Тансык бәхетен кысып кочаклаган Гүзәл Гайнуллина өч ел элек кенә кияүгә чыккан.
Баш түбәсенә җирдән сөйрәлүче фата түгел, нәни генә ак эшләпә утырткан, килешле генә күлмәктән! Рәсми имза, пар балдаклар – инде канунлы ир белән хатын алар!
Мәхәббәтле гомер йомгагын ашыкмый гына сүткән К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма артисты Гүзәл Гайнуллинага бәхет теләп, аның социаль челтәрләрдән ябык тормышына күз салдык: ятимлек сагышы, үҗәтлек, югалту-табышлар...
- Еллар йөгерсә дә үзгәрмисез, Гүзәл, гел гүзәлсез! Һаман да чибәр, сылу. Никтер игътибар үзәгеннән читтәрәк булырга тырышасыз. Күпләр интернет киңлегендә чәй эчкән касәсенә кадәр күрсәткәндә, заманчалыктан калышсыз, димме..
– Юк, артта калуым түгел, үз бәхетемне күз тиюдән саклыйм мин. Мактанырга да яратмыйм, аннары нинди генә күз текәлмәс? Арада хөсетлесе, көнчесе булыр. Күргән кыенлыкларым барысы да ятим балачакта калды, хәзер бер бөртек авырлык күрмичә, бик бәхетле яшим! Сарманнан шәһәргә кузгалганда, укытучыларым: “Гүзәл, сине алда бәхет кенә сөендерсен!” – дигәннәр иде, теләкләре фәрештәләрнең амин дигән сәгатенә туры килде, күрәмсең. Авырлыклар да онытылды, ләкин искә төшкәндә, барыбер күңел әрни.
– Ятимлек бир иртә эзләп тапкан сезне.
– Миңа – 8, апама 12 яшь иде. 3 яшемдә чакта ук әти белән әни аерылышканнар. Балалар бакчасында йөргән чагым, әтинең әни янына килеп, икесенең кычкырып бәхәсләшкәннәрен хәтердә. Сәбәпләрен белмим, безне тәрбияләп үстергән бабай: “Үскәч аңларсыз, әле, балалар” – дия иде. Әни район хакимиятенең финанс бүлегендә баш хисапчы булып эшләде, әти йөртүче иде. Бәлки әнине көнләшкәндер дә, кем белә. Әнине, 28 март көнне язгы пычракны ерып барганда, тыкрыкта автобус бәрдереп киткән. Ул көнне керләр юа иде ул. Без дә өйдә. Кинәт кенә күздән югалды ул. Әнине көтә-көтә йокларга яттык. Иртән әти килеп керде. “Әниегез хастаханәдә” , – дигән иде дә, ул чакны өзелгән инде. 35 яше дә тулырга өлгермәстән, китеп барды мәрхүмә. Авылда җирләдек. “Әниегезне күмгәч тә урамда туп уйнап йөрдегез”, – дип сөйлиләр, бала гына бит, аңлап та җиткермәгәнбездер. Әй, бик чибәр, уңган, булган хатын, классик язучыларның әсәрләрен яратып укыды. Киштәбездә китаплар бик күп иде. Үз китапханәсен булдырырга теләпме, һәр китапның читенә: “Мәрьям китапханәсе”, – дип тә язган әле. Әнине гомере буе сагындым. Елыйсы килгән чакларда, аны бүлмәнең бер читендә утырып тора дип, күз алдына китерә идем.
– Әниегезне җирләгәч, туганнар арасында тәрбия мәсьәләсенә кагылышлы бәхәсле сүз чыкмадымы?
– Чыкты. Әти безне үзенә алырга теләде, Азнакайга ятимнәр йортына җибәрергә дигән сүз дә чыкты. Заһит бабай бирмәде. Әти белән бабай сүзгә килеп, судлашып беттеләр. Бабай хәтта алименттан баш тартты. Соңрак дуслаштылар. Без: “Бабай белән калабыз”, – дидек. Бабай – фронтовик, 40 ел укытучы булып эшләгән, ул елларда ук бакчасында яшелчәсен, карбыз белән кавынга кадәр үстергән, бик укымышлы кеше. 70 яшендә авылдагы өйне бикләп безнең янга, ике бүлмәле фатирга күченде. Тәхфәнур әби, инсульттан, әнигә кадәр ике ел элек үлеп киткән иде. Әти өч тапкыр өйләнеп карады, бүтән баласы тумады. Ә мине ул гел малай дип көткән. Тугач, әнигә үпкәләгән... Үзе салган өйдә, ялгызы олыгаеп барганда янына кайта идек тә, өйне җыештырабыз, тәмле ризыклар пешерәбез: “Ярый, икегез дә кыз булгансыз!” – дип куана иде мәрхүм. Әтидән соң йортын, әнинең фатирын саттык, безгә беренче зур ярдәм булды ул.
Дәвамы бар
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
2
0
Бик кызганыч балачак. Әни назына нәрсә җитә икән. Бөтен бала әти- әниле булып үсссә иде ул
0
0