Татар эстрадасында янә бәхәс. “Ике учак” җыры янында, чыннан да, ике учак кабынган. Ирек Шәехов белән Нияз Сафиуллин Айдар Минһаҗевнең шигыренә иҗат ителгән җырларны тәкъдим итте. Дөрес, Ирек бу җырны ике ел башкара.
Айрат Минһаҗев сүзләренә Риваль Хисматуллин көй язган. Ә Нияз Сафиуллин җыры – яңалык, премьера. Һәр башкаручы үзенең тамашачысына социаль челтәрләр аша аңлатма биргән.
Нияз Сафиуллин:
- Яңа җыр чыгарганчы аны социаль челтәрдәге шәхси сәхифәмә куеп, тыңлаучылар белән киңәшләшкәч кенә студиягә барып яздырам. Күпләр яңа җырымны ошатты, матур теләкләр язды. Шушы комментарийлар арасында бер егет: “Бу минем ике ел элек язылган җырым”, - дип язган. Чыннан да, ике ел элек бу җыр чыккан икән. Егеткә язып, телефон номерын сорап алдым. Алдан төптән уйламыйча, минем белән хәбәргә кермичә, бөтен дөньяга: “Нияз Сафиуллин минем җырымны урлаган”, - дип, миңа карак исемен якты. Хөрмәтле дуслар, бу җыр минем төшемә дә кермәде, аны урламадым да. Айдар Минһаҗевның үзеннән рөхсәт сорап алдым. 18 март иде. Ә блогер-җырчыга бу шигырьнең сүзләре 27 март көнне композитор тарафыннан тәкъдим ителгән. Шуннан уйларсыз инде, кем монда карак. Мин бу егет белән сөйләшкәндә: “Ни өчен шигырьне алгач ук, көй язып, җыр чыгармадыгыз”, - дигән шелтә дә ишеттем. Мин бит җырның сүзләрен үзем җырлар өчен алам. Концертларымда җырларымны мине хөрмәт итеп килгән тамашачыларга башкарам. Шуңа күрә кайчан җыр язасы килә, кайчан илһам килә шунда язам. Мин җыр сүзләре авторы Айдар Минһаҗев белән дә хәбәргә чыктым. Айдар абый: “Җырла, җыр сиңа да җитә, аңа да җитә “, - диде. Минем кешене гаепләп, җыр бүлеп ятасы килми. Егетнең видео астында булган комментарийларны карап чыктым. Зур рәхмәт шундый “әйбәт” сүзләрегез өчен. Кемдер: “Нияз җырлый белми, баянда гына уйнап йөрсен”, - дип әйткән. Бу сүзләргә татар халык мәкале белән җавап бирәм: “Эт өреп тора, бүре йөреп тора”.
Хөрмәтле, сәнгать өлкәсендә эшләүче хезмәттәшләрем, минем белән булган хәл барыбыз өчен дә сабак булсын иде. Ниндидер җыр язар алдыннан авторлар белән төгәл сөйләшергә, аннан соң гына интернет челтәрләренә чыгаруны сорыйм. Мондый хәлләр башка кабатланмасын иде. Блогерларга киңәш: ниндидер видеоны интернетка чыгарар алдыннан җиде кат үлчәгез, бер кат кисегез. Шундый очракта гына видеоларыгыз уңышлы булачак. Аллаһка шөкер, җырлар туып тора. Үземнең төркемем белән Татарстан, Башкортстан буенча концертлар куябыз. Сезне көтеп калам. Бу кыска гына гомердә матур итеп яшисе килә, барыбызга да дөнья иркен, дөнья киң. Барыбыз да бәхетле, исән-сау булыйк, - дип сөйләде Нияз социаль челтәрдәге язылучыларына.
Ирек Шәехов:
- Социаль челтәрләрне карап утырам. Бервакыт ике ел элек язылган “Ике учак” җырым ( Риваль Хисматуллин көе, Айдар Минһаҗев сүзләре) килеп чыкты. Бер абзый “яңа җыр яздым” дип бераз көен үзгәртеп, ике ел элек чыккан җырны башкара. Мин шок хәлендә калдым. “Җиткән чакта гомер уртасы”, - дигән җөмлә бар иде. Мин инде: “гомер уртасы җитмәгәндер әле”, - дип, Риваль Хисматуллин: “Яраттырып ике учакны”, - дип үзгәртте, - дип сөйләде Ирек язылучыларына. Нияз Сафиуллин белән аралашкач, башкаручы янә тамашачылары белән хәбәргә чыгып, ачыклык кертте:
- Нияз белән сөйләштек. Моңа кадәр күргән, белгән кешем түгел, дөресен әйтәм. Ул да: “Ике ел элек бу шигырьне Айдар абый миңа биргән иде”, - дип әйтә. Ике ел элек биргәч, ни өчен җырны чыгармыйча сузып йөрергә? “Вакыт булмады, чыгара алмадым”, - ди. “Чыннан да, бу шигырьне алам дигән сүзләр, чеклар бармы?” - дип сорадым. “Язышкан бар, әмма аны сиңа җибәрмим”, - диде. Минем яшерер әйберем юк, барлык чеклар да, язышулар да теркәлгән. Димәк, Ниязга да Айдар абый шигырьне җибәргән булган. Нияз аны сатып алганмы, алса кайчан? Бу мәсьәләгә ачыклык кертәсе бар әле. Уртак фикергә килмәдек. Ике ел буе җырлап йөргән җырымны болай гына кешегә бирәсе килми. Нәрсә булса да, хәерле тәмамлансын, - дип сөйли Ирек социаль челтәрдәге язылучыларына.
Бу мәсьәләгә бераз ачыклык кертү өчен җырларның сүзләре авторы Айдар Минһаҗев белән хәбәргә чыктык.
Айдар Минһаҗев, җырның сүзләре авторы:
- Мин хәзер хәтерләмим. Гадәттә, болай да була: бер җырчыга йә композиторга бирәм. “Ярар, уйлап карарбыз”, - диләр. Бераз вакыт үткәч (берничә көннән йә атнадан) сорыйм: “Ничек соң?” - дип. “Кирәкмәс, ахрысы”, - диләр. Аннары бүтән кешегә бирәм инде. Ләкин бераздан сүзләрне ошатып, теге беренче алган кеше дә җырны чыгарып куя. Бәлки, шулай булгандыр да, хәтерләмим. Бик сирәк очракларда миндә дә гаеп була. “Кемдер ошатып, чыгарам”, - дип ала текстны, ә мин ул турыда чынлап онытып: “Тик яткан, берәү дә алмаган текст”, - дип уйлап, бүтән кешегә биреп куям. Ләкин андый очраклар бик сирәк. Шушы яшемә җитеп, 3-4 кенә булганы бар бугай. “Авторлык хокуклары турында килешү төзик”, - дип килүчеләр бик сирәк. Меңнән артык җыр язып, шуларның якынча утызына гына төзелгән бугай ниндидер килешү. “Төзик”, - дисәләр, мин каршы түгел. Барысы белән дә төзим, әгәр килсәләр. Үземнең килешү төзик дип әйткәнем юк.
- Икесе дә сатып алган буламы инде?
- Бәлки миннән башта берсе сатып алгандыр. Ә мин ул турыда онытып, әле берәү дә алмаган текст дип уйлап,соңрак икенчесенә дә сатканмындыр. Ул чакта мин гаепледер. Беркая да язып бармыйм кем, нәрсә алганын, түләгән яки түләмәгәнен, шуңа кайвакыт онытыла.
Уйлану гына: Бу бәхәсне тамашачыларга күрсәтмичә, башта автор белән сөйләшеп хәл итеп булгандыр. Ләкин алай эшләсәң, “шауламыйча” каласың. Шунысы хак: бәхәсне хәл итеп бетермәгәннәр әле.
Заманасы шундый: сүздә генә килешү – килешү түгел. Авторлык хокукларын сатып алу турында рәсми кәгазь, килешү булганда гына авторларны гаепләп була. Шулай да җырчылар ачу сакламыйдыр, чөнки ике башкаручы да отты, тамашачыларның игътибарын җәлеп итте. Кешеләр чагыштырып карар өчен булса да, “Ике учак” җырын кереп тыңлады. Ә бу язмадан соң тагын да күбрәк кеше ике башкаручы турында беләчәк.
Эстрадада бер үк шигырьгә төрле көй язып җырланучы җырлар җитәрлек. Әйтик, “Яшьли сөйгән ярым” һәм “Тәүге сөйгән ярым” җыры. Аны Ильвира Хамматова һәм Гүзәл Уразова җырлый. Сүзләре бер, көе башка. Бу очракта да, шундыйрак хәл кебек. Һәр җырчы үз тыңлаучысын таба.
Комментарийлар