16+

Ильмираны кем таныткан, Ришат Тәтишкага алмаш тапкан, Әнвәр Салават урынына калган?!

“Татар радиосы” үзенең 22 яшьлек туган көне уңаеннан “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда ачык һавада зур концерт үткәрде. Open Air концерты бу урында икенче ел рәттән үткәрелә. Дүрт сәгать буе дәвам иткән бәйрәмгә быел да 20 меңнән артык кеше җыелды.

Ильмираны кем таныткан, Ришат Тәтишкага алмаш тапкан, Әнвәр Салават урынына калган?!

“Татар радиосы” үзенең 22 яшьлек туган көне уңаеннан “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда ачык һавада зур концерт үткәрде. Open Air концерты бу урында икенче ел рәттән үткәрелә. Дүрт сәгать буе дәвам иткән бәйрәмгә быел да 20 меңнән артык кеше җыелды.

Концертны ТМТВ "Балалы Солянка" балалар премиясе лауреатлары, "Яңа Йолдыз" музыкаль конкурсында җиңүчеләр һәм яшь башкаручылар ачып җибәрде. Аннары сәхнәдә тамашачыга таныш булган Чәчкә, Ришат Фазлыйәхмәтов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Гөлназ Асаева, Шәрапҗан, Рафис Кәлимуллин, Ильмира Нәгыймова, Илнат Фәрхуллин, Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов, Рәфинә Ганиуллина һәм Разил Камалов кебек җырчылар чыгыш ясады.

Рамил Шәрәпов ТМТВ премиясенә кигән киемнәрдән чыгыш ясады. “Һәрбер артистның үз тамашачысы бардыр дип ышанасы килә. Без инде юморист буларак та, азмы-күпме җырлаучы буларак та халыкка танылган. Җырчы түгел, ә нәкъ менә җырлаучы. Кемдер Рамил Шәрәповны, кемдер Шәрапҗанны күбрәк ошата. Мин үзем дә кайвакыт кем икәнемне аңлый алмыйм. Иң мөһиме – халыкка ошый, озак еллар тамашачыга хезмәт итәргә насыйп булсын. Кайдан чыкканыңны һәм нинди адымнар белән күтәрелгәнеңне онытмаска кирәк. Әгәр сине гади тамашачы күтәрә, сиңа кыйбла бирә икән, халыкка хөрмәттә булырга кирәк. Менүе авыр, төшүе җиңел, шуңа күрә озак еллар еллар сеңдереп менәргә насыйп булсын. Үземә дә, башка артистларга да шуны телим. Кешелеклелек сыйфатларын югалтмасыннар, гади булып калсыннар иде”, – диде артист. 

Ришат Фазлыйәхмәтов җырлаганда, халык арасында “Мин тоже тәти” дигән плакат күренде. Сүз уңаеннан, Ришат белән Тәтишка аерылышкач, Ришатка кызлар тарафыннан игътибар бермә-бер артты. Плакатны өч яшь кыз тотып тора иде. Ришат ул кызларны күреп алды да, үзе янына килергә кушты. Җырлап бетергәч тә, Ришат фанаткалары белән барып танышты. Ә аннары алар бергә юк булдылар... 

Ильмира Нәгыймова 15 елга якын сәхнәдә иҗат итүендә “Татар радиосы”ның өлеше зур дип саный. “Мин “Татар радиосы”н яратып тыңлыйм, ул безнең җырларны халыкка тапшыра. Шушы компаниягә эләгеп, килешү нигезендә 7 ел хезмәттәшлек иттек. Алар мине, исемемне танытты. Мондый концертларда бик теләп катнашам. Ничек инде яхшылыкка яхшылык белән җавап бирмисең?” – ди Ильмира. 

Радионың баш мөхәррире – озак еллар биредә алып баручы булып эшләгән Рамил Шәрәфиев. Ул әлеге вазыйфада 2 ел эшли. “Радио ел саен яңарып тора, яңа идеяләр һәм яңа проектлар барлыкка килә. Без аларның барысын да кулланырга, үзгәрешләр кертергә тырышабыз. Команда да үзгәрә. Үзегез беләсез, яңа җитәкче килгәч, үзе янына уңайлы команда туплый. Коллективыбыз яшәрде, хезмәткәрләрнең уртача яше – 25 яшь. Бер яктан, бу сөендерә, чөнки яшьләрнең татар телен бик өйрәнәсе килми. Ә безнең коллективка карагач, татар теленең киләчәге бар дип уйлыйсың. Телне саклап калуда безнең өлеш тә бар дип саныйм”, – ди Рамил. 

“Татар радиосы”ның иң уңышлы проектларының берсе – "Tatar night club" дискотекасы. Ул өченче ел рәттән Казанның зур сәүдә комплексы түбәсендә ачык һавада үткәрелә. “Ул дискотекалар җырчылар катнашында җәй дәвамында бара да, шушы Open Air концертында йомгаклыйбыз. Open Air концерты элек Камал театры каршындагы мәйданда уза иде, аннары ул Горки-Әмәт урман-паркында үткәрелде. Шулкадәр күп кеше килгән иде, үзебез дә көтмәдек. Кешегә мондый концертлар җитми, дигән фикергә килдек. Концерт залында утырып карау – бер, ә монда аралашу күп. Җылылыкны башкача тоябыз. Радионың үзенчәлеге шунда: без – тыңлаучыларны, ә алар безне күрә алмый, бары тик бер-беребезне ишетәбез генә. Бер-береңне күрә алырдай мондый чараларны күбрәк оештырырга кирәк дип уйлыйбыз һәм җае чыккан саен үткәрергә тырышабыз”, – ди Рамил Шәрәфиев.

Концертның хедлайнеры, ягъни махсус кунагы булып Татарстанның атказанган артисты  Әнвәр Нургалиев чыгыш ясады. Яшь башкаручылар – бер, танылганнары ике җыр җырласа, Әнвәр тамашачыга биш җырын бүләк итте. Ул үзенең чыгышын көткән арада җырчының үзе белән аралашып алдык.

– “Татар радиосы”ның туган көне – иң яраткан бәйрәмнәремнең берсе. Ни өчен дисәгез, чөнки Татарстан тамашачысы мине “Татар радиосы” аркылы үз итте, Әнвәр итеп, артист итеп яратты. Татарстанга 2016 елда килгән идем. 

– Әнвәр, син – бүгенге концертның хедлайнеры. Гадәттә, бездә концертларны Салават Зәкиевич тәмамлый иде. Моның никадәр җаваплы чыгыш икәнен аңлыйсыңмы?

– Минем өчен бу зур дәрәҗә. Җаваплылыкны аңлыйм. Гомумән, минем өчен һәр чыгыш – зур җаваплылык, бигрәк тә Казан уртасында. Ә Салават абыйга килгәндә, аның урынын алып булмый, ул – югары дәрәҗәдәге артист.

Концертны Рамил Шәрәфиев, Гөлназ Сәфәрова һәм “Татар радиосы” ди-джейлары алып барды. Тамашачы арасында бәйрәмнең иганәчеләреннән төрле истәлекле бүләкләр дә уйнатылды. Көн салкынча, җилле булса да, гомумән алганда, бәйрәм күңелле узды. “Татар радиосы”н туган көне белән котлыйбыз, яңа проектлар һәм зур уңышлар телибез!


 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading