Татар эстрадасын күзәтеп барган кеше игътибар иткәндер: соңгы арада автор-башкаручы Илназар кабат сәхнәдә балкый башлады. Заманында ул “Дөбер-шатр” төркемендә җырлады, хәзер карьерасын аерым җырчы буларак дәвам итә.
– Илназар, синең өч исемең бар, диләр. Мулла кушкан исемең ничек?
– Илназар – сәхнә өчен уйлап тапкан тәхәллүсем. Хәтта кайбер дусларым да балаларына Илназар дип исем куша башлады. Паспорттагы исем-фамилиям – Илнар Хәкимов. Илнар исемендәге “нар” кушымчасы “ут чәчәге” дигән мәгънәне аңлата. Шуңа күрә бабам миңа Илназ исемен кушарга тәкъдим итте. Шулай итеп, мулла кушкан исемем – Илназ. Әмма документларны алыштырмадым, аның мәшәкате бик күп.
– Исемне алыштырсаң, язмышың үзгәрә, диләр. Синең язмышың үзгәрдеме?
– Үзгәрде һәм яхшы якка дип уйлыйм. Элек мин хулиган идем, әмма начар юлда йөрмәдем, Аллаһ сакласын. Аның заманы шундый иде. Исем, чынлап та, кеше тормышында бик зур роль уйный.
– Әти-әниең исән-саулармы?
– Икесе дә исән-сау, Аллаһка шөкер. Алар Балтачта яши. Әни гомер буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде, әти – төзүче. Элек мин әни малае идем, хәзер күбрәк әтигә тартылам. Әти белән утырып сөйләшергә яратам. Биш яшьтән җырлыйм. Әти гармунда уйный, әни бик матур җырлый. Гаиләдә ике бала үстек, сеңлем Гүзәл гаиләсе белән Казанда яши. Мәктәпне тәмамлагач, урта һөнәри-техник училищеда укыдым. Аннан соң Казан дәүләт мәдәният институтында белем алдым. Беренче җырымны 16 яшьләрдә яздым. Ул "Чишмә" җыры иде.
– Ялгышмасам, сәхнәгә беренче адымнарыңны “Казан егетләре” төркемендә ясагансың?
–Зур сәхнәләрдә җырлау хыялы һәрвакыт күңелдә яшәде. Элек “Болгар” төркеме бар иде, менә шунда эләгергә теләдем. Әмма син яшь әле, дип мине анда алмадылар, аннан соң ул төркемнең исемен “Заман” дип үзгәрттеләр. Язмыш эшедер инде, “Казан егетләре” төркеменә эләктем. Мин – аңа нигез салучыларның берсе. Төркемгә егетләрне җыйдым, үзем төп солист идем.
– “Дөбер-шатр” төркеме ни өчен таркалды?
– Әсхәт белән 10 еллап бергә эшләдек. Заманча рухта иҗат иттек. Без концертларда түгел, ә дискотекаларда яшьләр өчен җырлый идек. Безгә танылган композитор Оскар Усманов та: “Егетләр, сез вагон алдыннан чабасыз”, – дия иде. Россиянең бик күп төбәкләрендә булдык, иҗат белән янып яшәдек. Үзем язган җырларны башкардык. Дуэтның таркалуында мин – инициатор, чөнки сүндем. Әсхәт башка стильгә күчә башлады, ә миңа ул ошамады. Бүген без дуслар, аралашабыз. Әсхәт спортка кызыксыну уятты, хәзер көн дә диярлек спорт залына йөрим, үземне формада тотарга тырышам. Артист кеше һәрвакыт күз алдында, аның тышкы кыяфәте гел матур булырга тиеш.
– Төркем белән бергә Илназар да сәхнәдән югалды. Паузаң озакка сузылды...
– “Дөбер-Шатр” төркеме таркалганнан соң ун ел иҗат итмәдем. Мин төптә идем. Теге яки бу эшне башлап җибәрергә мөмкинлекләр кирәк бит. Шунда бер танышым: “Илназар, төп – ул юлның башы гына әле”, – диде. Аның сүзен тыңладым, “Рәхмәт яусын” җыры юкка гына язылмады. Ярты ел элек профессиональ команда белән эшли башладым, 27 җыр яздым. Соңгы вакытта Гөлфия Шакирова шигырьләренә җырлар язам. Ул мине ватсаптагы төркеменә кертте, табадан төшкән шигырьләрен шунда җибәрә. Шактый шигырен үземә алдым. Мин үтә дә милләтпарвәр кеше, бары тик үз телемдә генә җырлыйм. Үземнән соң татар телендә матур җырлар калдырырга телим.
– Күптән түгел Зәринә Хәсәншина белән дуэтыгыз чыкты. Ни өчен аны сайладың?
– Зәринәнең тавышы, харизмы, матурлыгы, тамашачы белән аралаша белүе халыкны җәлеп итә. Аңа “Без бәхетле” дигән җырымны тәкъдим иткәч бик ошатты. “Дуэтларым юк иде, әмма берәр артист белән дуэт җырлау теләге бар иде”, – диде. Зәринәгә бергә эшләргә тәкъдим иттем, әлегә ул җавабын әйтмәде.
– Җырларыңны бик кыйммәткә сатасың, диләр?
– 100 мең сум. Көй өчен бу. Бүген мин – иң кыйммәтле композитор. Ул акчаны бер-ике айда туздырам, ә артист ул җырны берничә сезон дәвамында башкарып бик күп акча эшли. Менә шуны да игътибарга алырга кирәк. Рус эстрадасында җырларның бәясе коточкыч кыйммәт, евро һәм доллар белән бәяләнә.
– Кайсы җырларың хит булды дип уйлыйсың?
– Илсөя Бәдретдинова башкаруындагы “Юри генә” һәм “Бәхетле булырга беркайчан соң түгел” җырлары, Азат Фазлыев башкаруындагы “Ярат кына” җыры. Алар бүген дә актуаль.
– Артистлар җырларыңны башкарганчы синнән рөхсәт сорыймы?
– Шунысы куандыра: яшь җырчылар элек язган җырларымны казып чыгара башлады, чөнки алар бүген дә көн кадагында. Иҗат – минем ипием. Артистларга әйтәсе килгән сүзем шул: минем җырларны башкарганчы, рөхсәт алсыннар иде. Минем белән уртак тел табарга була, ә ачуымны чыгарырга ярамый. Әгәр мине үпкәләтсәләр, ул кеше турында уйлыйм да, аңа начарлык килергә мөмкин. Менә шундый хикмәтле ягым бар. Ә инде яныма килеп сөйләшсәләр, шундук җебеп төшәм, гафу итәм.
Әңгәмәнең дәвамын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының 21 июль санында укыгыз.
Комментарийлар