Татарстанның атказанган артисты, Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залы артисты Илгиз Мөхетдинов һәрьяклап үзенчәлекле шәхес.
“Бер көнгә соңга калдык”
Ул башка җырчылар кебек социаль челтәрләрдә дә актив түгел. Тик шулай да башкалада кайнап торган иҗади проектларның һәрберсендә диярлек Илгиз катнаша. Камал, Тинчурин театрына барсаң да, чит илдән килгән мәртәбәле кунакларны каршылаганда да Илгиз җырлый. Илгиз Мөхетдиновның чын йөзе нинди? Бу сорауга җавапны бергә эзләдек.
– Илгиз, әңгәмәне шөбһә белдерүдән башлыйм әле. Сез үзегезнең сәләтегезне тулы көчкә эшкә җикмисез кебек тоела. Ни өчен?
– Бәлки, бу сүзләр дөрестер дә. Үземне бераз тыеп тотам. Атылып чыгарсың, янарсың. Аннан аска тәгәрисең, чөнки югарылыкта тору җиңел түгел. Синнән һаман нәрсәдер көтәчәкләр. Әлегә мин яңа проектларга, гомумән, яңалыкка ачык, бөтен нәрсәне тотып карыйсым килә. Тәҗрибә туплап, билгеле бер мәгънәгә төшенгәч, концерт та эшләргә була. Теләк булса, иртәгә үк концерт җыеп була. Ләкин аның нәтиҗәсе нинди соң? Акча җыярга? Концерт кую өчен генә концерт эшлисем килми. Син тамашачыга нинди фикер җиткерергә телисең? Бу сораулар, минемчә, бик мөһим. Без бүген эшли торган әйбер – безгә түгел, безнең балаларыбызга кирәк. Мин шуны күздә тотып эшлим.
– Җырчыларның бер җыры уңышлы килеп чыкса, репертуарда шул хитның “игезәкләре” барлыкка килә. Ә сезнең, бу яктан, жанрлар төрлелеге зур. Тәнкыйть тә ишетәсездер?
– Төрле стиль, жанрларда иҗат иткәч: “Бу татарча түгел. Кем алай җырлый соң?” – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әлфия апа Авзалова, Илһам абый Шакиров шулай җырлаган дип әйтәм. Чөнки алар шул заманнарда ук безгә: “Менә болай да җырлап карагыз”, – дип әйтеп, үз иҗатларын калдырып киткәннәр. Бервакыт шундый кешеләрнең берсенә Илһам абыйның твистка охшаш җырын күрсәттем. Сүзсез калды. Мин үземнең белемнәремне камил дип әйтә алмыйм. Гәрчә, 9 ел гомеремне иҗатны өйрәнүгә багышласам да. Мин хәзер дә өйрәнәм. Дөрес, кешеләргә нәрсәдер ошамавы табигый хәл. Чайковскийларны да заманында аңламаганнар. Әмма алар нәрсә иҗат иткәннәрен аңлап, мәгънә салып эшләгәннәр. Дөрес, кайвакыт кызык өчен генә иҗат иткән җырлар көтмәгәндә танылып китә. Ә син еллар дәвамында мәгънә салып эшләгән хезмәтең акланмый. Иҗатны финанс яктан карасаң, бөтенләй исең-акылың китә, шуңа күрә иҗат кешесе бераз ахмак булырга тиеш. Кайвакыт күзне йомып акчаны санамаска кирәк. Гадәти тормыш күзлегеннән бу – дөрес түгел. Минем дә гаиләм бар бит. Әмма башкача булмый. Сәнгать шундый әйбер, нәрсәнедер югалтмыйча, нәтиҗә бирми. Мәгънә эзләмичә яшәсәң, бәлки, җиңелрәктер дә. Әмма мин алай эшләсәм, үземә хыянәт итәчәкмен, үз йөземне югалтачакмын. Ятып калганчы, атып кал диләр. Эшләрсең, әмма аның эзе калачак.
– Социаль челтәрләр дөньясында сез бик үк актив түгел ни өчен?
– Беренчедән, көн саен иҗат җимешләре туып тормый. Икенчедән, кайчан карасаң да социаль челтәрдә бәхәс, гайбәт туктамый. Телефонны ачасың, бер юньле хәбәр юк. Кеше болай да гел стресста яши. Мин шуңа күрә бу шау-шудан читтә торам. Иртән уянгач, социаль челтәрләрне тикшермим. Мин бик бәхетле кеше, чөнки ансыз да яши алам. Ә кемдер аңлы рәвештә бу бәхеттән баш тарта. Кешеләргә хәзер мәхәббәт җитми, шул гына.
.png)
Дәвамы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар