16+

«Кайвакыт шундый авыр көннәр була....»: кайсы җырчы ялкауланырга ярата?

6 декабрь – ялкаулык көне! Шушы бәйрәм уңаеннан артистларыбызны тикшереп алырга булдык! Кем иң ялкавы? Җырчылар атнага бер көн булса да ял итәме? Хәзер барысын да белербез!

«Кайвакыт шундый авыр көннәр була....»: кайсы җырчы ялкауланырга ярата?

6 декабрь – ялкаулык көне! Шушы бәйрәм уңаеннан артистларыбызны тикшереп алырга булдык! Кем иң ялкавы? Җырчылар атнага бер көн булса да ял итәме? Хәзер барысын да белербез!

“Без, гадәттә, гастрольдән арып кайтып керәбез дә, “Әйдә, бүген көнне балаларга багышлыйк әле”, - дип үзебезгә ял бирәбез. Анда да атналар буе җыелган эшләрне башкарып чыгарга тырышабыз”,- дип сүз тотты Ризат Рамазанов. “Безнең эштә ялкауланырга ярамый. Үзебезне мәҗбүриләп, дисциплинага кертәбез. Бүген уңышка ирешәсең килсә, ялкаулыкны җиңәргә кирәк. Кайвакыт шундый авыр көннәр була: йокыдан торасы килми, тик кирәк!”, -дип елмая җырчы.

“Ялкаулык һәрбер кешедә бар инде ул”, - дип көлә ИлГәрәй. “Минем ял көннәрем юк. Ял итсәм дә, гаиләм белән бергә вакытны уздырам, балаларның күңелен күрергә, берәр җиргә алып барырга тырышам. Шулай да сабантуйлар узгач, бер җиңел сулап куярга яратам алай да. Берәр атна телефоннарны сүндереп, ит кыздырып, мунчалар кереп гаилә белән ял итәм”, - дип искәртә көне-төне гастрольләрдә йөрүче артистларыбызның берсе. 

“Мин ялкау кеше. Вакыты-вакыты белән берни дә эшлисе килмәгән вакытлар була. Бу 1-2 елда эш күп, Аллаһка шөкер, бот күтәреп, түшәмгә төкереп ятарга вакыт юк. Җай туры килсә, берәр көнне үзебезгә ял оештырырга да мөмкинбез. Әйтик, гаилә белән берәр җиргә бара алабыз”, - ди Рафил Җәләлиев. Ә менә тормыш иптәше Эльмира Гыйльфанованың исә ялкауланып ятарга вакыты юк: “Бала булгач, ялкаулыкка урын калмый”, ди ул. 

“Без кечкенәдән хезмәт тәрбиясендә үстек, тик торган булмады. Шәһәрдә ялкауланырга мөмкинлек күбрәк, ялкаулыкны берәр эш уйлап табып, яисә баянда уйный башлап җиңәм, яки хатыным Люция булышып җибәрә”, - дип елмая Раяз Фасыйхов. “Ялга дип аерым көн билгеләгән юк, ләкин авыр юллардан йөреп кайтсам яисә берничә көн чыгыш ясарга туры килсә, өйдән чыкмый да ял итеп, мунча кереп, кино карап хәл җыерга яратам”, - ди җырчы идеаль ялы турында.

Динара Сәетбатталова да бик рәхәтләнеп ял итәр иде, тик килеп чыкмый... “Ялкауланырга бөтен кеше дә яратадыр ул, мин дә искәрмә түгел. Шул “кирәк” дигән сүз йөртә, эшләтә. Ялкауланып яткан чаклар юк, балалар тик тотмый, биетә”, - дип көлә җырчы.

Фото: https://www.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading