16+

Халидә Бигичева тамашачысы белән саубуллашырга җыена

Халидә Бигичева тамашачысы белән саубуллашырга җыена

- Минем иң яраткан ел фасылым җитә... Яратам язны! Аның иң матур йоласы - апрель ахрында барлык якыннар белән туган авылда җыелышу. Отпускларны барыбызда шул чорга алып, бакчаны тәртипкә китерәбез, бәйрәмнәрне бергәләп уздырабыз. Әлеге вакытта Чын Вәлидә (Нижгар өлкәсе, Кызыл Октябрь районы) йорт салабыз. Хәзер мунчага чират җитте. Кыскасы, авылда эш көтә. Шул авылдан илһам алып яшим дә. Авылда ял иткәннән соң, миндә күпме көч-дәрт тупланганын белсәгез?!

Яңа җырлар өстендә эшлим. Яңа программам үзем язган җырлардан торачак. Әлбәттә, халык җырлары да бар, аларны онытырга ярамый. Хәзер: "Яратам!", "Көтәм!" ише җырлар җырламыйм, үз яшемә андыйлар килешми дә. Җырларымның темалары гади, халыкка якын: туган як, әти-әни...

Киләсе гастрольләр соңгысы булыр дип тә уйлыйм. Аны саубуллашу туры дип атармын. Киләчәктә җиң сызганып, көн-төн эшләрмен дигән өметләр юк. Кан басымым бик борчый. Балам хакына яшәргә кирәк. Ял итмичә булмас. Саубуллашу турыннан соң, бары тик үземне кызыксындыра торган проектларда гына катнашырмын дип уйлыйм. Сәхнәдән бөтенләйгә китсәм, тамашачым аңламас, ул бит минем чыгышларымны көтеп яши.



«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading