Заманында татар дискотекалары йолдызы булган җырчы Исхак Хан югалды. "Исәнме икән ул?" дигән сораулар да таралып алды социаль челтәрләрдә. Заманында Исхак Хан турында журналист Данил Сәфәров: "Бар яхшы җырчылар, бар начар җырчылар һәм бар Исхак Хан" дигән иде. Мин 2009нче елда соңгы тапкыр аның белән күрешкән идем. Ул Мәскәүгә китеп...
Скопировать ссылку
Заманында татар дискотекалары йолдызы булган җырчы Исхак Хан югалды. "Исәнме икән ул?" дигән сораулар да таралып алды социаль челтәрләрдә. Заманында Исхак Хан турында журналист Данил Сәфәров: "Бар яхшы җырчылар, бар начар җырчылар һәм бар Исхак Хан" дигән иде. Мин 2009нче елда соңгы тапкыр аның белән күрешкән идем. Ул Мәскәүгә китеп...
Заманында татар дискотекалары йолдызы булган җырчы Исхак Хан югалды. "Исәнме икән ул?" дигән сораулар да таралып алды социаль челтәрләрдә. Заманында Исхак Хан турында журналист Данил Сәфәров: "Бар яхшы җырчылар, бар начар җырчылар һәм бар Исхак Хан" дигән иде. Мин 2009нче елда соңгы тапкыр аның белән күрешкән идем. Ул Мәскәүгә китеп барды. "Исхак Хан Казанда" дигәнне ишетү белән, аның белән элемтәгә кердем.
- Син бит әле безнең Исхак-хан булудан тыш Иван Пугачев та. Алла Пугачеваның никахсыз "туган" малае...
- Әйе, андый проект та булды. Иван Пугачев исеме астында берничә русча диск та чыгардым. НТВ каналы зур тапшыру ясады бу турыда.
- Синең "Әни мин табылдым" дигән дискың чыккач, Алла Пугачева Казанга килгән чакта, аның янына барганыңны ишеткән булды.
- Әйе, ул Казан циркында чыгыш ясагач, "Мираж» кунакханәсенә килде. Фойеда мин чыктам да: "Әни,мин табылдым", - дип алдына барып тезләндем.. .Шундый русча җырым да бар иде бит: "Я все прощу, я все забуду мама,
Кристину ты в достатке воспитала…" дигән сүзләр белән...
- Ул ни диде?
- Әй,анысын әйтеп тормыйм инде... Пугачева белән телефоннан да шактый аралаштым мин. Мәскәүдә чакта, аның ул вакытта эшләгән "Алла" радиосына җырларымны да биреп әйләндердем. Ул Мәскәүдә яши торган йорт янына барып, гитарада уйнап, күп серенадалар да җырладым.
- Син - Казан малае. Татар сәхнәсе белән мавыгуың ничек башланды?
- Заманында, мин сәхнәгә Владимир Кузьмин җырларын тыңлагач кына килдем. Тора бара: "Ә нишләп бездә, татарда, заманча җырлар юк" дип үзем иҗат итә, җырлый башладым.
- Владимир Кузьмин белән аралашкалап та тордың бугай син?
- Әйе.Очраша идек.Мин үземне Пугачева белән аның улы дигәч ул үпкәләде.
- Заманындагы нинди хитларың бүген дә яңгырый?
- "Сау бул", "Сине яратам" ,"Казачок" ... күп инде алар. "Казачок"ка элек мәктәпләрдә дә, корпаративларда да котырып биииләр иде. "Татар эстрадасына керткән өлеше өчен" ,"Тамашачы мәхәббәте" кебек дипломнарым да шул елларда алынган.
- Махсус музыкаль белемең бармы синең?
- Әлбәттә. Җырлый башлаганчы мин музыка мәктәбенә барып кердем. 18 яшемдә чакта, 12-13 яшлек балалар белән парта артына утырып, музыка нигезләренә төшендем. Аннан гитара буенча музыка көллиятендә, мәдәният һәм сәнгать институтында укыдым.
Комментарийлар