулова әти ягыннан туганыбыз. Әти-әнинең дә тавышлары бик матур иде. Без гаиләдә өч кыз үстек һәм өчебез дә җырладык. Кечкенәдән гаиләдә бер мәҗлес тә җыр-моңсыз үтмәде. Апаларымның тавышлары көчле булса да, аларның сәхнәгә чыгу турында уйлары хыялда гына калды. Ә мин исә, кечкенәдән: “Җырчы буласым килә”, – дип сүземдә нык тордым. Районда узган бер чараны да калдырмадым, гел чыгыш ясый идем. Шуңа мәктәптән соң Арча педагогия көллиятенә музыка укытучысына укырга килдем. Вокал укытучым: “Тавышың бик матур, сиңа бу юнәлештә үсәргә кирәк”, – дип канатландырып җибәргәч, Казанга килү турында да уйлана башладым. II курсны тәмамлагач, кисәк кенә Мәдәният институтына укырга керергә теләп, шәһәргә чыгып киттем. Бу хакта әти дә, әни дә белмәде. Ул вакытта интернет юк, шәһәрне дә белеп бетермим. Ярый әле икетуган абыйның Казанда яшәве искә төште. Ул мине каршы алды. Аннан абый белән мәдәният институтына киттек. Җырчылар әзерли торган кафедраның мөдире мәрхүмә Рәхилә Мифтахова иде. Институтта аны эзләп табып, сөйләштек. Ул миңа укуны тәмамлап килергә киңәш итте. “Юк, минем быел укырга керәсем килә”, – дип сүземдә нык тордым. Ул вакытта бюджет урыннары барысы да тулы иде инде. Түләүле урыннар да санаулы... Рәхилә Хәйдаровна: “Ярар, кил. Түләүлегә алабыз. Тырышсаң, бюджетка күчерербез”, – диде. Канатланып кайтып киттем. Барысын әти-әниләргә сөйләдем, шөкер, алар каршы килмәде. Менә шулай көллиятне ташлап, институтка киттем. Тырышкан табар диләр, мин дә яхшы укыгач, бер елдан соң бюджетка күчтем.
– Белемегез дә булган. Сәхнәгә килүне нәрсә кичектерде соң?
– Мин гел мөстәкыйль булдым. Студент вакытта ук үз-үземә акча эшләдем. Элек район көннәре, республикакүләм чараларда алып баручы, җырчы буларак бик чыгыш ясый идем. Ул вакытта бераз таныла башлаган идем инде. Әмма холкымның бер начар ягы бар: гаделсезлек, икейөзлелекне күрәм икән, күңелем кайта. Сәхнәдән китүнең төп сәбәбе дә шул. Бер җыр бәйгесендә катнашкан идем. Анда бәяләү бөтенләй объектив булмады, шушы гаделсезлекне күреп, бик гарьләндем. Җиңелә дә белергә кирәктер, әмма жюри әгъзаларының сүзләре күңелемә каты бәрелде. Ул вакытта мин гаиләле кеше идем инде. Өзгәләнүемне күреп, ирем: “Артист тормышы һәрвакыт юлда уза. Бу тыңгысызлык сиңа кирәкме?” – дигәч, үземне тулысынча гаиләгә багышладым. Сәхнә турында оныттым. Ләкин сәхнәдә чыгыш ясау теләге күңелне гел тырнап торды. Аннан минем белән бергә укып йөргән кызлар телевидениедә күренә башлады. Әти-әни өйгә кайткан саен: “Сине телевизордан кайчан күрербез икән?” – дип ярага тоз салып торды. Хәзер инде әти-әни дә мәрхүмнәр. Алар мине сәхнәдә күрергә теләде. Мин дә бу уйларны күңел түрендә саклап йөрттем. Менә хәзер инде әти-әни васыятен үтәргә, хыялларымны чынга ашырырга вакыт җитте.
– Җырларыгыз да башкалардан аерылып тора. Тизрәк танылып китәр өчен, бәлки, халык күңеленә якынрак көйләрне сайларга кирәктер? Бу хакта уйланмадыгызмы?
– Элек җырчылар бәйгеләрдә катнаша иде, хәзер алар да башка. Дөрес, һәркемнең җырчы буласы, сәхнәгә чыгасы, тиз генә танылып акча эшлисе киләдер. Әмма минем өчен иҗат – күңел көзгесе. Җырларны тыңлаучыга ярарга тырышып сайламыйм. Һәр җырымда минем уйларым, күңел халәтем чагыла. Мин хатын-кызларның гимны булырлык җыр әзерләргә теләдем, чөнки, чыннан да, хәзерге заман хатын-кызларына сокланам. Алар кыю да, тырыш та, чибәр дә, шул ук вакытта назлы да, нечкә күңелле дә, ихлас та. “Мин...” җыры нәкъ шуның турында. Үзеңнең тәҗрибәңне җыр итеп салгач, ул тамашачыга да башкача тәэсир итә. “Мин...” җырына клип төшергәч, аны тәкъдим итү кичәсе оештырырга булдык. Җырны беренче тапкыр ишеткән кешеләрнең дә күзләре яшьләнде, чөнки һәркем үзенә аваздаш, якын сүзләрне ишетә.
– Клип төшерү генә 2 миллионга баскан дип ишеткән идем. Хакмы? Бер видео өчен бу бик зур сумма бит.
– Әйе, аз түгел. Ләкин эшлисең икән, җиренә җиткереп башкарырга кирәк. Ут куелышы, төшерү ысуллары ягыннан гына да клип башкалардан аерылып тора. Бу клипта үземнең күңелемне чагылдырырга тырыштым, шуңа ихлас, чын күңелдән яратып эшләдем. Моны тамашачылар да сизеп алган, күрәсең. Иҗатым белән кызыксынучылар артты. Шалтыратып банкетларны белешә башладылар. Дөресен әйтәм, банкетка йөреп акча эшләү – минем максатым түгел. Мин үз-үземә спонсор. Аллаһка шөкер, иҗатымны яшәтерлек бизнесым бар. Мактанып, масаеп әйтмим, ләкин бар тапкан малым үземнең тырышлык нәтиҗәсе. Минем дә ялгышкан, “сынган” мизгелләрем булды.
– Сез күчемсез милек сату буенча фирманың җитәкчесе дә. Бу юнәлешкә ничек кереп киттегез?
– Әнием гомер буе универмаг директоры булып эшләде. Искиткеч төгәл кеше иде. Әти дә җитәкче урында, җитештерү комбинаты җитәкчесенең урынбасары булып хезмәт куйды. Күрәсең, эшмәкәрлек сәләте миңа алардан күчкән. Күчемсез милек өлкәсенә бөтенләй очраклы килеп эләктем. Гаиләбез өчен фатир эзләдем. Фатирны да таптым, үзем дә риэлторлык өлкәсенә кереп киттем. Кызлар белән берләшеп, үзебезнең фирманы ачтык. “Бизнеста дуслык юк”, – диләр. Бу сүзләр өлешчә безгә дә кагылды, берничә ел бергә эшләгәннән соң, һәркем үз юлы белән китте. Мин яңа оешма ачып җибәрдем, хәзер дә кул астымда зур команда эшли. Без бары тик оешмалар өчен күчемсез милек сайлау белән шөгыльләнәбез. Инвесторлар, вип-клиентлар белән генә эшлибез. Бу өлкәдә без – беренче, горурланып әйтә алам. Мин эшемдә яңа үрләр яулап тордым, әмма гаиләдә кризис башланды.
– Нәрсә булды?
– 12 ел бергә гомер иткәннән соң ирем белән аерылдым. Балаларыбыз булмады. Ирем дә, мин дә нинди генә табибларга мөрәҗәгать итмәдек. Өметне өзгәч, “әбиләр”гә дә йөреп карадык. Булмады. Нәрсә дисәк тә, гаилә тормышын балаларсыз күз алдына китерү кыен. Балалар булмагач, вакыт узган саен мөнәсәбәтләр үзгәрә. Бер-береңне ир-хатын кебек түгел, ә абый-сеңел төсле кабул итә башлыйсың икән. Шуңа күрә икебезгә дә кыен булса да, барысын уртага салып, аерылырга карар кылдык. Без бәхәсләшмәдек, дуслар булып калдык. Аның да, минем дә әти-әни буласы килде. Күрәсең, бу бәхетне бергә татырга язмаган.
– Матди яктан байлык та зур сынау диләр. Килешәсезме?
– Кешенең чын йөзен күрергә телисең икән, аңа акча һәм дәрәҗә бир. Һәркем байлыкны күтәрә алмый икән. Икенче ирем белән гаилә коргач, тормышыбыз бик авыр башланган иде. Бер елдан соң, кисәк кенә эшебез җайланды, зур уңышларга ирештек. Без сөендек, әлбәттә. Ә бу Аллаһы Тәгаләдән сынау булган икән. Кемнедер гаепләп сөйлисем килми. Бу хәлне гыйбрәт өчен генә сөйлим. Шунысы хак: байлык та сынау.
– Хәзер икенче ирегез белән аралашасызмы?
– Аерылсак та, без элемтәдә, ул – баламның әтисе.
– Әти-әниләрегез вафатына ничә ел булды инде?
– Әтинең вафатына ун ел булды. Ул егылып, бик каты имгәнеп урын өстендә ятты. Торып йөри алмагач, әти биреште. Әтине күбрәк әни тәрбияләде, шуңа аның вафатыннан соң, әни дә тормышының мәгънәсен югалткан кебек булды. Әнидә деменция авыруы башланды. Аның көннән-көн боегып баруын күрү кыен булды. Римма апам әти-әни янына кайтты, алар күбрәк аның карамагында булды. Ул вакытта минем дә кызым кечкенә иде әле, шуңа күрә апама чиксез рәхмәтле. Әлбәттә, һәрберебез көченнән килгән кадәр ярдәм итте. Тырыштык, ләкин авыру көчлерәк булды. Әни сабый бала хәлендә калды, саташа башлады. Бу дөньяда һәркем үз-үзенә хуҗа дип уйлаучылар ялгыша. Әнигә, әтигә бик ярдәм итәсем килде, мөмкинлегем дә бар иде. Кызганыч, дәвасын таба алмадык. Әтине югалту бик авыр булды. Әни күп вакыт эштә булгач, балалар бакчасына да, табибларга да әти белән йөрдек. Әни дә киткәч, бөтенләй ятим калдым инде...
– Социаль челтәрләр күпләрнең авызын чиште, акыл өйрәтүчеләр артты. Кая гына карасаң да, киңәш бирүчеләр табыла. Сез кеше фикеренә колак саласызмы?
– Башкаларның фикерен тыңлыйм, үземчә эшлим. Ләкин мин шулай уйлыйм дип кенә дә тормыш бармый. Соңгы ике-өч елда күңел халәтем бераз үзгәрде. Ачык йөзлелегем, ихласлыгымнан файдаланучылар да булды. Дөресен әйткәндә, мин үзем дә моңа юл куйдым. Хәтта кызлар белән очрашсак та: “Әйдәгез үзем түлим”, – дип тордым. Аның да чамасын белергә кирәк шул. “НУР” хатын-кызлар социаль инициативалар ассоциациясе белән танышкач, тормышка карашларым үзгәрә башлады. Кешеләргә ярдәм итүнең нәтиҗәлерәк юлларын таптым. 2025 елдан мин бу оешманың даими иганәчесе. Күптән түгел генә ассоциация “Кояш балалары” өчен хәйрия концерты оештырды. Без дә кызым белән чыгыш ясадык, авыру балалар белән бергә музыкаль номер әзерләдек. Һичшиксез, мохит кешегә бик нык тәэсир итә. Тормыш тәҗрибәсе җыелган саен, кайбер кешеләр белән элемтәләр дә өзелә икән. Элек: “Баегач сөйләшми башлады, йолдызлык чире белән авырый”, – дип әйтүчеләрне аклый идем. Ул алай түгел икән. Мин үсәм, яңа белемнәр туплыйм, яңа үрләр яулыйм, ә янәшәмдәге кешеләр шул ук дәрәҗәдә кала. Кат-кат шул ук хаталарын кабатлый. Ә бит һәркемгә гомер бер генә бирелә, шуңа күрә андый кешеләргә вакытны сарыф итәсе килми. Моңа һәркем хокуклы.
– Бала – сезнең иң зур хыялларның берсе булгандыр, мөгаен?
– Әйе, әни булган көн – иң бәхетле көнем. Кызым Ясминә үзем кебек актив, җырларга ярата. Холкы – гел әнинеке инде. Үзсүзле, кыю кыз, шөкер. Минем кебек беркатлы булмасын, хәзер андый кешеләргә яшәү кыен.
– Хатын-кыз буларак сез бәхетлеме?
– Үземне бәхетсез дип әйтергә хакым юк. Мин бик бәхетле әни. Бердәнбер кызым Ясминәм бик акыллы, сәләтле бала. Эшем дә гөрләп бара, күз тимәсен. Якыннарымны, үземне сөендерергә мөмкинлек бар. Мин көчсезлекне күрсәтергә күнекмәгән. Әмма мин дә таш түгел, гап-гади хатын-кыз. Утырып елыйсы килгән, күңел тулган чакларым була. Өйгә кайтып, көчле ир-ат җилкәсенә сыенасы да килә. Әлегә минем йөрәгем буш. Эштәге уңышлар – гаилә бәхетен алыштыра алмый. Гаилә учагын саклаучы, назлы хатын-кыз буласым килә. Аллаһ Тәгалә һәркемгә тиң яр насыйп итсен иде.


Билгеле булганча, Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Комментарийлар