16+

Гөлзада-Илгиз Хәсәншиннар: “Салават абый үзе дә белмәстән безне кавыштырды”

Гөлзада һәм Илгиз Хәсәншиннарны күпләр Салават Фәтхетдинов төркеме аша беләдер.

Гөлзада-Илгиз Хәсәншиннар: “Салават абый үзе дә белмәстән безне кавыштырды”

Гөлзада һәм Илгиз Хәсәншиннарны күпләр Салават Фәтхетдинов төркеме аша беләдер.

Сәләтле яшьләр белән күрешеп әңгәмә кордык. Яшьләрнеке яшьләрчә була инде. Җиңел, рәхәт бик позитив әңгәмә булды.

– Икегез дә җырчыларның төркемнәрендә эшләп алдыгыз. Гөлзада - Фирдүс Тямаевта, Салават Фәтхетдиновта, Илгиз дә “Салават” җыр театрында эшләгән. Ни өчен төркемнәрдән китәргә булдыгыз?
Илгиз: Мәдәният институтында укучыларның күбесе сәхнәгә юлларын җырчыларның төркемендә эшләп башлыйдыр. Студент вакытта Алсу Фаракшина, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар белән эшләп алдым. Дүртенче курста диплом алдыннан практика үтәргә кирәк иде. Безгә урынны алдан уйлап, сайлап куярга куштылар. Шулай 3 курс ахырында имтиханнар алдыннан Салават абыйны тотып алдым. Хәлләрне аңлатып бирдем: “Сездә укып та, сездә практика узмасам дөрес булмас. Сездә эшлисем килә”, – дидем. “Үҗәтлек өчен бер балл өстим, уйлап бетерербез”, – диде. Менә шулай 28-29 сезоннарда алып баручы һәм җырчы буларак эшләп алдым. Ә Гөлзада миңа кадәр 27 сезонда эшләгән. Салават абый төркеменнән китүнең сәбәбе – уку. Мәрхүмә Фирдания апа Садриева театр факультетына ассистентура-стажировкага укырга керергә тәкъдим итте. Дәресләр күп булгач, гастрольләрдән читләшергә туры килде. Башлаган эшне җиренә җиткереп тәмамларга кирәк бит. Без Салават абый белән үпкәләшеп аерылышмадык. 
Гөлзада: Салават абыйның төркемендә сәхнәдә тәүге адымнарымны атладым. Әмма мин Казан федераль университетында укыгач, имтиханнарым гастрольләр белән кисеште, шуңа күрә төркемнән китәргә туры килде. Укуны тәмамлагач, кире кайтырга теләгән идем, тик буш урын булмады. Бер ел балалар бакчасында да эшләп карадым. Әмма сәхнәсез яши алмавымны аңладым. Шул вакытта Фирдүс Тямаев төркеменә бэк-вокалда җырлаучылар кирәк булды. Фирдүс абый белән 4 ел эшләдем. Әмма хатын-кызга вакытында шәхси тормышын җайлап, гаилә корырга кирәк. Ә Фирдүс Тямаевның гастрольләр графигы белән шәхси тормышны кору җиңел түгел, хәтта әти-әниләр янына Сарманга кайтырга да вакыт бик аз иде. Миңа айга бер булса да туган йортка кайтып килергә кирәк. Фирдүс абый төркеменнән шуңа күрә киттем. Август аенда Салават абый концертына килгәч, ул мине өстәмә концертларында җырларга чакырды. Шуннан соң, төркемдә калырга тәкъдим булды. Урау юллар үтеп янәдән Салават абый төркеменә әйләнеп кайттым. 

– Гел бер җирдә йөргәнсез икән. Димәк, сез күптән таныштыр инде? 
Гөлзада: Дөресен генә әйткәндә, Илгиз белән бик еш очрашып, кисешеп торганбыз. Әмма бер-беребез белән таныш түгел идек. Аралаша башлавыбыз да бик кызык булды. Мин Салават абый төркемендә “Татар җыры” фестивалендә чыгыш ясаган идем. Илгиз гаилә дуслары белән концерт карарга килгән. Үзе дә Салават абыйда эшләгәч, социаль челтәргә һәркемне билгеләп куеп видео төшереп керткән. Сәхнәдә булганнардан мине генә якыннан белмәгән. “Бу бала үпкәләп калмасын”, – дип мине дә билгеләргә булган. Рәхмәт әйтеп җавап бирдем. Менә шулай аралаша башладык. Салават абый үзе дә белмәстән безне кавыштырып куйды. Әле шунысы кызык: икебез дә 2013 елда “Татар моңы” бәйгесендә катнашкан булганбыз. Килен булып төшкәч, бергәләшеп альбомнарны карап утырдык. Илгизнең альбомында шул бәйгедә төшкән уртак фото бар. Беләсезме, Илгиз нәкъ минем артымда басып торган. Без гел бер җирдә йөргәнбез, әмма язмыш безне үз вакыты белән кавыштырды. 

– Сезне никах-туе оештырдыгыз дип беләм. Ни өчен алай?
Илгиз: Ун еллап мәҗлесләр алып баргач, хәмер булган бәйрәмнәрдән туйдым кебек. Хәмер эчеп бәйрәмнең ямен бозучылар булгалый. Сугыш, ызгыш-талаш – матур түгел бит инде. “Хәмерсез мәҗлес – күңелсез”, – дип андый бәйрәмнәрдә булмаган кешеләр генә әйтәдер. Хәзер халык барыбер мәҗлесләрдә үзен тыйнак тота, монысы шатландыра. Акылга керә башладык, Аллаһка шөкер (көлә). Тормышның ямен тоеп, юк кына әйбердән дә кызык таба белә торган кешеләр хәмерсез дә бик яхшы бәйрәм итә. “Тормыш иптәшем минем белән бер фикердә булса яхшы, киресенчә булса, аны ничек тә хәмерсез генә мәҗлес үткәрергә күндерәсе була инде”, – дип уйлап йөрдем. Гөлзада белән бу темага сөйләшкәндә фикерләребез туры килде. 
Гөлзада: Минем дә нишләптер зурлап туй үткәрәсем килмәде. Әлбәттә, туй күлмәген киеп матур итеп фотога төшәсем килде, шуңа күрә язылышырга барган көнне туй күлмәгендә булдым. 

– Эстрадада парлы җырчылар күп, көндәшлектән курыкмыйсызмы?
Илгиз: Үзе генә җырлаучы артистлар белән чагыштырсак, парлы җырчылар аз әле ул. Җырчылар бер-берсенә охшарга мөмкин, ә менә парлы җырчылар күпчелек очракта – ир белән хатын. Һәр гаиләнең үз мохите була. Сәхнәдә спектакль уйнарга тырышсаң да, барып чыкмаячак. Ясалмалыкны тамашачы сизеп ала. Бер мөнәсәбәтләр дә идеаль түгел, һәр гаиләнең үз стиле. Мин көнчелекне “ак” һәм “кара”га аерып тормыйм. Көнчелек – көнчелек булып кала. Үзенә ышанган кешеләр көнчелек, көндәшлек турында уйланмыйдыр. Безнең үз юлыбыз. Ә көндәшлек булу – нормаль күренеш. Тамашачылар да артистларны бер-берсе белән чагыштыра, моңа аптырарга кирәкми. 

– Эстрадада иерархияне сизәсез, димәк?
Гөлзада: Җырчыларның төрле дәрәҗәдә булуы табигый. Шәхсән минем моны сизгәнем бар, тоемлавым да көчле. Илгиз андый әйберләргә игътибар итми, үз максатына бара. Ә мин нечкә күңелле кеше, ниндидер кырын караш сизсәм дә елап җибәрә алам. Андый әйберне кыенрак кабул итәм. 

– Гөлзада, өйләнешкәнче шәхси тормышыңны яшердең. Ни өчен?
Гөлзада: Бу безнең уртак теләгебез иде. Парлы җырчылар буларак чыгыш ясамасак, хәзер дә иремне артык күрсәтмәс идем. Социаль челтәрдә шәхси тормышны күрсәтүне бик хупламыйбыз. Без, гомумән, парлы җырчылар булырбыз дип уйламаган идек. Илгиз белән танышкач: “Мин үземә артист хатын теләмәдем. Әмма шулай килеп чыкты, сине яраттым”, – диде. Ул парлап чыгыш ясауга каршы булды. Әмма туйга туганнарыбызга бүләк итеп яздырган җырыбыз тамашачыларга ошагач, бергә җырларга булдык.

– Илгиз, тәкъдим ясавың ничегрәк булды. Бу сорауга җаваплы карадыңмы?
Гөлзада: Илгизә, бер кызык әйбер әйтәм. Илгиз тәкъдим ясаганда, никах көнебез билгеле, әти-әниләребез таныш иде инде. Ул тәкъдим ясауны искә төшергән саен, көлүдән күз яшьләрем килә. 
Илгиз: Мин бу тарихны бергә яшәвебезгә 50 ел булганда кино төшергәндә генә сөйләрмен дип уйлаган идем. Сезгә эксклюзив була, беркайда да сөйләгәнем булмады әле. Без гаилә дусларыбызга Уфага яңа ел каршы алырга бардык. Мин бүләкләр бирә белмим, алырга да яратмыйм. Нәрсә бүләк итәргә белмәгәч, йөзек бирергә уйладым. Бу тәкъдим ясау булмады әле.

Гөлзада: Минем өчен бу бүләк Илгизнең ниятләре җитди икәнен аңлатты. 
Илгиз: Алдан түләп, предоплата ясап куйдым (көлә). Җәен кыз сорарга бардык, барысын да сөйләштек, никах көнен билгеләдек. Ә мин һаман тәкъдим ясый алмыйм, җае туры килми инде. Хатын-кызны бераз шаккаттырырга кирәк бит. Шулай итеп, “Кольцо” сәүдә үзәге янында бөтен Казан күренеп торган матур бер ресторан сайладым. Гөлзаданы “видеограф белән сөйләшергә” чакырдым.
Гөлзада: Мин сәерсендем, әмма бернәрсә дә сорамадым. Без ул көнне бераз талашып алган идек. “Видеографны затлы ресторанга ник чакырды икән?” – дип уйладым. Парковкага килеп туктадык. Кабатлап, әйтәм парковка бу.
Илгиз: Без нәкъ Мулланур Вахитов һәйкәле янына килеп туктадык. Ә минем багажникта чәчәкләр, ә йөзекне нәкъ Гөлзада каршындагы тартмага әзерләп, ачып ук куйдым. Мин багажниктан чәчәкләр алырга чыгып киттем. “Тартманы ач әле, анда күзлек бар иде”, – дим. 
Гөлзада: Ә мин тартманы ачтым, күзлеге юк. Ачу белән карыйм, таба алмыйм. “Юк монда”, – дигәч. Илгиз килеп, йөзекне алып күрсәтте. Яртылаш тезләнгән дә булды. 
Илгиз: “Чыгасыңмы?” – дидем, аннан “чыгасың инде”, – дип өстәп куйдым (көлә). Мәҗлеснең көне билгеле бит инде. Бу хәл Мулланур Вахитов һәйкәле янында булды. Тагын бер һәйкәл куярга кирәктер анда (көлә). Күпләр кинотеатрда, сәхнәдә тәкъдим ясыйлар. Ә минем башкалардан аерылып торасы, оригиналь буласы килде. 

– Илгиз, син Рифат Зариповның туганымы әллә? Бик охшагансың.
Илгиз: Бу сүзләрне бик еш ишетәм. Әйе, без әти ягыннан дүртенче буын туганнар. Кемдер дүртенче буынны туган дип тә атамыйдыр. Әмма гаиләләребез аралашып яши, шөкер. Мин тумышым белән Самара өлкәсеннән. Әти баянда уйнагач, мин дә баянчы буласы идем. Әлмәткә укырга да кердем, әмма Рифат абый Казанга килеп карарга киңәш итте. Мине әллә кемнәргә охшаталар – Салаватның, Раяз Фасыйховның яшь чагы, диләр. 

– Арагызда көнчелек бармы?
Гөлзада: Илгизгә үземә ышанган кебек ышанам. Көнчелеккә сәбәп биреп тә тормыйбыз. Телефоннар тикшергәнебез юк, шөкер. Чамасын белеп кенә.
Илгиз: Бөтенләй көнләшмәсәң, кешегә карата битараф дигән сүз бит инде. Бераз шаяртып, төрттереп алабыз. Әмма гаиләдә иң мөһиме – хөрмәт.

– Кайсыгыз кызу канлы?
Гөлзада: Илгиз бик тиз кызып китә, әмма тиз суына да белә. Кайвакыт ачу да килә әле. Талашып алабыз да, Илгиз 2 минуттан бернәрсә булмаган кебек сөйләшеп йөри. Ә мин күпвакыт сабыр итәм, үз эчемә җыям, аннан бер мизгелдә барысы да чыга. Ачу саклый торган гадәтем дә бар, бу яктан без Илгиз белән пар килгәнбез.

– Гөлзаданы елатканың бармы, Илгиз?
Гөлзада: Мин бик нечкә күңелле кеше, хәтта кино караганда да елап җибәрә алам. Илгиз, махсус мине елатырга теләми инде.
Илгиз: Берсендә өйгә кайттым, Гөлзаданың күзләре шешенеп беткән. “Нәрсә булган икән?” – дип курыктым. Ә монда сериал беткән икән бит. Балакаем, шуңа борчылган. Иҗат кешесе шундый нечкә күңелле буладыр, чөнки һәр нәрсәне үзебез аша үткәребез. Мин үзем дә әти-әни турында моңсу җыр ишетсәм, елап җибәрә алам. Ир-атлар да елый, моннан оялырга кирәкми. 
Гөлзада: Беренче тапкыр Илгизнең елаганын әнисенең бертуган апасының тормыш иптәше вафат булгач күрдем. Без очрашып йөргән вакытлар, ул мине Сарманнан кереп алды. Казанга барабыз. Кәефе юк инде, мин ничектер сөйләштерергә тырышам инде. Радиодан бер-бер артлы моңсу җырлар уйнады. Бервакыт Илгиз үкси-үкси елый башлады. Мин нәрсә эшләргә белмичә, каушап калдым. Аның елавын күрү бик кыен булды.
Илгиз: Хатын-кыз янында еларга тырышмыйсың инде. Әмма тормыш булгач, төрле хәлләр була. 

– Сез әле яшьләр, танылырга кыенмы?
Илгиз: Һәр заманның үз рәхәте, үз кыенлыгыдыр. Элек җырчылар җыр яздыру өчен радиога барган, худсоветлар аша үткән. Җырлары телевидениягә эләгә алмаган. Ә хәзер акча түлисең дә, ротациягә бирәсең. Әмма шул ук вакытта җырчылар да күп бит. Һәркем барып җыр яздыртып таныла ала.
Гөлзада: Әле шунысын да исәпкә алырга кирәктер. Зур җырчылар да, безнең кебек эстрада да күтәрелеп килүчеләр дә, бер тавыш яздыру студиясенә йөри. Әлбәттә, аларның финанс яктан да, элемтәләр ягыннан да мөмкинлекләре күбрәк. Исемне таныту, тамашачылар мәхәббәтен яулап алу өчен бик нык тырышырга кирәк.

Илгиз: Сәләтле булып та, тамашачы кабул итмәскә мөмкин. Уңыш сере юк. Эстрадада эшләү лотерея уйнауга тиңдер ул. Яңа артистлардан гел: “Эстрадага нинди яңалык алып киләсез?” - дип сорыйлар. Кирәкми яңалык, булганын югалтмыйк әле. Мин үзгәрешләр өчен ачык, әмма үткәнне, булган байлыгыбызны югалтырга ярамый. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading