16+

Гөлназ Сираева әтисе турында: «Хатын-кыз тормышка барыбер җайлаша ала, ә ир-атларга авыррак...»

Җырчы Гөлназ Сираева әтисе янына кунакка кайткан. “Шәһри Казан.Язмыш” газетасына биргән әңгәмәсендә Гөлназ әнисе вафатыннан соң, әтисенең янәдән гаилә кормавы турында әйткән иде.

Гөлназ Сираева әтисе турында: «Хатын-кыз тормышка барыбер җайлаша ала, ә ир-атларга авыррак...»

Җырчы Гөлназ Сираева әтисе янына кунакка кайткан. “Шәһри Казан.Язмыш” газетасына биргән әңгәмәсендә Гөлназ әнисе вафатыннан соң, әтисенең янәдән гаилә кормавы турында әйткән иде.

– Әти бер ялгызы авылда яши. Миннән 300 километр ераклыкта. Бу хакта җиңел генә сөйләп булмый.  Ирсез калган хатын-кыз тормышка барыбер җайлаша ала, ә ир-атларга авыррак. Менә утыра ул берүзе генә өйдә. Күрше кереп “хәлен белә” имеш... Минем нәрсә турында әйткәнемне аңлыйсыздыр... Аннан мин кайтам. Өйдә ниндидер чит-ят исләр бар.  Ә мин тумыштан бик нык чисталыкны яратам. Дөресен генә әйткәндә, авылга кайтып әниләре пешергән тәм-томнарны ашаучыларга ак көнчелек белән карыйм. Мин авылга техничка урынында кайтам. Балачактан тычканнардан куркам. Әти: “Алар бит бәләкәй, үзләре кешеләрдән куркалар”, – дигәч, ышанган идем. 11 яшьләр булганда, җәй көне сеңлем белән веранда да йокларга яттык. Анда капчыклар да тора иде, шунда аяклар терәлеп торганы хәтеремдә. Төнлә аягыма нидер ябышты. Аягымны болгыйм, ә ул әйбер төшми. Куркудан кычкырып җибәрдем, сеңлем торып утны кабызса... Мине күсе тешләгән.  Сеңлем көлә, ә миндә шок. Атна буе аяк киеме кия алмавым истә , – дигән Гөлназ социаль челтәрдәге сторисларында.
Җырчының сүзләрен язылучылар төрлечә аңлаган, шуңа күрә Гөлназ Сираева ачыклык кертергә ашыкты.
– Әтинең дә, аның туганнарының да миңа бернинди шикаяте юк. Алар минем күпме эшләгәнемне дә, күпче көч, энергия, акча сарыф иткәнемне дә бик яхшы белә. Мин әтине бик яратам. Минем белән якыннан таныш кешеләр дә әти кызы булуымны белә. Балачактан ук әти минем таянычым булды. Хәтта әнинең ачуы килгән чакларда да әти мине аклый иде. Ул һәрвакыт минем яклы булды, – дигән җырчы. 
“Шәһри Казан. Язмыш” газетасында интервьюда Гөлназ әтисенең ялгыз яшәве турында болай дип әйткән иде: 
– Ир-атка хатын-кызсыз яшәү бигрәк авыр. Янәдән гаилә корырга мин дә, туганнар да үгетләп карады. Әмма ул өйләнмәде, әнигә тугры булып калды. Әтине үзем белән яшәргә дә чакырам. Олы яшьтә булгач, гомер буе яшәгән урынын калдырып китәргә теләми. Һәр елны күченеп килергә кыстыйм. “Ярар, икенче елга”, – дип җавап бирә, шуңа күрә авылга да мөмкинлек булганда ешрак кайтырга тырышам, чөнки хатын-кыз эшләрен эшләүче юк. Әти чиста-пөхтә кеше, әмма ир-ат яшәгән өй – ир-ат яшәгән өй инде. Хатын-кыз кулы җитми. Кайткач, өйләрне җыештырып, ашарга әзерләп китәм.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading