16+

Иркә: “Җырлау – әниемнең тормышка ашмаган хыялы”

14 марта 2025, 16:53
739
0
4
Уку өчен 3 минут

Татарстанның атказанган артисты Иркә белән тормышындагы яңалыклар турында сөйләштек.

Иркә: “Җырлау – әниемнең тормышка ашмаган хыялы”

Татарстанның атказанган артисты Иркә белән тормышындагы яңалыклар турында сөйләштек.

Берничә ай элек җырчы артыннан күзәтеп йөрүчеләр барлыгы турында әйткән иде: “Соңгы араларда, бигрәк тә Питрәч концертыннан соң, минем эш машинасы артыннан бер машина күзәтеп йөри башлады. Аңа кадәр дә инде башка төрле машиналарның да торуларын күрдек. Мин, болай гына, дип уйлаган идем. Кая гына барсам да, безнең арттан йөрүче машина 159нчы регионнан. Машинаның маркасын әлегә әйтмим, номерлары да бар. Без инде аны, әлбәттә, яздырып бардык. Машинаның хуҗасы яки вакытлыча хуҗасымы, мин кафега кереп утырсам да, үзенең барлыгын белдереп, кереп утыра. Мин үземнең гаиләмне, үземнең сәламәтлегемне, төркемемне, машиналарымны сакларга тиеш. Чөнки андый хәлләр элек тә булды, тик ул вакытта мин дәшми калдым.”

- Иркә, социаль челтәрләргә сезнең арттан күзәтеп йөрүчеләр бар дип әйткән идегез. Бу хәл ителдеме?

- Социаль челтәрләрдә бу проблема турында ачык итеп әйткәч, барысы да туктады. Вакытлыча булырмы, белмим, әлегә тынычлык, шөкер.

- Бу сез белгән кешеләрдер?

- Әлбәттә, белгән кешеләр. Кайберәүләр бу дөньяга мәңгегә килгән кебек яшиләр. Әзрәк элемтәләре булса, әйтеп тә тормыйм. Аларда курку дигән әйбер юктыр. Иң мөһиме без Ходайдан куркырга тиеш. Шулай да минем сүзләремне алар ишеткәндер дип ышанам.

- Әниегез белән тагын берәр җыр әзерләмисезме?

- Әнием искиткеч матур җырлый. Миңа аның тавышының йөздән ун гына проценты бирелгәндер. Чын татар хатын-кызларына хас авыл моңы, табигатьтән бирелгән сәләте бар. 70 яшь булса да, кайбер ноталарны, бормаларны миннән остарак башкара. Мин аның белән горурланам. Әниемне дөньяга чыгара алуым белән бик бәхетле. Ул үзе дә сөенә. Әнине гастрольләргә алып чыккан идем. Кичләрен телефоннан сөйләшеп алабыз. Әни: “Ерак булмаса, Казан тирәләрендә генә мине тагын бер шулай алып чыгарсың әле”, - диде. Әни бик дәртләнеп китте. “Мине дөньяга чыгардың”, - дип елады. Ул бит аның яшь чакта тормышка ашмаган хыялы.

- Сез гел үзегезне формада тотасыз. Сере бармы?

- Кешенең фигурасы, йөзендәге  җыерчыклары да эчке халәтебезгә бәйле. Хәзер күбрәк үземнең эчке халәтем өстендә эшләргә тырышам.

- Төркемегез бик ишле. Һәрберсенә хезмәт хакы түләргә кирәк...

- Шөкер, барысы да җитеп бара. Мин үзем акча артыннан куа торган кеше түгел. Иң мөһиме - төркемгә дә, үземә, балаларыма да җитә. Бөтен энергиябезне гастрольләргә, иҗатка сарыф итәбез.

- Тиздән туган көнегез җитә. Нинди нәтиҗәләр ясый аласыз?

- Быел 41 яшь тула, шөкер. Яңа дистәлеккә аяк басам. Үземнең тормышым белән бик канәгать. Бер әйберне генә үзгәртер идем. Казанга укырга керергә килгәндә Лидия апа Әхмәтова: “Училищега укырга кер. Гастрольләргә өлгерерсең әле”, - диде. Менә шул вакытка әйләнеп кайта алсам, укырга керер идем. Хәзерге тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: музыка көллияте – күп кенә җырчылар өчен иң зур фундамент.

-  Иркә, хәзер күп кенә җырчылар тавышларын камилләштерү өчен остазлар белән эшли. Сез дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәсезме?

- Беренче вакытта, әлбәттә эшләдем. Хәзер инде яшь барган саен тавышны үзгәртеп булмый. Аңа кагылырга да ярамый, чөнки тавышны бозарга мөмкин. Ходай биргәнгә рәхмәт әйтеп, сакланырга кирәк.  

Фото: https://vk.com/irke_official

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading